«Җиңү юлы» буйлап атладылар

парад7 ноябрьдә Самарада “Җи­­ңү юлы” дип аталган чи­рат­тагы Хәтер парады узды. Ул 1941 елның 7 ноябрендә СССР­ның запас каласы булып са­нал­ган Куйбышевта уздырыл­ган па­радка багышлана. Бөек Ва­тан сугышы башланган елны Куйбышев мәйданында узган парад иң күләмле, иң күпсан­лы булып, бөтен дөньяга СССРның төрле милләт ха­лыклары бердәмлеген, рухи ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтте.

Бүген дә Хәтер парады Идел буе федераль округында патриотик проектларның иң күләмлесе булып тора. Рос­сия президентының Идел буе Федераль округындагы ту­лы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әлеге чараның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте:

- Әлеге парад Бөек Ва­тан сугышында катнашкан туганнарыбыз белән элемтә ролен үти. Дәһшәтле елларда дошман белән аяусыз көрәшкә бөтен ил күтәрелде, фронт белән тыл берләште, үлемсез батырлыклар күрсәтеп, Вата­ныбызны фашизмнан саклап калырга мөмкин булды.

1941 елның шушындый ук салкын ноябрь көнендә Куй­бышев мәйданыннан япь-яшь ир-егетләр фронтка кит­кән­нәр. Бүген без аларның ба­тырлыгын рәхмәт сүзләре бе­лән искә алабыз. Совет сол­датларының тугрылыгы, Ва­тан өчен утка керергә дә әзер булулары балаларыбызны һәм оныкларыбызны патриотлар итеп тәрбияләү үрнәге булып тора. Һәр өй, һәр урам, һәр җир кишәрлеге өчен үз-үзләрен аямыйча сугышкан солдатлар истәлеге гасырларда сакланыр. Элек ничек булган булса, бү­ген дә безнең күпмилләтле хал­кыбыз батырларча, иңне-иңгә куеп, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшкә күтәрелде. Ка­дерле сугышчылар! Ата-ба­баларыгызның батырлыгына лаеклы булыгыз! — диде.

Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров та 7 ноябрьнең илебез тарихында данлыклы бер көн булуын ассызыклап үтте. “Бу көнне халкыбызның рухи бө­еклеге һәм үз иле белән горурлану хисләре парад мар­шына кушылып ага, фа­шист­ларга каршы тора алган Кызыл Армиянең мәгърур йөзе булып, төрле милләт халыклары бердәмлеге тантана итә. 1941 ел ахырында Мәскәүне фа­шистларга бирмәү өчен барган канкойгыч сугышларда Куйбышев парадының пат­риотик роле искиткеч зур бу­лып, “Дошман, һичшиксез, тар-мар ителәчәк, без Җиңүгә ире­шәчәкбез!” лозунгының тор­мышка ашачагына ышаныч ту­дырды.

Легендар Парад истәлеге әлегәчә безнең йөрәкләрдә саклана. Ата-бабаларыбыздан үрнәк алып, җиңү юлының озын һәм кыен булуын истә тотарга тиешбез. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадаган 3нче удар армия солдатларының, Куйбышев заводларында көн­не-төнгә кушып эшләүчеләрнең батырлыгы шушы мәйданнан башланган бит инде. Ә бүген халкыбыз кабат илебез бәй­сезлеге өчен көрәшкә күтәрелә. Мин ышанам, шушы сафларда басып торучы егетләребезнең алдына нинди генә ерак юллар, авыр сынаулар килеп басса да, алар, һичшиксез, җиңүгә ирешәчәкләр. Шушы сүзләрне яхшы итеп күңелегезгә сең­дерегез”, — дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Азаров.

Куйбышев мәйданы буй­лап төз рәтләрдә хәрби струк­туралар, ветераннарның һәм патриотларның иҗтимагый оеш­малары, хәрбиләрне укыту үзәкләре, кадет класслары, юнармиячеләр узды. Ә мо­билизациягә алынган хәрби­ләрнең парадта катнашуы чарага аеруча дәрәҗә өстәде.

 

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 511

Комментирование запрещено