Яшьләр Марат Әхмәтовка татарча проектлар күрсәтте: Татар телле контент булса, тел саклана

6e8c7ba3f7d266f7fb323f86d04cba98Барлыгы 13 проект тәкъдим ителде. Комиссия рәисе проектлар белән танышып чыкты һәм хуплады.

«Урам» экстрим-паркында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән оештырыла торган, татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар авторлары белән очрашу булды.

Марат Әхмәтов очрашудан канәгать калуын әйтте. «Проектларны гамәлгә куеп, үзебезнең рухи бушлыкны мөмкин кадәр күбрәк татар телле контент, татар телле проектлар белән тутырырга тырышырга тиешбез. Шулай булганда гына телебезне саклап кала алачакбыз. Киләчәктә дә сезнең белән эшләрбез дигән өмет бар. Сезнең һәр проектыгыз отышлы яки отышлыга якын – беренче коймак төерле дә булырга мөмкин. Алга китеш бергәләп уртак максатны тормышка ашырудан күренер», — диде ул яшьләр белән очрашуда.

 

«Әлеге проектлар яшьләрне татар телен өйрәнергә, үзеңнең гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белергә җәлеп итү өчен тормышка ашырыла. Татар теле – бик борынгы, бай тел. Бу – үзенең дәүләте булган халыкның теле. Яшь буын ата-бабаларының телен онытса, тарих гафу итмәс. Туган телне оныту – үзеңнең тарихыңны оныту дигән сүз», — диде Марат Әхмәтов

Барлыгы 13 проект тәкъдим ителде. Комиссия рәисе проектлар белән танышып чыгып, авторларга сораулар бирде. Ул проектларны хуплады. «Минем ихтыяҗ – әлеге проектларны тәкъдим иткән яшь төркемнәрнең фикерләве белән килешеп бетмәскә дә мөмкин. Мин уйлаганнан, көткәннән көчлерәк, нәтиҗәлерәк проектлар алар. Проектларның күбесе гамәли эшләрне зур интернет аудиториясенә таратыр өчен эшләнә», — ди ул.

«Яшьләр тәкъдим иткән идеяләр, проектлар турында сөйләшәбез. Татар теле һәм башка милләтләрнең туган телләренә карата аерым юнәлеш бар. Шуларны чынга ашыруда остазлар, экспертлар зур ярдәм күрсәтә. Кызыклы проектлар буенча без яшьләр белән мәгълүмати яктан, ресурс ярдәм ягыннан эш алып барабыз», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Очрашуда түбәндәге проектлар тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уены һәм «Акыл Фабрикасы» белем бирү интенсивы. Проект авторы Ләйсән Фәхриева әйтүенчә, уенда 170 катнашучы булган (20 төркем, кураторлар – мәктәп җитәкчеләре, оештыру комитеты, волонтерлар). Проектның максаты: яшь буында татар телен өйрәнү теләген көчәйтү, татар теленең куллану даирәсен арттыру. Грант күләме: 289 000 сум

UT FEST — Чаллыда яңа татар мәдәниятенә багышланган беренче шәһәркүләм фестиваль. Проект кысаларында татар альтернатив музыкасы концерты, заманча татар рәссамнары лабораториясе, урам экскурсияләре оештырылган. Проект авторы – Гүзәл Әхмәтгәрәй. Чарада 5 меңнән артык кеше катнашкан. Проектның максаты: Чаллы халкы арасында татар телен һәм яңа татар мәдәниятен популярлаштыру, шәһәрнең иҗади яшьләрен милли продукт булдыруга һәм үстерүгә этәрү. Грант күләме: 695 000 сум.

«Иске Казан» республика фестивале («Иске Казан» җыены) - гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теле һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә, яшьләрне табигатькә, тарих һәм мәдәнияткә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга һәм үзара аңлашуга карата хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән. Проект авторы – Яруллин Алмаз. Максат: 350дән артык сәләтле балалар һәм яшьләрне фестивальнең мәдәни һәм уку-укыту чараларына җәлеп итү ярдәмендә билгеләнгән сорауларны чишү. Грант күләме: 586 000 сум

«Мин булдырам!» сәләтлеләр тамашасы — проектның төркеме сәләтле яшьләрне табу һәм татар телен таныту өчен «Мин булдырам!» тамашасын оештырды. Әлеге тамашада һәр кеше катнашып, сәхнәдә үз сәләтен күрсәтә. Проектның авторы – Рөстәм Хәбибуллин. Максат: сәләтле татар яшьләрен табу, сәламәт яшәү рәвешен, татар телен һәм Татарстан республикасының мәдәни хәзинәсен таныту, сәләтле татар яшьләре өчен иҗади мәйдан оештыру, милли рухны күтәрү. Грант күләме: 490 000 сум.

«Таптым» татар яшьләре өчен танышу кушымтасы – татар яшьләренә бер-берсе белән танышу мөмкинлеген бирүче мобиль кушымта. Проект авторлары – Зөһрә Вилданова, Райнур Хәсәнов. Максат: гаилә төзү, яңа дуслар табу өчен кушымта булдыру. Грант күләме: 712 000 сум.

«Шалт, Мөхәммәтҗан!» - татар юморы ярышы — «Әйдә ШаяРТ» Татар лигасы оештыручларыннан яңа проект. «Шалт, Мөхәммәтҗан!» — татарча юмор ярышы. Стендап, миниатюралар, җырлар, импровизация. Һәр чыгарылышта иң яхшы комик билгеләнә һәм ул 10 мең сум җиңә. Тапшыру кастингына теләгән һәркем килә ала. Проект авторы – Рамил Агдеев. Максат: татар телендә заманча күңел ачу видеоконтенты булдыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Грант күләме: 720 000 сум.

«Ерак йолдыз яктысы» спектакле - шагыйрь Хәсән Туфан тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль-риваять. Пьеса авторы — Елена Аржакова. Спектакльнең төп герой образы – репрессиядән һәм гаделсезлектән зыян күргән, әмма кешелеклек дәрәҗәсен һәм әхлакый биеклекне саклап калган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең җыелма портреты. Проект авторы – Таһир Исмәгыйлев. Максат: Хәсән Туфанның мәхәббәт тарихына багышланган спектакль аша әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне популярлаштыру. Грант күләме: 812 000 сум.

«Тираж» видеопроекты — Татарстан Милли китапханәсе фондында булган, танылган татар шәхесләренең яраткан китаплары турындагы видеоязмалардан гыйбарәт. Проектта медиа өлкәсендә эксперт булган танылган шәхесләр, шулай ук актерлар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Проект авторы – Ильяс Гафаров. Максат: китап укуны, татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру. Грант күләме: 370 000 сум.

«Татарча навигатор» аудиопроекты - навигаторларда татар телендә яңгыраучы язмаларны булдыруны күздә тота. Әлеге язмаларны танылган татар шәхесе — җырчы, телевидение йолдызы, сәхнә остасы яңгырата. Иң мөһиме — аны Татарстанлылар бер ишетүдә танырга тиеш. Проект авторы – Ильяс Гафаров. Грант күләме: 284 000 сум

«Яз гүзәле» конкурсы - ел саен югары уку йортлары арасында уздырыла торган матурлык һәм сәләт конкурсы. Ул яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, татар халкының мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән. Проект авторы – Гүзәл Газетдинова. Проектның максаты: яшьләргә эстетик һәм патриотик тәрбия бирү, яшьләр арасында татар халкының мәдәниятен үстерү. Грант күләме: 315 000 сум

«Татар кызы» - республикакүләм матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Проект авторы – Гүзәлия Гыйниятуллина. Максат: яшьләрнең тарихи-мәдәни мираска кызыксынуын арттыру, конкурста катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән баету, гаилә учагына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру аша туган телне, традицияләрне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү. Грант күләме: 986 000 сум.

ESHLIM.TATAR - татар телле белгечләрне эзләп табарга ярдәм итүче сервис. Белгечләр арасында тәрҗемәчеләрне, сммчыларны, программистларны, артистларны, алып баручыларны, укытучыларны һәм башка белгечләрне табарга мөмкин Проект авторы – Айнур Әхмәтов. Максат: дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан татарча хезмәт күрсәтә алган кешеләргә акча эшләү мөмкинлеге бирү, аларга эш табуны җиңеләйтү; эш бирүчегә татарлар арасыннан белгеч табарга ярдәм итү. Грант күләме: 165 000 сум.

Татарстан халыкларының милли телләрен фәнни популярлаштыру. Проект авторы – Алексей Арзамазов. Максат: дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасы халыкларының милли телләре буенча үзөйрәткечләрне яңа форматта язу һәм бастыру; Татарстан Республикасы халыклары милли телләренең уникаль полилингваль сүзлекләрен булдыру. Грант күләме: 1 500 000 сум.

  • Быел 15 апрельдә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгында, проект авторлары һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән киңәшмә узган иде. Әлеге очрашу нәтиҗәсендә 13 проект үз эшен башлап җибәрде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 459

Комментирование запрещено