Төбәкләрдәге матбугат чаралары ятим түгел

форум26 — 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар жур­налистлары форумын уздырды. Чарага Россиянең 15 регионыннан 30лап журналист килгән иде. Шуларның дүртесе – Самара өлкәсеннән. Алар үзләренең милли матбугат чараларын сыйфатлы итеп бастырып чыгару һәм язылучыларга вакытында китереп җиткерү, электрон вариантларын тиз арада интернет сайтларга элү буенча бәяләп бетергесез файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.

Журналистларны, һәр­ва­кыт­тагыча, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында зурлап каршы алдылар, “Мирас” дип аталган затлы кунакханәгә урнаштырып, “Дворянское гнездо” ресторанында тәмле ашаткач, “Татмедиа” республика агентлыгы белән танышырга алып киттеләр, шунда ук агентлык җитәкчелеге белән очрашу да узды. Айдар Сәлимгәрәев регионнарда эшләп килүче матбугат чараларын барлап чыкты: эфир вакыты кыйммәт булу сәбәпле Тубылда бюджет акчасына чыгып килүче татар радиотапшыруларының ябылуына көенде, ә Мари Элда, киресенчә, “Якташлар” газетасы чыга башлавына сөенде. Баш мөхәррире Фәнил Мусин сөйләвенчә, ул аны үзенең һәм спонсорлар акчасына чыгарып килә. Почта аша язылу ачылган, ләкин әлегә әбүнәчеләр саны күп түгел, активистлар газетаны халыкка бушлай таратып йөриләр, язылу буенча чыгымнарын капларлык акча килми икән. Бу хәлдән чыгу өчен “ТАТМЕДИА” җитәкчесе интернет газеталар чыгаруны җайларга тәкъдим итте. Соңрак, кайсы газетаның сайты юк, бертөрле шаблон буенча регионнардагы газеталарга да сайтлар ачуда булышу мөмкинлеген карарга булдылар. Ул, гомумән, төбәкләрдәге татар телле газета редакцияләренең эшен югары бәяләде: “Өйләргә татар газеталары килеп тормаган регионнарда халык үз телен бик тиз югалтырга мөмкин. Сез бик зур эш эшлисез”, — диде Айдар Сәлимгәрәев һәм Мари Эл газетасына да, башкаларга да методик яктан да, матди яктан да мөмкин булганча ярдәм итәргә вәгъдә итте. 

“Татар Радиосы Сергач” баш редакторы Фәрит Айма­летдинов үз төбәгендә эш­ләп килүче радиостанция эш­чән­леге турында мәгълүмат биргәндә: 35 татар авылы аларның дулкынын тота, дип белдерде. Алар өлкә хөкүмәте, иҗтимагый татар оешмасы, халык белән ныклы элемтәдә булып, тәүлек әйләнәсендә авыллардан хәбәрләр тапшыралар, үзешчән артистларга талантла­рын күрсәтергә мөмкинлек би­рәләр, әдәби кичәләр уз­ды­ралар, зур һәм кечкенә ки­бет­ләрдән реклама алып, үз­ләренә акча да табалар икән.

Шулай ук Удмуртия татарлары да уңышлы гына эшләп киләләр, радиолары да бар, “Яңарыш” газетасы да дүрт мең тираж белән чыгып килә, бюджетның 70 процентын өлкә хөкүмәте каплап бара, калганын үзләре эшләп алалар. Шулай ук аларның газетаны халыкка илтеп җиткерү буенча 60лап альтернатив нокталары бар. Басманы активистлар, шул нокталардан алып, өйләргә таратып йөриләр, газетага яздыру буенча зур эш алып баралар. Шулай ук татар кибетләренә, социаль хезмәт күрсәтү бүлекләренә, мәчетләргә дә илтеп куялар, язылучыларның бер өлеше газетаны шуннан килеп ала. Бу ысул почта хезмәтеннән аерылырга, газетаның бәясен тө­шерергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде Удмурт газетасы мө­хәррире Рәмзия Габбасова.

28 октябрьдә, форумны йом­гаклау утырышында да мас­сакүләм матбугат чаралары җи­тәкчеләре үз регионнарындагы проблемаларны кузгаттылар. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль ди­ректоры, президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Илшат Әминовка, почта хезмәтенә зарланып, почтальоннарның кечкенә хез­мәт хакына тәгәрмәчле сумка өс­терәп, авыл буйлап товар сатып йөрергә мәҗбүр булулары, ә газетага яздыру буенча халык белән эшләргә, турыдан-туры бурычларын башкарырга мөкинлекләре булмавы турында сөйләгәч, “Яңарыш”ның альтернатив тәҗрибәсе безгә үрнәк итеп күрсәтелде. Ләкин машинасы да булмаган дүрт кешелек редакция коллективына атна буе мәкаләләр язып газета чыгарырга, ә ял көннәрендә җәяүләп өлкә буйлап таратып йөрергә тиеш булуыбызны күз алдыма китергәч, ирексездән “Трое из Простоквашино” мульт­фильмы күз алдыма килеп басты. Хәтерлисезме, Шарик башта куянны фотога төшерү өчен, ә фотографияне ясагач, тап­шыру өчен артыннан чаба. Илшат Әминов юмор аңлый торган кеше булып чыкты, көлеп туйганнан соң, моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк, уйлашырбыз, дип ышандырды. 

Ә форумның беренче көне “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сә­лим­гәрәевкә рәхмәт сүзләре бе­лән тәмамланды. Үтеп баручы елда “Татмедиа” агентлыгы газеталарның дизайны һәм эч­тәлеге буенча төбәк газеталары хезмәткәрләре өчен онлайн укулар оештырган иде. Мондый укулар ешрак һәм төрле темаларга булсын иде, дигән теләктә калдык. Айдар Сәетгәрәй улы үз чиратында:

- Сезнең эшчәнлегегез татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска ярдәм итә. Бу эшегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яр­дәм кирәк булган очракларда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, татар жур­на­лист­ларына ярдәм итү ысулларын табачакбыз, — диде.

форум

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 468

Комментирование запрещено