Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелгән

bdea6d78176a5704af9cd8a3e58701b4Болгар ислам академиясен тәмамлаган 16 кеше ислам фәннәре докторы дини дәрәҗәсенә лаек булган. Бу турыда Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов бүген Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясендә әйтте. 

«Россия тарихында беренче тапкыр безнең чыгарылыш укучыларыбыз арасыннан барлыгы 16 кешегә ислам фәннәре докторы исеме бирелде. Алар арасында Россия мөселманнары лидерлары, Татарстан Республикасының Изге Коръәнне һәм абруйлы сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Салман, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бар», – диде ул.

Аның сүзләренчә, мөселманнар, башка дин вәкилләре кебек үк, бик яхшы шартларда яши. Бүген дәүләт мөселманнарга хөрмәт белән карый һәм тарихка керткән өлешебезне аңлый, диде Айнур Тимерханов.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 494

Комментирование запрещено