Үрнәк булып яшәүче апабыз

Венера Мухутдинова, котлауЕлховка районы, Идәй авылында яшәүче Венера Габбас кызы Мөхетдиновага — 70 яшь!

Изге җанлы, киң күңелле, шәфкатьле апабыз гаиләдә икенче бала булып туган. Күр­ше Березовка авылында 8 сыйныфны тәмамлагач, ул Куйбышевка китеп 4 ГПЗ заводына эшкә урнаша. Унбиш яше тулыр-тулмас килеш туган йортыннан чыгып киткән кызчык бер урында утыз ел эшләп, федераль хезмәт ветераны исе­менә лаек була.

Аллаһы Тәгалә яраткан бән­дәсенә сынауларны күпләп бирә, диләр. Венера апабыз да шундыйлардан. Егерме алты яшендә ире Вагыйз фаҗигале рәвештә үлеп китте. Арендага алынган фатирда, өч яшьлек кызы Гөлсинәне кочаклап, апабыз тол калды. Әмма ул язмыш сынауларына бирешмәде — үз фатиры да булды, тормышы да җайланды. Бераздан туганыбыз кабат тормышка чыкты, икенче кызы Лилия туды. Нурулла җизнәбез күрше Тупли авылыннан, бик әйбәт кеше. Апабыз өчен чын яклаучы да, дус та, киңәшче дә булды. Шулай, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тормыш сукмагыннан кырык елдан артык бергә атлыйлар. Кызлары үз гаиләләре белән яшиләр. Дүрт оныклары — бәхетле әби-бабай өчен чын шатлык һәм куаныч чыганагы. Бер оныклары армия хезмәтен үтеп кайтты, лаеклы тәрбия биргән өчен ата-анасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Икенче онык­лары Әдилә югары уку йортында филология бүлегендә укый, киләчәктә журналист булырга хыяллана. Лилиянең балалары әлегә мәктәп укучылары. Апабызның кызлары да, онык­лары да бик тәртипле, итагатьле, тәүфыйклы балалар. 

…1994 елда әниебез үлеп китте. Әтиебез — сугыш ветераны, яраланып кайтты, бер кулы начар эшли иде. Әмма шулай да 60 елдан артык колхозда эшләгән. Әниебез үлгәч, хуҗалыкны алып баруы аңа кыен иде ин­де. Шуңа күрә 1996 елда Венера апабыз Идәйгә кайтып төпләнде һәм бүгенге көнгә ка­дәр Нурулла җизнәбез белән шунда гомер итәләр. Озак еллар атлар, мөгезле эре терлек тоттылар. Хәзер бакча тутырып яшелчә, кош-корт үстерәләр. Уңган кешеләр эшсез тора алмыйлар шул.

Тормышның әчесен-течесен татып, сынмыйча-сыгылмыйча алга атлаучы Венера апа­быз­ның холкын еллар да, авыр кайгылар да үзгәртмәде. Ул һаман ягымлы, кайгыртучан, йомшак күңелле булып кала бирә. Беренче иренең вафатына 46 елдан артык вакыт узып китсә дә, каен сеңелләре апабыз белән элемтәне эзмиләр, һәрвакыт хә­лен сорашып, күчтәнәчләр җи­бәреп торалар.

Безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып яшәүче яраткан туганыбызны якынлашып килүче күркәм юбилее белән чын кү­ңелдән котлыйбыз. Кадерлебез! Сау-сәламәт булып, тыныч күңел белән, балаларың, оныкларың, туганнарың янә­шә­сендә шатлыкларга уралып озак яшәргә насыйп булсын сиңа. Мең-мең рәхмәт барысы өчен дә! 

Изге теләкләр юллап, се­ңелең Мария, кы­зы Юлия, кияве Илдар, онык­ла­ры Да­мир, Диләрә һәм се­ңелең Наҗия гаиләсе белән.

«Бердәмлек».

Просмотров: 518

Комментирование запрещено