Беренче карлыгачлар

Унынчы сыйныфта укыганда. Мәктәп мөдире Хәридә Дашкина һәм татар теле укытучысы Рушания Минһаҗева белән.

Унынчы сыйныфта укыганда. Мәктәп мөдире Хәридә Дашкина һәм
татар теле укытучысы Рушания Минһаҗева белән.

Самарның “Яктылык” мәктәбенә быел 25 ел тулды. Әмма, шуны әйтеп үтәргә кирәк, әлеге уку йортының тарихы чирек гасыр белән генә чикләнми, аның чишмә башы 1989 елга барып тоташа. 

Татар теле һәм әдәбияты укытылган, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз өйрәтелгән “Яктылык” мәктәбенә мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Хәридә ханым Дашкина нигез салып, аны күп еллар җитәкләде.

Нәкъ ул, үз вакытында Самарның 12 санлы кичке мәктәбе директоры, өлкәбезнең милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм активистлары янына килеп, шәһәребездә татар телен укыту, мәктәп булдыру турында сүз кузгата. Аның бу фикерен милли әйдаманнарыбыз ике куллап каршы алалар, һәм барысы бергә, җиң сызганып, эшкә керешәләр.

Башта 12 санлы кичке мәктәптә татар якшәмбе мәктәбе булдырыла. Ул Самар татарларының милли учагына әверелә. Бирегә балалар да, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә йөри. Татар теле һәм әдәбиятын, төрек телен, гарәп графикасын үзләштерәләр, бер-берсе белән аралашалар, чәй эчүләр оештыралар. Татар милли хәрәкәте активистлары, шушында очрашып, эшлекле сөйләшүләр алып баралар.

Ә 1992 елда 12нче мәктәптә беренче татар сыйныфы булдырыла.

1997 елда исә әлеге уку йорты, янәшәдә урнашкан балалар бакчасы бинасына күчерелеп, “Яктылык” мәктәбе барлыкка килә.  

Шулай итеп, 80нче еллар ахырында Самарда милли мәгарифне торгызу буенча эшләрне башлап җибәргәч, 12 санлы кичке мәктәпкә, беренче булып, унынчы сыйныфка балалар җыялар.

Унбер кыз һәм бер малай, тугыз ел укыган рус мәктәпләреннән әлеге уку йортына күчеп, урта белем алуны татар классында дәвам итәләр.

Менә алар -  беренче юл салучылар, 12нче мәктәптәге беренче татар сыйныфын тәмамлаучылар:

Ләйсән Курмакаева,
Алсу Әхмәтова,
Равил Сираҗетдинов,
Гөлнара Ногманова,
Гүзәл Ногманова,
Миннур Мостафина,
Гөлнара Хәйбуллова,
Зөлфия Агаева,
Гөлнара Әксәнова,
Зөлфирә Таҗиева,
Светлана Нуриева,
Алия Шахмәмәтова.

1994 елда унберенче сыйныфны бетергән шушы унике укучыга Металлурглар паркында үткән Сабан туе сәхнәсендә тантаналы рәвештә таныклыклар тапшыралар. Шул вакытта Хәридә ханым Дашкина бу балаларны назлы итеп беренче карлыгачлар, дип атый. Һәм аның бу сүзләре канатлы сүзләргә әйләнә. Яшьләргә әлеге гыйбарә шулкадәр ошый ки, бүгенге көндә дә алар үзләрен беренче карлыгачлар, дип атап йөриләр. Вайберда булдырган сыйныфташлар төркеменә дә шундый исем биргәннәр икән.

“Күңелемне шатлыклы һәм шул ук вакытта бераз моңсу хисләр биләп алды. Шунысы сөенечле ки, бүген беренче карлыгачларыбызны зур тормышка очырып җибәрәбез. Икенче яктан, мәктәбебездә татар сыйныфларына юл ачкан балаларыбызны бик сагыначакбыз”, — дип чыгыш ясый ул чакта 12нче мәктәпнең мөдире, химия укытучысы Хәридә Дашкина.

Ике ел укучыларга, төп фәннәрдән тыш, татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы дәресләре буенча белем бирелә. Ә якшәмбе мәктәбендә, факультатив буларак, Минәхмәт әфәнде Сәгыйров аларга — гарәп графикасын,  Төркия вәкилләре төрек телен өйрәтәләр.

Унынчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятын Рушания Минһаҗева укытса, унберенче класста бу дәресләрне Нурзидә Фәйзуллина алып бара.

12нче мәктәптә белем алган чаклар. Укучылар үзләренең укытучылары белән.

12нче мәктәптә белем алган чаклар. Укучылар үзләренең укытучылары белән.

Хезмәт юлын 12 санлы кичке мәктәптә башлаган Нурзидә ханым — “Яктылык”та күп еллар эшләп, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган югары категорияле ветеран мөгаллим ул.

Беренче татар сыйныфы балаларын җитәкләгән, аларга биология фәне серләрен өйрәткән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Асия ханым Сәйфетдинова укучылары турында болай дип исенә төшерә:

“Шундый тату иде алар, исләрең китәр. Беренче сыйныфтан бергә укыгандай дуслашып китте бу балалар. Һәм хәзер дә йөрешәләр,  күрешеп, аралашып яшиләр.

Ә ул вакытта безнең мәктәптә бердәмлекнең нинди көчле булуын күрсәгез икән! Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да – барысы бергә бер зур гаиләне хәтерләтә иде.    

Бик көчле класс, яхшы укыдылар, төрле чараларда катнаштылар. Ул чакларда безнең хореографлар да, вокал укытучылары да булмады бит. Укучылар үзләре җырлар сайлап алып, үзләре биюләр уйлап чыгарып, концертлар куялар иде. Гомумән, актив иде алар. Әле дә менә Гүзәл Ногманова белән Алсу Әхмәтова “Яктылык”ның 25 еллык юбилеенда катнаштылар. Бер айдан артык репетицияләргә йөреп, инде әллә ничә ел биюче яшьләр белән бергә чыгыш ясадылар. Афәрин, кызлар!

Уку дәверендә үз балаларыма әйләнделәр бу укучылар. Тәүфыйклы, акыллы, тәртипле, тәрбияле, миһербанлы, тыңлаучан алар. Олыларны ихтирам итә беләләр, кечеләрне кимсетмиләр. Мәктәпне тәмамлагач та, безне онытмыйлар, хәлләребезне белеп, бәйрәмнәр белән котлап торалар. Өемә кунакка да киләләр. Рәхәтләнеп сөйләшеп, күңелле чакларны искә алып, җырлашып та, елашып та утырабыз.

Халкыбызга хас булган күркәм сыйфатларны үз иткән укучыларым белән горурланам. Бәхетле булсыннар”. 

Татар мәктәбенең чишмә башында торучы Асия Сәйфетдинова бүгенге көнгә хәтле “Яктылык”та хезмәт итә. Биредә ул 2002 елга кадәр биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып бара.

Ә хәзер мәктәптә эшләп килүче “Мирас” этнографик музеен җитәкли һәм укучыларга әхлак кагыйдәләрен сеңдерә, хезмәт  дәресләрендә үзләрен кул эшләре осталыгына өйрәтә.

Асия ханым Россия Федерациясенең гомуми белем өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булган, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнгән.  

Беренче карлыгачлардан соң татар сыйныфларына балаларны җиденче класстан алып кабул итә башлыйлар. Шулай итеп, 12нче мәктәптән әле тагын өч сыйныф чыгарыла.

Беренче татар классында белем алган егет һәм кызлар арасында бүген төрле һөнәр ияләре бар: медицина, банк хезмәткәрләре, сатучылар, хисапчылар, тегүчеләр.

Аларның барысы да диярлек, хәләл җефетлеккә үз милләт кешеләрен сайлап алып, балаларына татар исемнәрен кушып, матур тормыш алып баралар. Кайберәүләре үз нарасыйларын “Яктылык” мәктәбенә укырга биргәннәр.

Мин 12нче мәктәптә беренче татар классын тәмамлаган милләттәшләребез белән аралашып, алардан уку еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашуларын сорадым.

Гүзәл Даутова (кыз фамилиясе – Ногманова):

“Мин рус мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесына укырга керергә теләдем, хирург булырга хыяллана идем. Әмма “Бердәмлек” гәҗитәсендә 12нче мәктәпкә унынчы сыйныфка татар балаларын җыю турында игълан күреп алгач, әнием миңа шунда барырга тәкъдим итте. Әлеге уку йортыннан еракта яшәсәк тә, бу хәбәргә шатландым. Ник дисәгез, даирәмдә татарлар аз иде. Сыйныфташларым арасында да, дусларым арасында да күбрәк рус кешеләре булды. Шуңа күрә милләттәшләрем белән бергә белем алу мөмкинлеге тугач, бик сөендем. Һәм моңа бер дә үкенмим. Без бик дуслашып киттек, бер-беребезне хуплап, куәтләп, булышып укыдык.

Әлеге мәктәп миңа ачылырга ярдәм итте, сәләтләремне үстерде. Без бәйрәмнәр оештыра, татарча җырлый, бии, тамашалар куя идек. Матросов урамында урнашкан ашханәдә Рамазан аенда “Туган тел” җәмгыяте оештырган ифтар мәҗлесләрендә катнаштык.

Әйткәнемчә, сыйныфыбыз бик тату иде безнең. Укуны тәмамлауга инде 28 ел үтсә дә, без бүгенге көнгә кадәр ел саен очрашабыз, бер-беребез белән гел элемтәдә торабыз.

Мәктәпне тәмамлагач, мин Төркиядә югары икътисади белем алдым. Хисапчы булып эшлим. Былтыр нутрициолог белгечлеген үзләштердем.

Өч балама куанып гомер итәм. Унтугыз яшьлек кызым Камиләнең малае бар инде. Шулай итеп, әби дә булып куйдым. Улым Кәримгә – 12, Мәликәгә 8 яшь.

Уку елларын бик сагынам мин. 12нче мәктәптән үсеп чыккан “Яктылык”ка да менә 25 ел тулды инде. Киләчәктә дә бу уку йортына чәчәк атарга насыйп булсын.

Безне – беренче карлыгачларны онытмасыннар иде. Беренче юл салучылар буларак, безнең дә мәктәп тарихында үз эзебез, аның яшәп китүенә керткән өлешебез бар бит”.

Алсу Әхмәтова:

“Мин тугызынчы сыйныфка кадәр 45нче мәктәптә укыдым. Әнием Асия, татар милли хәрәкәте активисткасы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы, “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы, Хәридә апа Дашкинаны да, Асия апа Сәйфетдинованы да яхшы белә иде. Шуңа күрә алардан татар сыйныфын булдыру турында хәбәр ишеткәч, ул миңа шушы мәктәптә белем алырга тәкъдим итте. Бу идея мине кызыксындырды һәм әнием белән бик теләп ризалаштым. Ике сыйныфташым – Светлана Нуриева һәм Гөлнара Ногманова да минем белән бергә күчтеләр.   

Анда мин әдәби татар телендә сөйләшергә, ана телендә язарга өйрәндем, язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән таныштым. Моның өчен укытучыларыбыз Рушания апа Минһаҗевага һәм Нурзидә апа Фәйзуллинага рәхмәт. 

Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, гарәп һәм төрки телләрен аеруча яратып үзләштердем.

Бу мәктәптә яңа дуслар таптым.  Ике генә ел бергә укысак та, без араларны өзмәдек, бүгенге көнгә кадәр аралашып яшибез, туганнардай булып беттек инде. Гаиләләребез белән йөрешәбез. Балаларыбыз бергәләп лагерьларда ял итәләр.

Бер генә малаебыз Равил ипле, әдәпле, безгә карата игътибарлы, ихтирамлы иде, тәртип бозмады. Хәзер дә ул шундый ук. Очрашканда безгә бүләкләрен дә өләшмичә калмас. Без аны бик яратабыз.  

Еллар үтә барган саен, 12нче мәктәптә белем алуыбыз безнең өчен нинди әһәмиятле булганын тагын да ныграк аңлыйм. Иң мөһиме – ул елларда мин дуслыкка, бердәмлеккә, ана телемне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне тагын да күбрәк сөяргә өйрәндем.

Мәктәптән соң тегүчелеккә укыдым. Бер елдан соң Мәскәү икътисади институтын тәмамладым. Күп еллар экономист-менеджер булып эшләдем. Бүгенге көндә интернет-кибет өчен балалар киемнәрен тегү белән шөгыльләнәм.           

Ике балам бар. Әмиргә – 23, кече улым Адельгә 17 яшь. Аларга да ана телен өйрәтергә тырышабыз. Әнием инде үзләре белән гел татарча сөйләшә.

Уку еллары бик сагындыра. “Яктылык” мәктәбенә зур уңышлар телисем килә. Анда белем алучы балалар, безнең кебек, дус, укытучылар һәм ата-аналар бердәм булсыннар иде. Мәктәпнең 25 еллыгына багышланган тантанада хозурланып, ләззәтләнеп утырдым мин. Милләтебез белән чын күңелдән горурланам.

“Яктылык”ка нигез салган Хәридә апа Дашкинага, аның зур эшен дәвам итүче – бүгенге директор Радик әфәнде Газизовка һәм бу хезмәткә өлеш керткән кешеләргә сокланам, аларны олуг шәхесләр, дип саныйм. Игелекле гамәлләре дәвамлы була күрсен”.

Унберенче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Асия Сәйфетдинова белән чыгарылыш кичәсендә

Унберенче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Асия Сәйфетдинова белән чыгарылыш кичәсендә

Ләйсән Хәмидуллина (Курмакаева):

“Әтием татар классыачылу турында ишеткәч, бер дә икеләнмичә, озак уйламыйча, мине шунда укытырга теләде. Минем күңелемә дә бу хуш килде һәм соңрак шундый карарга килүебезгә шатланып туя алмадым.

Рус мәктәбеннән соң унике генә укучыдан торган татар сыйныфына үз гаиләмә килеп кергәндәй булдым. Безнекедәй тату сыйныфлар сирәк очрый. Мәктәп безне берләштерде, бердәм итте.

Класс җитәкчебез, биологияне укыткан Асия апа Сәйфетдинова иң яраткан укытучым иде. Ул мөгаллимә буларак та, кеше буларак та бары тик мактауга гына лаек. Йомшак күңелле, эчкерсез, мәрхәмәтле, ярдәмчел, күркәм холыклы.

Хәридә апа Дашкинага аерым рәхмәтләрем. Нәкъ ул бездә дуслык сыйфатын тәрбияләде, дип саныйм.

Бүген дә мин мәктәпне, укытучыларымны, сыйныфташларымны җылы хисләр белән искә алам.

Бу уку йортында безгә яхшы белем бирү белән беррәттән, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, динебезгә, тарихыбызга мәхәббәт сеңдерделәр. Безне мәктәп кысаларында гына түгел, аңардан тыш та тәрбиялиләр иде. Рухи мәркәзебез Казанга экскурсияне гомеремдә дә онытасым юк.

Бездән соң инде танышларыбыз да, энеләребез-сеңелләребез дә татар мәктәбен сайлап ала башладылар. Мәсәлән, минем энем Марат Курмакаев, иремнең сеңелесе Фәридә Хәмидуллина “Яктылык”та белем алдылар.

Укуны тәмамлагач, мин Курск шәһәренең филиалы булган региональ финанс-икътисади институтына кереп, хисапчы белгечлеген үзләштердем һәм үз һөнәрем буенча эшлим.

Кызым Камиләгә – 19, улым Эмильгә 11 яшь тулды. Үз балаларымны да “Яктылык”ка бирәсем килгән иде. Әмма без мәктәптән еракта яшибез шул, шуңа күрә әлеге теләгемне тормышка ашыра алмадым. Шәһәребезнең  икенче очында да шундый мәктәп булса икән! Бу турыда күп татарлар хыяллана, дип уйлыйм.

“Яктылык”ка киләчәктә дә хәерле юллар, үсеш һәм уңышлар телим”.

Мәктәпне тәмамлауга - 25 ел. Сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашу кичәсендә.

Мәктәпне тәмамлауга — 25 ел. Сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашу кичәсендә.

Миннур Мәсәлимова (Мостафина):

“Мин Кинель районының Яңа Сарбай авылыннан. Шунда тугызынчы сыйныфны бетергәч, Самарга сәүдә техникумына керергә дип килдем. Әмма анда укырга теләүчеләрнең саны артып киткән иде инде, шулай итеп, юлым уңмады. Ә институтка тугызынчы класстан соң алмыйлар, билгеле. Шуңа күрә документларымны Зубчаниновка бистәсендәге пешекчеләр әзерләү училищесына тапшырырга туры килде.

Биредә ике ел укып чыккач, хыялымны тормышка ашырырга дип, сәүдә институтына керергә ниятләгән идем. Әмма шул чакта туганыбыз татар сыйныфына 15 яшьтән алып балалар җыю турында ишетеп белгән. Мине бу хәбәр бик кызыксындырды. Инде 17 яшем тулган булса да, бәхетемне сынап карарга булдым. Шатлыгыма, мине мәктәпкә кабул иттеләр.

Биредә бик яратып татар телен һәм әдәбиятын үзләштердем. Татар халкы тарихы дәресен инде зарыгып көтеп ала идем.

Бу мәктәпкә барганыма бер генә дә үкенмәдем. Рус укытучылары да, татар мөгаллимәләре дә искиткеч яхшылар иде, безне үз балаларыдай күрделәр. Хәридә апа безне бик якын итте. Раббыбыз аңа исәнлек-саулык, озын гомер бирсен.

Безне Казанга экскурсиягә алып баргач, шунда гомеремдә беренче тапкыр саф татар телендә спектакль караган идем. Шундый тирән тәэсирләр белән кайттым мин аннан.

Сыйныфташларымнан бераз олырак булсам да, бер уңайсызлык кичермәдем, үзара шулхәтле дус булдык.

Нигә икән шул вакытта бүгенге “Яктылык” мәктәбе булмаган дип кызганабыз. Без дә бик теләп, рәхәтләнеп беренчедән унберенче сыйныфка кадәр укыр идек. Татар мохитендә, милләттәшләрең белән бергә ана телен, әдәбиятын, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне өйрәнүгә ни җитә?!

12нче мәктәптә ике генә ел белем алсак та, безгә шул вакыт эчендә күп яхшы орлыклар салып калдырдылар, дип саныйм.

Хәридә ханым Дашкинага бик рәхмәтлебез. Ул укучыларга уңай шартлар, ямьле мохит тудырыр өчен бөтен көчен куеп эшләде. Аллаһыга шөкер, аның белән бүген дә аралашабыз.

Самарда бик күп татарлар яши бит. Ни өчен ул чакта татар сыйныфына унике генә бала килде икән, дип гаҗәпләнәм мин. Шундый мөмкинлектән файдаланмыйча буламы инде.

Мин үзем дә балаларымны, һичшиксез, “Яктылык”ка биргән булыр идем. Тик, мәктәпне тәмамлагач, кияүгә чыктым һәм берничә елдан без минем авылыма күчеп урнаштык.

Ничә ел үтсә дә, ул вакытларны кичәгедәй хәтерлим. Әйтерсең лә мин анда унбер ел укып чыкканмын. Укытучыларымның барысын да  сагынам. Андый мөгаллимнәр зур мактауга лаек. Алар безгә һәрвакыт ачык йөз күрсәттеләр, елмаю бүләк иттеләр, беркайчан тавышларын күтәрмәделәр, барысын да ипләп, тыныч кына аңлаталар иде.

Әйткәнемчә, мәктәпне бетергәч тә, мин кияүгә чыктым. Өч балабыз бар. Фидаиль улыма — 26, кызым Миләүшәгә 24 яшь тулды, ә Эмиль быел беренче сыйныфны тәмамлый. Аларга ана телебезне өйрәтәбез, халкыбызның гореф-гадәтләрен зурлап яшибез. Кечкенә малаебыз татар җырларын бик яратып тыңлый.

Мин күп еллар сатучы булып эшләдем, бүгенге көндә хуҗабикә, балалар, өй-йорт эшләре белән мәш киләм.

Кызганыч ки, “Яктылык”ның юбилеена бара алмадым. Шушы мәктәпкә нигез салган Хәридә апа Дашкинага олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Укытучыларга исәнлек, сабырлык, көч-куәт телим. Күбрәк ата-аналар балаларын бирегә укырга китерсеннәр иде. Якты юллар насыйп булсын”.

Гөлнара Сафина (Әксәнова):

“Татар сыйныфын җыю турында “Бердәмлек” гәҗитәсеннән белдек без. Һәм мин шунда укырга күчтем.

Рус мәктәбенә караганда, 10 – 11 сыйныфта белем алган ике елны күбрәк сагынам.

Мәктәбебездә өйдәгечә мохит хөкем сөрде, без анда үзебезне уңай хис итә идек.

Безне бик көчле укытучылар укытты. Безгә карата миһербанлы, мәрхәмәтле булдылар, үзебезне чын күңелдән яраттылар, үз балаларыдай якын күрделәр. Зур тормыш юлына озатып калганда берсе дә күз яшьләрен  тыя алмады.

Бөтен мөгаллимнәребез дә яхшы булгач, һәрбер фәнне яратып үзләштердем. 

Тату сыйныфыбызга күпләрнең исе китә торган иде. Шунда башланган дуслыкны озак еллар саклап яшибез, Аллаһыга шөкер.

Гомумән, мәктәптә бердәмлек бик көчле иде. Бу — мөдиребез Хәридә ханым Дашкина хезмәтенең нәтиҗәсе, дип саныйм. Аның белән күрешеп, аралашып торабыз. Ул бездән ерак түгел яши. Раббыбыз үзенә исәнлек, озын гомер, шатлыклар насыйп итсен. Зур эш башкарып калдырды Хәридә апабыз. Фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.

Класс җитәкчебез Асия апа Сәйфетдинова да безгә әнидәй булды. Аңлый, кеше хәленә керә белә ул. Аңа серләребезне сөйли, акыллы киңәшләренә колак сала идек.

Хәридә апага, Асия апага, Нурзидә апага һәм барлык укытучыларыбызга безгә төпле белем-тәрбия биргәннәре өчен бик рәхмәтлемен.

Татар сыйныфында укыган күңелле чакларны кире кайтарып булса икән! Бик сагынам.

Мәктәптән соң җиңел сәнәгать техникумында укыдым. Күп еллар тегүче булып эшләдем. Хәзер мин — тырнак ясау остасы.

Ике малаем бар. Ринатка — 23 яшь, Данияр өченче сыйныфны тәмамлый. Ул “Яктылык” мәктәбендә белем ала. Олысын да шушы уку йортына бирергә теләгән идем. Тик тегүче булып эшләгән чакта вакыт бик кысан иде шул. Хәзер исә эш графигымны үзем төзи алам. Шуңа күрә кече улымны “Яктылык”та укыту мөмкинлеге туды.  

Аны мәктәпкә китергәч, җаным шундый тыныч минем, әйтерсең лә үзен әнием кулларына тапшырып калдырам.

Улымның “Яктылык”та белем алуына бик шатланам. Бу уку йортына зурдан-зур уңышлар телим. Биредә укыган балалар горурланып телгә алырлык булсыннар иде!”

Классташлар белән күрешү нинди күңелле!

Классташлар белән күрешү нинди күңелле!

Сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашу.

Сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашу.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

 

   

   

 

 

   

 

 

   

 

 

 

 

     

 

 

 

 

 

 

 

     

       

            

 

Просмотров: 639

Комментирование запрещено