«Бердәмлек» – ышанычлы кулларга күчте

ReReU68_QKDkQ9FBwt-jJdfS_aXcFpj_nvr5nIVFs1MqD9977siXUyXNgG3rbf97NkTx56aGpjkwaIPRkmcFYOWt7 ноябрьдә үткән «Бердәмлек” газетасы редакциясе Советы утырышында газетаның яңа баш мөхәррире сайланды.

Билгеле булганча, газетаның баш мөхәррире дүрт елга бер сайлана. Отчет-сайлау җыелышы барышында Эльмира Варфоломеева икенче срокка сайланудан баш тартты һәм бу вазифага коммерция директоры булып эшләгән Данияр Сәйфиевне тәкъдим итте. Моның өчен Данияр Сәйфиевнең махсус белеме дә, басма газета-журналларда эшләү тәҗрибәсе дә байтак. Эльмира Мөгәммәр кызы исә газетада әдәби мөхәррир буларак хезмәт итәчәк.

Шулай итеп, “Бердәмлек” газетасының гамәлгә куючысы (соучредитель) — “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте, ә баш мөхәррире Данияр Сәйфиев булды. Данияр Ирекович шулай ук «Самар татарлары» журналының да баш мөхәррире булып калачак.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 591

Один комментарий

  1. «Ышанычлы кулларга күчте дип укыгач әллә алдагылвр ышанычсыз иделәрме дип куярга мөмкин. Өметле кулларга яки дәртле кулларга дисәгез дөресерәк була кебек. Бу минем фикер генә. Ничек укыдым шулай аңладым…гафу итәрсез.