Зур этнографик диктант

img_1782-630x420Үткән атнада Самараның Халыклар дуслыгы йортында Россиякүләм “Зур этнографик диктант” уздырылды.

Шунысы игътибарга лаек: быелгы чарада төрле милләт иҗтимагый оешмаларының яшь вәкилләре катнаштылар. Диктант башында Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров этнографик диктантның тарихын сөйләп үтте.

- Илдә яшәүче милләтләр турында бик аз беләбез, шу­ңа күрә акцияне оешты­руның максаты да Россия халык­ларының этнографик белемен арттыру. Сорауларның ике өлеше — федераль, бер өлеше төбәктә яшәүче милләтләргә караган. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә, — дип уңышлар теләде.

Ләкин катнашучыларның кү­бесе эшләрен алдарак та тап­шырдылар. Өлкә татар “Бердәмлек”  газетасыннан дик­тантны Эльмира Шәвәлиева язган иде. Бик дулкынланса да, йөзебезгә кызыллык китермәде, 100 мөмкин булган балларның 93есен җыйды. Бу аның үткән елгы күрсәткечләреннән дә юга­рырак иде. Димәк, чыннан да әлеге диктант төрле милләт халыкларының мәдәниятен, көн­күрешен өйрәнүгә, кызык­сынучанлыкка этәрә. Хәер, кай­бер катнашучыларның сүз­ләренә караганда, быелгы би­ремнәр үткән елдагылардан җиңелрәк булып тоелган. Ә бәлки катнашучылар ел буе аңа әзерләнгәннәрдер?

Ахырда катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тап­шырылды. Чыннан да, күбесе 70 – 95 балл алуга ирешкәннәр.

Әзерләнә торыгыз, килә­се елда да этнодиктант яза­чакбыз!

img_1782-630x420

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 461

Комментирование запрещено