Камиль хазрат встретился с представителями культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” Самары / Камил хәзрәт Самараның “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды вәкилләре белән очрашты

DSC_3825В 16-й день месяца раби аль ахыр (11 ноября), муфтият Татарстана посетили гости из Самары – Председатель попечительского совета культурно-исторического фонда “Булгарское наследие”, почетный член, академик Международной гуманитарной академии “Европа-Азия”, известный в России бизнесмен, предприниматель, меценат Гумар Батршин, директор фонда Гюзяль Сагадатова и архитектор Марьям Батыршина. Вместе с ними во встрече принял участие и ректор Института культуры мира (ЮНЕСКО), президент Международной гуманитарной академии “Европа-Азия”, член Комиссии РТ по делам ЮНЕСКО, академик Энгель Тагиров и руководитель медресе им. 1000-летия принятия Ислама Ильяс хазрат Зиганшин.

Гости прибыли с миссией вручить точную копию памятного знака «к 1100-летию принятия ислама», установленного в Самарской области. Фондом был построен Исторический комплекс “Булгарское население” в заповедной зоне Самарской Луки. Также на встрече Гумар Батршин подарили картину исторического комплекса и благодарственное письмо муфтию Татарстана Камилю хазрату Самигуллину.

Гости рассказали о культурно-историческом фонде «Булгарское наследие». Он создан в 2008 году. Задача фонда – воссоздать историю, популяризировать ее, разжечь интерес к событиям, которые происходили на нашей земле в древние времена. Фонд занимается сбором архивных данных, организует встречи с учеными Татарстана, Москвы, Самары, Ульяновской области, Саратовской области и др. уголков страны.

Академик, доктор исторических наук, профессор Энгель Тагиров торжественно вручил муфтию Татарстана Камилю хазрату Самигуллину диплом и расшитую золотом ленту с надписью “Академик Международной гуманитарной академии “Европа – Азия”. Он отметил, что статус академика присуждается известным в мировом, российском и национальном масштабе: политикам, главам государств, деятелям науки, образования, культуры и искусства, руководителям научно-образовательных центров (университетов), международных, общественных миротворческих, гуманитарных, женских, молодежных и профсоюзных организаций, внесших весомый вклад в развитие экономики, науки, образования, культуры, искусства, спорта, а также в утверждение в социальную практику идей и ценностей демократии, прогресса, культуры мира, толерантности, межконфессионального согласия и диалога цивилизаций.

dumrt.ru

***

Рабигыль ахыр аеның 16нчы көнендә (11нче ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Самарадан килгән кунаклар – “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының Попечительләр Советы рәисе, мактаулы әгъза, Россиядә танылган эшкуар, меценат Гомәр Батршин, фонд директоры Гүзәл Сәгадәтова һәм архитектор Мәрьям Батыршина булды. Алар белән очрашуда дөнья мәдәнияте Институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе әгъзасы, академик Энгель Таһиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты.

Кунаклар Самара өлкәсендә урнаштырылган “ислам кабул итүнең 1100 еллыгына” истәлек билгесенең төгәл күчермәсен тапшыру өчен килде. Фонд тарафыннан Самара Лука тыюлык зонасында “Болгар халкы” тарихи комплексы төзелгән. Очрашуда Гомәр Батршин шулай ук тарихи комплекс картинасын һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хатын бүләк итте.

Кунаклар мөфтигә “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды турында сөйләделәр. Ул 2008 елда төзелгән. Фондның бурычы – тарихны барлау, популярлаштыру, борынгы заманнарда җирлектә булган вакыйгаларга карата кызыксыну уяту. Фонд архив мәгълүматларын җыю белән шөгыльләнә, Татарстан, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм Саратов өлкәләре һәм илнең башка галимнәре белән очрашулар оештыра.

Академик, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга диплом һәм “Европа – Азия “Халыкара гуманитар академиясе академигы” дип язылган алтын тасма бүләк итте. Энгель Таһиров билгеләп үткәнчә, академик статусы сәясәтчеләргә, дәүләт башлыкларына, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фәнни-мәгариф үзәкләре (университетлар), халыкара, иҗтимагый тынычлык урнаштыру, гуманитар, хатын-кызлар, яшьләр һәм һөнәр берлекләре оешмалары җитәкчеләренә, икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, спортка зур өлеш кертүчеләргә, шулай ук демократия, алгарыш, дөнья мәдәнияте идеяләре һәм кыйммәтләре, толерантлык, динара татулык һәм цивилизацияләр диалогын социаль практикада кулланучыларга бирелә.

DSC_3778DSC_3782 DSC_3787 DSC_3804_1 DSC_3815_1 DSC_3824 DSC_3825 DSC_3857

dumrt.ru

Просмотров: 550

Комментирование запрещено