Тамашачыларны рәхәтләнеп ял иттерделәр

?????Камышлы театр артистлары Яңа Ярмәк авылында Данил Сәлиховның «Коткарыгыз, каравыл» дигән спектаклен  куйды.

Камышлы театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның тарихы Гражданнар сугышы вакытында ук башланган. Ачлык-ялангачлык чорында да, сугыш вакытында да, сугыштан соңгы авыр елларда да халык театрны ташламаган. Салкын бүлмәләрдә, пыскып янган чыра белән репетицияләр ясап, халык еларлык итеп спектакльләр куйганнар. Театр бит яктылыкка, нурга илтә. Шуңа чын күңелдән ошанганнар.

Әлегесе көндә дә театр артистлары халыкның күңелен күреп, үзләре дә ләззәт алып, катнашып бергә-бергә яшиләр.

Соңгы 22 елда Камышлы театрын Гүзәлия Шакирова җитәкли. Репетицияләр үткәрү, рольләргә туры китереп артистлар сайлау – болар барысы да режиссерның тырышлыклары.

Безнең авылга да Камышлы театр артистлары әллә ничә мәртәбә спектакль белән килделәр. Күптән түгел килеп, «Коткарыгыз, каравыл» дигән спектакльне куеп, тамашачыларны чын күңелдән көлдереп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Авыл халкы бердәм булып, клубны тутырып, спектакльне рәхәтләнеп карадылар.

Халык рәхәтләнеп ял итте, туйганчы көлде, рәхмәтләр әйтеп таралды. Артистлар рольләрен бик оста уйнадылар, бик тә ошады.

Барлык артистларга гаилә бәхете, исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

????? ????? ????? ?????

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 539

Комментирование запрещено