Илшат Әминев: Төбәкләрдәге татар журналистлары — геройлар

KdO5M_NV_gI-ziMF-We2xgT_-KEWkT4avPC0SjdmEFoT6UJ4OhhjQR4Whe8CKwvU6vF3_AJEpyPgHkjd4dgi4rIZ«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев төбәкләрдә эшләүче татар журналистларының эшенә бәя бирде. Илшат Әминев бүген Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты.


«Төбәкләрдәге татар журналистлары турында бер генә сүз әйтә алам – геройлар. Төбәкләрдә татар матбугатын алып бару бигрәк тә авыр. Газеталарны тарату буенча да авырлыклар бар. Минемчә, җирлектә бер генә татар калса да, газета чыгарга тиеш. Әлбәттә, аларга да үзгәрергә кирәк: социаль челтәрләрдә, сайтларда актив эшләргә. Аның өчен без ярдәм күрсәтергә тиеш», – дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул матди, методик, техник яктан ярдәм итәргә кирәк, дип басым ясады. «Ничек булса да, без аларны сакларга тиеш. Алар төбәкләрдә татар телен, татар мәнфәгатен саклау буенча зур эш алып бара», – диде ул.

tnv.ru

Просмотров: 554

Комментирование запрещено