Маһинур Мисбах кызы истәлекләре

999Минем әтием Илалтдинов Мисбах Илалтдин улы Иске Ярмәк авылында яшәүче яшь гаиләдә беренче бала булып 1898нче елның 10нчы апрелендә туа. Аның дүрт энесе һәм бер сеңелесе була.

Әти егет булып үскәч, илдә гражданнар сугышы башлана. Аны гади телдә аклар-кызыллар сугышы дигәннәр, әтине сугышка алганнар. Аннан ул яраланып кайта. 1921 елда әнием Майсәрвәр белән тормыш корып җибәрәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

1923 елда Кәүсәр апай туган, 1930 елда — Ильяс абый, 1935 елда — Исхак абый. Мин Маһинур 1943 елда дөньяга килгәнмен. 1941нче елда сугыш башлангач, әтине Куйбышев шәһәренә хәрби заводка эшкә алалар. Сугыш тәмамлангач халыкка яшәргә авыр була, мал асрап, маен- йомыркасын сатып, чәй, шикәр, күлмәк тегәр өчен материя алалар иде. Шул вакытта әтинең башына бер уй килә. Яшелчә үстерергә, җимеш агачлары утыртырга ниятли. Уйларын тормышка ашырырга Богырыслан шәһәренә юл тота. Анда әтинең бертуган энесе һәм сеңелесе яши иде. Ул аннан төрле яшелчә, суган орлыклары, алмагач, крыжовник, карлыган үсентеләре алып кайта.

Бакчаның бер ягына агачлар утырталар, икенче ягына суган, кәбестә, кыяр чәчелә. Көзен яхшы уңыш җыйгач, бакчаны зурайталар. Әти-әни тырыш кешеләр иде, безне дә яшьтән эшләргә өйрәтеп үстерделәр. Ул вакытта авылда суган үстерүче юк иде. Көзен уңышлар җыелгач, суганны безгә килеп ала иде халык.

Кәбестә, кыярны күп үстерә идек, аларны көзен бочкаларга тозлый һәм кышын землянкада саклый идек. Элгәре туйлар кыш көне иде, халык кышкылыкка мал суйгач. Кемдә туй — алар табыннарына тозлы кыяр, тозлы кәбестә килеп ала иделәр. Кыяр тозларга әти-әни урманга барып, имән ботаклары алып кайта иделәр. Кыярларны бочкага тутырганда, араларына укроп, имән, карлыган яфрагы белән аралаш тутыра идек, аннары иң өстенә имән яфрагы белән түшәп каплап куя идек. Имән яфрагы белән тозланган кыяр бик тәмле була. Ул кыярны ел саен Сабантуена алып чыга иде әти. Чират торып алалар иде, хәтта суы да калмый иде, барда рәхмәт әйтеп китәләр иде.

Кәбестәне дә күп үстердек. Кәбестә күп үстергәнгә армиягә киткән егетләр әтигә саләм язмаганнар. Шафиков Минсәхи абый шундый хат язып җибәргән була әти-әнисенә: «…бөтен авыл халкына саләм, кәбестә үстерүче Мисбах абзыйга саләм юк», — дигән.

Шулай яши торгач, халык та әкренләп үзләре яшелчә үстерә башлады. Карлыганнарыбыз да үсеп карлыган бирә башлады. Карлыган орлыгы ясап, аны көз чәчеп калдыра идек, алар яз көне чыгып җәй буе үсәләр иде һәм көз көне шулай кемгә кирәк карлыган рассадасы килеп ала иделәр.

Колхозда да яшелчә үстерә башладылар, әтине бригадир итеп куйдылар, анда да берничә ел эшләп алды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр суган үстерде.

Әти-әни 62 ел бергә гомер иттеләр. Әни 1983 елны 82 яшендә, әти 1986 елны 87 яшендә вафат булдылар. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

Маһинур Мисбах кызы БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 800

Один комментарий

  1. Исеме халык телендә калырлык кеше иде. «Бисбах»күлен аның исеме белән атаганнар.