Челтәрле бизәк сыман җыелган гарәп хәрефләре бәйләме латин графикасын кулланган халыклар өчен ниндидер яшерен сере булган тылсымлы рәсем дип кабул ителә.
Ислам динен кабул итү белән гарәп каллиграфиясе татар халык тормышына да үтеп керә. Гарәп язуы тарихы Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрне Коръән дип аталган җыентыкка язып бару зарурлыгыннан башлана. Гарәп телендә язылган беренче китапның мөселманнар өчен изге булуы гарәп хәрефләренә һәм язуына аеруча әһәмият бирә. Сүз башында, уртасында яки азагында булуына карап, һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла ала. Шул рәвешле гарәп алфавитының бу үзенчәлеге каллиграфия (Хөснул язуы) дип аталган мөстәкыйль сәнгать тармагы китереп чыгара, ә бу сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләрне каллиграфлар яки хаттатлар дип атый башлыйлар. Читать полностью →