«Татарлар турында татарлар сөйләсен»

Мама и дочкаЛинара НИКОЛАШКИНА — татар җирлегеннән гаять еракта, Таҗикстанның Пролетарск шәһәрендә туып-үскән милләттәшебез. Бүгенге көндә ул төзелеш оешмасы инжене­ры булып эшли. Моннан тыш, Линара Әнвәр кызы күпкырлы җәмәгать эшләрен дә алып барырга җитешә.  Ул – Санкт-Петербургтагы Piter.tatar порталының яңалыклар редак­торы һәм фотожурналисты да.

 

- Линара ханым, сез нинди белем алган идегез?

- Һөнәрем матбугат эше, журналистика белән бәйләнеп китәр дип һич тә уйламаган идем. Башта нәшрият-по­ли­графия технику­мында «маркетинг» белгечлегенә укыдым. Техникумны уңышлы тә­мамлагач, Самара дәүләт икъ­тисад университетында белем ал­дым. Самарада автор би­зәнгечләрен күпләп сатучы бер фирмада эшләдем. Төрле ювелир бизәнү әйберләре белән кызыксынып китүем дә — шул вакытлардан…

- Сез — Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе та­тарла­ры оешмаларының иң актив әгъзаларының берсе. Мондый җәмәгать эшләренә алынуыгызга күптәнме?

- Кызым тугач, башта фотосәнгать кануннарына тө­шенергә булдым. 2009 ел иде бу. Курслар тәмамлап, видеопроектлар иҗат итәргә алындым. 2011 елда Самара өлкәсе Нефтегорск районындыгы «Дуслык» татар милли үзәгенең вокаль ансамбленә кушылдым, һәм без Самарада узучы Сабантуйларда, төрле фестивальләрдә актив катнаштык. Шул чакта ук ансамб­лебезне дә, башка артистларны да фотоларга төшереп, аларны социаль челтәргә куеп, махсус архив туплап бара башладым. Иҗат кешеләрен фотосурәткә төшерү минем өчен зур куаныч иде. Уңышлы фотоларым белән «Самар татарлары» сайты һәм «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре дә кызыксынып китте: алар белән хезмәттәшлек итә башладым. Мине штаттан тыш коррес­пондент һәм үзәгебезнең социаль челтәрдәге администраторы дип йөрттеләр. Җәмәгать эшләрендә катнашуымның нәтиҗәсе булды: «Нефтяник» мәдәният йорты методика бүлеге мөдире булып эшли башладым, киләчәктә узачак бар мәдәни чараларны татарларга җиткереп бардым.

2018 елны гаиләбез белән Ленинград өлкәсенең Мури­но шәһәренә күчендек. Ә мин ба­рыбер шушы юлымда калдым: татарлар арасындагы җәмәгать эшләреннән һич кенә дә чит­ләшмәдем! Бүгенге көндә Татар­стан Республикасы­ның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даи­ми вә­киллеге үткәргән бар­лык мә­дәни чара­ларда, бәй­рәм­нәрдә бик теләп катнашам. Әле­ге вәкиллекне нәкъ менә Ренат Вәлиуллин җитәклә­ве бе­лән без бик канәгать, чөнки ул — чын милләтпәрвәр, барыбыз өчен үрнәк шәхес. Мәдәнияте­без, туган телебез белән бәйле би­хисап чаралар үткәрәбез. Быел Санкт-Петербургта татар үзәге ачылгач, шатлыктан башыбыз күккә тиде!

- Иҗтимагый эшләр белән актив шөгыльләнүче кеше иң әүвәл нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иҗтимагый эшләрне генә түгел, теләсә нинди эшне яратып һәм мавыгып башкарырга кирәк, дип саныйм.

Равил Закиров җитәкләгән Piter.tatar порталы Санкт-Пе­тербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыятьләрен бердәм платформага берләштерү максатын куйган фикердәшләр командасы булып санала. Әлеге портал безнең реги­он татарларының эшчәнлеген яктырта, яңалыкларны, татар чараларының афишаларын даи­ми рәвештә урнаштыра. Анда шулай ук шәһәрнең һәм башка төбәкләрнең татар жур­налистла­ры язмалары да басыла. Без атна саен Zoom аша киңәшмәләр үт­кәрәбез, киләчәккә планнар корабыз һәм узган чаралар буенча фикер алышабыз.

Мондый төр эшчәнлеккә алы­нучы холкында кызыксыну сый­фаты да булырга тиеш. Мәсәлән, мин быел февральдә Мәскәүдә узган II «Үзенчәлекле Россия» сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумына махсус барып, анда Татарстан мәдәниятен тәкъдим иткән бар осталар белән дә кы­зыклы видеоәңгәмәләр үткәрдем.

Безне менә инде ике ел рәт­тән «Музейда төн» чарасы кы­саларында Санкт-Пе­тербургтагы Россия этнография музеена да чакыралар. Тамашачылар өчен татар киемендәге «җанлы экс­понат» та булып басып тордым. «Файда» ансамбле белән җырла­дык та, биедек тә, тамашачылары­быз белән фотоларга да төштек. Россия этнография музеендагы махсус саклагычларга кереп, гаять борынгы татар ювелир би­зәнү әйберләрен фотосурәтләргә төшереп, сәхифәбезгә урнаш­тыр­дым.

- Линара ханым, сез вокалист та бит әле. Сәхнәдә беренче тапкыр кайчан чыгыш ясады­гыз? Кайсы татар җы­рын иң яраткан җырыгыз дип саный­сыз?

- «Бас, кызым, әпипә» җыры иде ул! Аны әбием Сөембикә еш җырлый иде. Бабам Хәби­булла Шәйдуллин Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында мәш­һүр гармунчы иде. Әнием ягы нәсел тамырларым — шул яклардан. 1921 — 1922 елларда Идел буенда коточкыч ачлык башлангач, аларга Урта Азиягә күченеп китәргә туры килгән. Әти-әнием шул җирләрдә туган. Мин дә. Тик 1990 еллар ба­шында, Таҗикстанда гражданнар сугышы башлангач, гаиләбез Урта Азияне бөтенләйгә үк ташлап кайтып китте. Шулай итеп, Сама­ра өлкәсенең Нефтегорск кала­сында качаклар булып теркәлдек. Безгә барысын да яңабаштан башларга туры килде. Әбием Сөембикә абыстай иде, догалар укыды, шәһәрдә аны бик хөрмәт иттеләр. Һәм Нефтегорскидагы «Дуслык» ансамбле дә гаилә ансамбле кебек иде. Чөнки әлеге ансамбльгә минем үземнән кала, әнием Нурия Шәйдуллина, кы­зым Ксения, Нурхәтим абыемның хәләл җефете Галимә апа да йөрде, ә аның кыз туганы Зөлфия Исәнчурина шушы ансамбльне җитәкләде. Зөлфия ханым мине дә җырларга чакырды, шулай итеп беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый башладым. Миңа «Күбәләк», «Ай, былбылым», «Җомга» һәм башка җырлар бик тә ошый!

Питерда да Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты ка­рамагын­дагы «Файда» эстрада-фольклор ансамбленә кушылып, Санкт-Пе­тербург һәм Ле­нинград өлкәсе сәхнә­ләрендә, Сабантуйларда, этник фестивальләрдә, Санкт-Пе­тербургта узган татар мә­дәнияте көннәрендә, төрле концертларда катнаштым инде. Хәзерге көндә әлеге коллективны Венера Думцева җитәкли. Солист буларак та җырлыйм, билгеле. Халык алдын­да чыгыш ясавы бик күңелле!

- Ә менә сәнгати фо­то­су­рәтләр төшерү буенча нинди уңышларыгыз бар?

- Сәнгати фотога төшерү белән күптән шөгыльләнәм. 2009 елны «Хатын-кыз эшмәкәр­легендәге иң яхшы проект» номинациясендә җиңеп, грантка лаек булган идем, әлеге җиңү фотоларым санын тагын да арт­тырды.

2015 елны Татарстанның «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында фотоәсәрем I дәрәҗә лауреат дип табылды. 2019 елны «Сабантуй буяулары» сериясе, «Европага тәрәзә» фотоэшем белән шушы бәйгене оештыручылар тара­фыннан махсус приз­лар белән бүләкләндем.

2021 елдагы уңышларым­ның берсе: «Хатын-кызларның ин­тер­­националь берлеге» пре­зиденты Әлфия Әмирова җи­тәкчелегендә уздырылып ки­лүче зур проект — «Милли кием­ле ана һәм балалар» Халыкара фотокүргәзмәсендәге җиңүебез! Милли киемнәр киеп, шушындый үзенчәлекле фото­ларга төшү өчен кызым Ксения белән Казанга махсус килдек.

- Санкт-Петербург һәм Ле­нинград өлкәсе татар яшьләре арасында үз мәдәниятебез бе­лән кызыксынучылар саны арта барамы?

- Иң кызыклысы шул: яшь­ләр­нең татар мәдәнияте белән кы­зыксына башлавы татар телен өйрәнүдән башлана. Мин моны ачык күрәм, үзем дә моннан өч ел элек бирегә күчеп килгәч, иң беренче чиратта, Каюм Насыйри исемендәге институтның һәм Татарстан Республикасының биредәге даими вәкиллеге каршындагы татар телен өйрәнү курсларына язылдым. Хәзер бу курслар яңа татар үзәге бинасын­да уза, анда халык күпләп килә. Социаль челтәрләребездә дә үз бәяләмәләрен язалар, безнең белән дә әңгәмәләр коралар. Шундый чакларда үзебезнең эшчәнлегебезнең бик мөһим һәм кирәкле икәнен тагын да яхшы­рак аңлыйм.

- Линара ханым, кызыгыз да милли җанлы булып үсә: ул да җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. Әңгәмәбез ахырын­да балаларына милли тәрбия бирүче хәзерге ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Кызым Ксения дүрт яшен­нән алып минем чыгышларымны карап куана. Ул минем бар баш­лангычларыма да шат. Хәзер инде яшүсмер, кызыксынулары да үзгәреп тора. Соңгы вакытларда безгә фотолар белән булышлык итә: «Файда» ансамбленең чы­гышларын фотоларга төшереп бара. Әйтик, Энколово авылындагы быелгы Сабантуй бәйрәме күренешләренең күбесен Ксения төшерде. Гаиләбез тату, ирем Сергей да бар кызык­сынуларым­ны аңлый, кабул итә. Гаиләмә һәм эшемә кирәк вакытны дөрес итеп бүлергә тырышам. Миннән: «Җәмәгать эшләрен башкарыр өчен кайдан илһам, көч ала­сыз?» — дип еш сорыйлар. «Татар­лар турында татарлар сөйләмәсә, тагын кем сөйләр соң?!» — дип җавап бирәм.

Киләчәктә үз кием линиям­не булдырырга, үз стилемне та­барга ниятлим. Бу миңа шушы юнәлештә үсәргә, ана телемне камилләштерергә, милли мәдә­ниятебезне тирәнрәк төшенергә көч бирә. Кызымның да минем эздән китүен телим, шуңа өмет итәм. Башкаларга киңәшләр би­рү авыр, әлбәттә. Миңа шушы гыйбарә ошый: «Балаларыгыз­ны тәрбияләмәгез, алар бары­бер сезгә охшаячаклар — үзе­гезне тәрбияләгез». Аннары… «Балаларыгызның татарча сөй­лә­шүләрен теләсәгез, алар бе­лән үзегез үк татарча сөй­лә­шегез, та­тар көйләрен тың­лагыз, үзегезне татар мәдәнияте белән чолга­гыз!» — дип өндәр идем.

 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

(“Татарлар”)

«Бердәмлек».

Просмотров: 500

Комментирование запрещено