“Әниемнең җылы кочагы-2022” конкурсында катнашырга чакырабыз!

s-620x330Бөтендөнья татар конгрессы 24 нче ноябрьдә узачак “Әниләр көне” уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 3 нче ноябрьдә башлана һәм 24 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 2 нче декабрь көнне ясалачак.

Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч  категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә:

1.  1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3.   9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы” төркеменә урнаштырырга тиеш.

Конкурсның таләпләрен нигезләмәдән игътибар белән укуыгыз сорала.

tatar-congress.org

Просмотров: 565

Комментирование запрещено