Һаман ышанмыйбыз…

i.jpg777Бүген, 3 ноябрьдә, сөекле яраткан апабыз Гөлфиянең якты дөньяны ташлап китүенә - бер ел. Һаман ышанмыйбыз.


Әле һаман ышанмыйбыз, апай, синең юклыкка,
Күңелең киң, йөрәктә наз, бирелеп яшәдең сафлыкка.
Ничек инде шундый кеше гүр иясе булсын ди?
Якты дөньяны ташлап, җир астына керсен ди.

Күңелләрне әрнетеп, нигә китеп бардың син?
Мәңге бетмәс тирән яра йөрәкләргә салдың син.
Шатланып йөргән идең, ял йортына барам, дип,
Аллаһы теләсә, тәнемә бетмәс шифа алам, дип.

Матур киемнәр әзерләп, куанып йөргән идең,
Һәрбер яңа әйбердән сөенеч ала белдең.
Ләкин насыйп булмады сиңа аларны кияргә,
Тирән картлыкка кадәр якты дөньяда яшәргә.

Нигә якты хыялың тормышка ашмады икән?
Дөньяны биләп алган чир сәбәпче булды микән?
Дөрестән дә яман чир синең гомерне өзде,
Гөрләшеп яшәгән чакта якты өметләрне кисте.

Барыбызда сокланырлык матур гомер кичердең,
Гомер буе ярдәм итеп, сөенеч-шатлык китердең.
Ышанмыйбыз үлемеңә, безнең өчен син — исән,
Исән-имин яшәгез, дип теләк телисең күктән.

Барлык туганнары, балалары, оныклары исеменнән сеңелесе Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 669

Комментирование запрещено