Туган авылым — Иске Ярмәгем

wHwAGvIV2KDd336UsyyW61Ni3fRQXduIKtpe0mRniF-JIzKDnWF_akYlUqvO_YA4dmv1323T-TLHyH8suEo6E6xWТуган авылым урнашкан ике тау кочагына:
Берсе булса — Әлмәт тау, икенчесе Юкәле.
Авылыбыз шундый матур, тирә-якка карасаң:
Күпме таулар, урманнар авылыбызны ураган.

Шушы таулар-урманнарда сәяхәт итеп үтик,
Яшь чакта булган җирләрне искә төшереп китик.
Сәяхәтне башлыйк әле Юкәле тавыбыздан,
Аның бит һәр сукмагында авылдашлар эзе калган.

Гөрләп үтте Сабантуйлар Юкәле тау өстендә,
Ул чактагы хатирәләр әле дә булса исемдә.
Мич башы тау итәгендә суганын да утадык,
Аны җыеп-әзерләп, кирәк җиргә озаттык.

Аннан ары Пәри урманында үсә чия-җиләге,
Шул җимешләрне җыярга синдә килеп кит әле.
Нәҗекәй белән Салкын чишмә халыкка хезмәт итә,
Аның тәмле суларын авылым халкы эчә.

Чиялек тау болынында үлән дә үстерделәр,
Аны чабып-киптереп, эскертләргә өйделәр.
Чиялек тау болыныннан Әлмәт тавына меник,
Авылыбызның матурлыгын аннан да карап үтик.

Әлмәт тавы өсләреннән өч баганага юл тотыйк,
Урманнары зурайсын дип, яшь наратлар утыртыйк.
Урманына килеп керсәң, аска таба юл төшә.
Төшеп җиткәч, карасаң, анда чыга бер чишмә.

Чишмәнең исеме дә бар — Кордон чишмәсе диләр,
Мондагы матурлыкка сокланмаганы сирәк.
Авылыбыз уңганнары матурлыкны булдырган,
Утыргычлар, өстәлләр аланында урнашкан.

Ел саен халык җыелып, Корбан ашы үткәрә,
Укыган Коръәнне тыңлап, күңелләр дә үзгәрә.
Менә нинди матур җирләр авылыбызны ураган,
Кадерен белеп яшик әле, авылдашлар — туганнар!

 

Маһинур БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1028

Один комментарий

  1. Эфэрин, шигырь эченэ бетенесе сыйган,рэхмэт Махинур апа