Татар конгрессында Төркиянең KAGEM үзәге вәкилләре белән очрашу узды

хәбәр региооннарга 2.12022 елның 14-15 ноябрь көннәрендә Казанга Төркиянең KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге вәкилләре эшлекле сәфәр белән килде. Әлеге милләтара багланыш Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты эшчәнлеге кысаларында оештырылды.

15 ноябрь үзәкнең директоры Фатма Харал Эфе җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коминеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар.

Данис Шакиров килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул оешманың эшчәнлеге, Россия Федерациясенең регионнары белән берлектә уздырыла торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде. Кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фатма Харал Эфе әйтүенчә, KAGEM үзәге үзенең эшчәнлеген Төркиянең 81 шәһәрендә һәм башка илләрдә дә алып бара. Аның төп максаты – традицион гаилә мөнәсәбәтләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.

Килгән кунаклар алдында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул “Ак калфак” оешмасының йолаларны, гореф-гадәтләрне кайтару өлкәсендә, дини өлкәдә, ятим әниләргә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде. Шулай ук ул “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге Төркиянең  Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге эшчәнлеге белән тәңгәл булуын да искәртеп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге

Просмотров: 473

Комментирование запрещено