“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы пресс-релизы / Пресс-релиз XV форума «Деловые партнеры Татарстана»

delovye-partnery-tatarstana2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 22 ноябрь көнне «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Эшмәкәрләр өчен башка кызыклы чаралар да каралган. 21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен), Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган. Чаралар «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак.

tatar-congress.org

***

20-22 ноября 2022 года Всемирный конгресс татар проводит XV Форум «Деловые партнеры Татарстана», в котором примут участие около 300 крупных татарских предпринимателей из 48 регионов Российской Федерации, 13 стран ближнего и дальнего зарубежья. В текущем году программа Форума будет проходить в Казани.
В рамках трехдневной программы форума для участников будут организованы поездки в промышленные объекты и предприятия Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан. Посещение данных объектов промышленного назначения проводится с целью ознакомления с особенностями ведения бизнеса. 22 ноября в технопарке «ИТ-парк им. Башира Рамеева» состоится пленарное заседание форума «Деловые партнеры Татарстана». В работе пленарной части ожидается участие Президента РТ Р.Н. Минниханова.

Для предпринимателей предусмотрен ряд мероприятий, которые пройдут в ГТРК «Корстон». 21 ноября состоится заседание Национального Совета Всемирного конгресса татар (для членов Национального Совета); ппленарная дискуссия на тему «Раскрытие инвестиционной привлекательности Республики Татарстан» в формате интерактивной программы с участием экспертов из министерств и ведомств Республики Татарстан; решение бизнес-кейсов в рамках совместного проекта Всемирного конгресса татар и Торгово-промышленной палаты Республики Татарстан «Бизнес объединяет».

tatar-congress.org

Просмотров: 539

Комментирование запрещено