Россия Украинада махсус операция башлаганнан бирле таныш-белешләребез арасыннан сугышка алынучылар шактый.
Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәхәлләсе мөселманнарын да сугыш җиле урап үтмәде. Октябрьдә Ринат Гыйззәтуллин һәм Руслан Насыйров исемле егетләр мобилизациягә эләктеләр.
- Бу хәбәрне ишетү белән мәчеткә җыелып, дин кардәшләребезгә ярдәм итү юлын эзли башладык, — дип сөйли имам Рәсих хәзрәт Вакказов. — Акча җыеп, аларның гаиләләренә ярдәм итү тәкъдимнәре булды. Шулай да, нәтиҗәдә, каска, бронежилет кебек саклау чаралары һәм сугыш кырында кирәк булачак кирәк-яраклар сатып алырга карар кылдык. Әмма, саклау чаралары сатыла торган кибетләрне табуы кыен икән. Шулай итеп, кайсысын Самарадан, кайсысын Санкт Петербургта табып, ике милләттәшебезгә 264000 сумлык сугыш кирәк-яраклары сатып алынды.
Моның өчен барлыгы 3 көн вакытыбыз бар иде. Максатка ирешү өчен эшне тиз тотарга туры килде. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барысын да тиешле вакытка әзерли алдык.
Акциядә җитмешләп кеше катнашты. Җыелган кирәк-яракларны Ринат белән Русланга тапшырырга көрәшче Рәмис Терегулов ярдәм итте. Моның өчен мәхәллә халкы һәм сугышка киткән егетләребез исеменнән аңа чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, — ди хәзрәт.
Шушы көннәрдә “Болгар мирасы” мәчете инициативасы белән мәхәллә халкы махсус операциядә катнашучыларга халәл ашамлыклар да җыеп җибәргәннәр.
- Консервланган ит, коры паек һәм башка ашамлыклар арасында бер фләк бал да бар, — дип ассызыклый Рәсих Вакказов. Бу ярдәмне сугышчыларга тапшырырга Самара хәрбиләре ярдәм иткән.
Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте дә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән акча җыю буенча хәйрия акциясе игълан итте. Шул акчага хәрбиләр өчен җылы киемнәр һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алу планлаштырыла. Акция дәвам итә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълуматны www.islamsamara.ru сайтында карап белә аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 604