Увидела свет книга на русском языке об Альфии Авзаловой / Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде

7a10cd89e9839d966c93154728761703Книга о жизни и творчестве легендарной татарской певицы Альфии Авзаловой увидела свет на русском языке. 18 октября она будет презентована читателю в Национальной библиотеке РТ.

«В книге три главы. Первая — это перевод мемуаров, написанных мамой еще при ее жизни. Во второй части — воспоминания коллег. Третью часть составили тексты и ноты ста песен из маминого репертуара. К книге прилагается аудиодиск с этими песнями», — рассказала о новом издании дочь певицы, президент Фонда Альфии Авзаловой Зульфия Нигметзянова.

Она напомнила, что изначально книга была издана на татарском и английском языках. «Мы выпустили ее на английском, потому что много ездим по миру, и люди спрашивали. Татары в других странах стараются обучать своих детей родному языку, но сложно добиться такого уровня, чтобы они могли читать на татарском. Поэтому о татарских личностях хотят узнавать хотя бы на английском языке», — пояснила она.

Кроме того, отдельной книгой изданы тексты и ноты самых популярных песен в исполнении Альфии Авзаловой. Сборник предлагается в качестве пособия для учащихся и преподавателей музыкальных учебных заведений, а также для исполнителей.

«Без поддержки Президента Татарстана Рустама Минниханова ничего бы не получилось. Нам очень помогли и Фонд поддержки развития культуры при Президенте РТ, и Министерство культуры республики, и мэрия Казани, а также Театр песни Салавата Фатхутдинова», — поблагодарила Зульфия Нигметзянова.

Исполнительный директор Фонда поддержки развития культуры при Президенте РТ Нурия Хашимова анонсировала мероприятия к предстоящему юбилею певицы.

«Наш фонд активно занимается увековечением имен наших выдающихся деятелей культуры. Тесно сотрудничаем с Фондом Альфии Авзаловой. В следующем году мы отмечаем 90-летие нашей любимой певицы. Ожидаются крупные мероприятия к этой дате. Одно из них — научно-практическая конференция», — рассказала Нурия Хашимова.

Участники пресс-конференции также рассказали о планах в будущем снять фильм об Альфие Авзаловой и издать фотоальбом с использованием личного архива певицы.

tatar-inform.ru

***

Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде. 18 ноябрьдә әлеге китап Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

«Китап өч бүлектән тора. Без әни үзе язган «Үзем турында» әсәрен тәрҗемә иттек. Икенче бүлектә коллегаларының истәлекләре. Өченче бүлектә – ул җырлаган 100 җыр текст һәм ноталары белән бирелә. Китапка җырлар яздырылган аудиодиск та беркетелгән», – дип таныштырып үтте Әлфия Авзалова фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова.

«Башта китапның татарчасы басылып чыкты. Соңрак без аны инглиз телендә чыгардык, чөнки дөнья буйлап күп йөргәч, бик сорыйлар иде. Читтәге татарлар балаларын татарча өйрәтергә тырышалар, ләкин алар аны укырлык дәрәҗәдә белми. Шуңа да татар шәхесләрен инглизчә укып булса да өйрәнәселәре килә», – диде ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова тагын бер җыентык – Әлфия Авзалова репертуарындагы иң популяр җырлар кергән китап белән дә таныштырды. Әлеге китап Музыка уку йортлары һәм җырчылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә.

«Татарстан Президенты ярдәме булмаса бу китапларның берсе дә булмас иде. Безгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды да, Мәдәният министрлыгы да, Казан мэриясе дә, Салават Фәтхетдиновның җыр театры да бик булышты», – дип булышучыларга рәхмәтләрен әйтте ул.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды шәхесләребез исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкара. Әлфия Авзалова фонды белән безнең фонд тыгыз элемтәдә яши. Киләсе елга яраткан җырчыбызның 90 еллык юбилее. Бу юбилей уңаеннан бик күп чаралар булачак. Шуларның берсе – фәнни-гамәли конференция», – дип таныштырып узды фондның башкарма директоры Нурия Хашимова.

Алга таба Әлфия Авзалова турында нәфис фильм төшерү, җырчының шәхси архивын кулланып фотоальбом ясау хыяллары да бар.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 672

Один комментарий

  1. Афәрин! Минем дә Әлфия апаның язма иҗаты турында язып үтәсем килә.1995 нче елда Татарстан китап нәшриятында Әлфия Авзалованың ,, Үзем турында,, дип исемләнгән, җырчының иҗаты, тормышы турында китабы басылып чыкты. Казанда Әлфия апаның җыр сәнгатен сөючеләр өчен бу китапны тәкъдим итү чарасы да оештырылды. Ә 1995 нче елның 12 ноябрендә өлкәбез татарлары мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы Самара шәһәренең ,, Звезда,, Мәдәният Сараенда күрү бәхетенә ирештеләр. Биредә сөекле җырчыбызның шушы иҗат җимешен авторның автографы белән сатып алу мөмкинчелеге дә булды.