Рөстәм Нәбиев: «Владимир Путинның мине бүләкләү турындагы указга кул куюын белгәч борчылдым»

308471740Россия Президенты Владимир Путин Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, параспортчы Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләгән. Тиешле указ хокукый мәгълүматның интернет порталында басылган. Бу хакта rapsinews.ru хәбәр итә.

«Дуслык ордены минем өчен бик югары дәүләт бүләге һәм мин аңа лаек булуым белән горурланам. Владимир Путинның мине бүләкләү турындагы указга кул куюын белгәч, шунда ук борчыла һәм дулкынлана башладым. Әлбәттә, мин үземне илемнең патриоты дип әйтә алам һәм аны дәвам итүемә бик шат. Бер яктан, мондый бүләк – зур шатлык, әмма икенче яктан ул тагын да күбрәк җаваплылык өсти һәм мин әлеге ышанычны аклармын дип өметләнәм», – дигән Нәбиев.

Рөстәм дөнья рекордлары һәм спорт казанышлары белән танылды. 2020 елда ул Россия һәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбруска (5 642 м) кулларында гына менеп, Россиянең рекордлар китабына керде, ә 2021 елда Һималайда Манасла тавының (8 163 м) очына менеп җиткән беренче кеше булды. Хәзерге вакытта ул Пекинда узачак  XIII кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнә.

Дуслык ордены белән Россия гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуда аерым казанышлары өчен бүләкләнәләр.

vatantat.ru

Просмотров: 662

Один комментарий

  1. Афәрин, Рөстәм! Чын күңелемнән сине шундый мәртәбәле бүләккә лаек булуың, Россия Президенты тарафыннан ,,Дуслык,, ордены белән бүләкләнүең белән котлыйм! Һәрчак барыр юлларың туры, такыр, хәвеф-хәтәрсез булсын! Гаилә бәхете, исәнлек-саулык, хәерле озын гомерләр телим! Куйган барча максатларыңа иреш, алдагы үрләреңне кыю, батыр булып, яулап ал! Самара.Нурзидә апа.