Быелгы көз

3519Быелгы көз бигрәк моңсу,
Күкләр елый да елый…
Бүген бар да, кул күтәреп,
Аллаһтан ярдәм сорый.

Тынычлык бетте дөньяда,
Дошманнар корал ташый.
Берәүләр — китә сугышка,
Берәүләр — Илен ташлый!
 
Билгесезлек хөкем сөрә,
Кем алдана, кем алдый.
Авыр йөк төялгән тормыш
Арбасы гына калмый.
 
Хәбәрен дә аерып булмый,
Кайсы — чын, кайсы — ялган.
Тик аңлыйбыз — Илебезгә
Бик авыр сынау язган.
 
Бигрәк шомлы ел булды бу,
Бардырмы киләчәге?
Инде Раббым язмасын ла
Башларга күрәчәген!
 
Әле тыныч яши идек,
Елмаеп, көлеп кенә,
Булганына шөкер итеп,
Хәлләрне белеп кенә.
 
Сары көзнең сарылыгы
Сарылмасын җаннарга,
Сау-сәламәт төнгә керик,
Исән торыйк таңнарда.
 
Ачы кайгы, хәсрәт җиле
Капкаларны какмасын,
Илнең батыр егетләрен
Раббым үзе сакласын!
 
Быелгы көз никтер моңсу,
Кәефсез генә елый.
Сугышлар тукталсын диеп,
Барыбыз да өмет итеп,
Аллаһтан ярдәм сорый!

Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 568

Комментирование запрещено