Мәчетебез яктырып китте

ИксановыИзгелек кыл да, суга сал, диләр халыкта. Ринат һәм Рания Иксановлар (фотода) да кеше сү­зеннән түгел, ә чын күңелдән, ихластан игелек кылучылар. Үзләре Похвистнево шәһәрендә яшәсәләр дә, туган авыллары Яңа Мансурда узган бөтен чараларны оештыруда актив катнашалар.

Күптән түгел генә алар мәчетебез идәненә 100 квадрат метрлы келәм алып кайтып җәйделәр. Шул уңайдан бөтен авыл халкы исеменнән Иксановлар гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәчетне, авыл халкын зурлап, бу зур сәдака-бүләк өчен Аллаһы Тәгаләдән аларга исәнлек-саулык сорыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез. Шундый итагатьле, мәрхәмәтле бала­лар үстергәннәре өчен Ринат белән Раниянең әти-әниләренә дә зур рәхмәт.

Яңа Мансур авылы халкы.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 798

3 комментариев

  1. Ринат бн Раниянен, якты йөзләре, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтләре — үзе бер зур садака. Бик күп еллар дәвамында ничәмә мен, кешене азык- телек бн тәэмин итеп торалар. Һәрбер кешене елмаеп каршы алып, исәнлек-саулык теләп озатып калалар. Рәхмәт сезгә, изге җанлы булганыгыз өчен, исән- имин , балаларыгызнын, оныкларыгызнын, кадер-хөрмәтендә аллахы тэгэлэ биргән гомерегезне яшәргә язсын.

  2. Бик зур РЭХМЭТ.! Исэнлек саулык сезгэ.

  3. Бик зур рэхмэт узегезгэ! Исэн сау булыгыз! Эшегездэ унышлар!