“Туган як”ның рухи моңы

тАЛИП ХАЗРАТ

Талип Яруллин Солтан Садыйковка бүләк тапшыра

Ноябрьнең алтысында Камышлы авылының «Туган як» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Идел буе Болгар­станында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлан­ган конурс оештырылды.

Оешма җитәкчесе Раилә Сафина сүзләренчә, конкурс балалар күңеленә ислам ди­не нигезләрен сеңдерү, дингә карата кызыксыну уяту мак­сатыннан оештырылган һәм “Рухи моң”дип аталган бер исем астында берләштерелгән.

6 ноябрьдә Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният йор­тын­да 5 — 14 яшьлек балалар өчен азан әйтү һәм Коръән сүрәләре уку буенча бәйге узды. Самара­дан, Камышлы, Иске һәм Яңа Ярмәк, Яңа Усман авылларын­нан алтмышлап бала катнашты. Конкурсантларның чыгышла­рын жюри әгъзалары — Самара­ның Зубчаниновка бистәсен­дәге “Болгар мирасы” мәчете имамнары Расих Вакказов, Ил­шат Җәләлетдинов һәм Раилә Сафина бәяләделәр. Алар гарәп сүзләренең дөрес әйтелешенә, мәкам белән укый белүгә, моңлы булуга игъ­тибар итеп, җиңүчеләрне бил­геләделәр.

- Катнашырга теләүчеләр бу кадәр күп булыр дип уйламаган идек. Башта конкурсантларның яшен 5 — 14 дип куйган булсак та, 3 — 4 яшьлек бәләкәчләр дә белгән догаларын укып күрсәтү теләге белдерделәр. Андыйларның шактый күп бу­луын күреп, әлбәттә, куандык. Тик, кызганычка, барысын да тыңларга мөмкин булмады. Шулай да иң кечкенәләрен аерым билгеләп үтүне кирәк дип санадык. Гомумән, җиңүчеләр­не сайлап алуы авыр булды. Чөнки балалар барысы да бик әйбәт әзерләнгәннәр иде, — дип сөйли Раилә Сафина.

10 ноябрьдә Камышлы мәк­тәбендәүткәрелгән дини ши­гырьләр уку бәйгесендә 7 — 18 яшь­ләрдәге 32 бала катнашкан. Шу­лай ук 13 яшькәчә балалар өчен Ислам дине темасына рә­сем ясау конкурсы игълан ител­гән һәм рәсемнәр район Мә­дәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәгә ку­елган.

- Әлеге конкурслар район администрациясе, мәктәпләр, китапханәр хезмәткәрләренең, ата-аналар, әби-бабайларның тырышлыгыннан, ихлас күңел­дән ярдәм иткән иганәчеләр­нең ярдәменнән башка мөм­кин булмас иде. Призлар фонды гына да 120 меңнән артып китте. Ә шигырьләр һәм рәсемнәр конкурслары җи­ңүчеләрен бүләкләүне ад­ми­нистрация үз өстенә алды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган масштаблы чараны гамәлгә ашы­руда катнашкан һәрбер кешегә Аллаһының чиксез рәх­мәтләре булсын иде, — ди Раилә Сафина.

12 ноябрьдә Әнвәр Да­вы­дов исемендәге Мәдә­ният йор­тында “Рухи моң” бәй­гесен­дә җиңүчеләрне бү­ләк­ләү тантанасы үтте. Ул Та­тар­станның моңлы җыр­чысы, мө­нәҗәтчесе һәм нәшидчесе Динар Шәймарданов башка­руын­дагы “Хуш килдегез, мәр­хәбә” халык җыры белән баш­ланып китте, аның артыннан сәх­нәгә Төбәк Диния нәзарәте рәи­се Талип хәзрәт Яруллин  чыкты.

- 1100 ел элек Идел буенда рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән һәм ничәмә буыннар аша үтеп, безгә дә килеп ирешкән. Балаларыбыз­ны динле итеп тәрбияләсәк, киләчәгебез дә булыр. Динле кешенең тормышы җитешле, гаиләсендә тәртип, ата-анасы игътибар үзәгендә. Аллаһы Тә­галә динне тоткан кешеләрдән разый була һәм динле бала­лар тәрбияләгән әти-әниләргә әҗере язылып бара. Ата-анасы динле булган гаиләдә балалар да тәртипле булып үсәләр. Шулай булгач, тәрбия эшен үзебездән башлыйк, динебезне саклап, киләчәк буыннарыбызга да тапшырыйк, — дип бүләкләү чарасын башлап җибәрде.

Азан әйтүче малайлар ара­сыннан беренче өч урын Солтан Садыйковка (Самара), Әнвәр Ганиевка (Иске Ярмәк) һәм Әмир Шәйхуллинга (Самара) бирелде. Солтан Садыйков сәх­нәдәге велосипедларның бер­сен алып төшү бәхетенә иреште. Икенче урынны алган Әнвәр Ганиевка намазлык, телефон өчен гарнитура һәм флешкалар, өченче урын алган Әмир Шәйхуллинга блютус-колонкалар тапшырылды. Коръ­­ән сүрәләре укыган кыз­ларга — Камышлыдан Ясминә Минһаҗевага һәм Ясминә Инсаповага, Яңа Ярмәкле Мәдинә Азизовага һәм ма­лайларга — яңаусманлы Мурад Кәлимуллинга, искеярмәкле Ти­мур Тухватшинга, камыш­лылы Кәрим Махметовка да шундый ук зур бүләкләр тапшырылды. 4 яшьлек кечкенә балалар — казанлы Сафия Минһаҗева һәм ка­мышлылы Илмир Ин­сапов та бүләксез калмадылар. 

Әлеге бәйгене зурлап, Та­тар­станнан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урын­басары Илгиз Халиков та кил­гән иде. Ул тулы залга мөрәҗә­гать итеп, Васил Шәйхразиев­тан, Данис Шакировтан, дө­нья татарларыннан кайнар сәламнәрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы  исеменнән Рамазанов Әнвәр Фәйзулла улына, Кәлимуллин Ягъфәр Ринат улына Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Мин Самарада еш булам, Иске Ярмәк, Камышлы белән яхшы таныш. Мин биредә үзем өчен “Ак каен” ансамблен, аның  “Ярмәк вагы”н ачтым, кайда гына булсам да, төбәгегезнең шушы брендын башкаларга да күрсәтергә тырышам. Мин Камышлы төбәге турында университетта укыган якташ­ларыгыздан да ишетеп белә идем. Шуларның берсе – Камышлы егете Солтан Сафин иде, дип сөйләде.

БТК вәкиле, Солтанның әнисен — Камышлы авылының “Туган як” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Сафинаны сәхнәгә чакырып, әлеге чараны оештырганы өчен рәхмәтләрен әйтте. “Солтан әле Казанда укыган вакытта ук татар конгрессы уздырган чараларда актив катнаша иде. Аннары ул Казанада “Түбәтәй” тиз ашау кафелары челтәрен оештырып җибәрде. Хәзер инде аны бөтен дөнья белә. Бүгенге матур чараны оештыруда да аның өлеше зур икәнен аңлыйм. Раилә ханым, тәрбияле улыгыз белән горурланырга хакыгыз бар. Сезгә киләчәктә озын гомер телибез, улыгыз Сезне яңадан-яңа уңышлары белән куандырып торсын”, — дип, бүләк тапшырды, әлеге чараның дәвамлы булуын теләде, һәм Бөтендөнья татар конгрессы аны ярдәменнән калдырмас, дип белдерде.

ш

 Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков,  Камышлы авылының “Туган як” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Сафина

Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә Иске Ярмәк балаларын дингә тарту буенча актив эшчәнлек алып бара:

- Бу чараның башлангычы февраль-март айларында бул­ган иде. Моның өчен районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхвәтшинага рәх­мәтләремне җиткерәсем килә, чөнки әлеге чараны үткәрү идеясен ул тәкъдим иткән иде. Бүген без шушы матур ча­рада, догалар өйрәнеп килгән балалар өчен куанып утырабыз. Ике канатыбызны – милләтебезне һәм динебезне бертигез күреп яшәсеннәр иде. Шул вакытта гына киләчәгебез өметле булачак.

Аллага шөкер, районыбыз белән горурланырлыгыбыз бар. 19 гасырда ук Сок буендагы татар авылларында бер проект буенча төзелгән мәчетләр кал­кып чыккан – Татар Бай­туганы, Бакай, Иске һәм Яңа Ус­ман, Камышлы, Иске һәм Яңа Ярмәк мәчетләрендә Коръән-хафизларыбыз, шагыйрь­лә­ребез булган. Инде шушы са­бый­ларыбыз арасыннан да го­рурланырлык шәхесләр үсеп чык­сыннар иде, дип өмет­ләнә­без.

“Рухи моң” конкурсында катнашкан балаларга Дип­ломнар тапшыру хокукы “Бол­гар” мәчете имамы, “Рухи моң” конкурсының жюри әгъ­засы, мактаулы кунагыбыз Илшат хәзрәт Җәләлетдиновка һәм Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәткәримгә бирелде.

Мухамматкарим

Габдулла Мөхәммәткәрим Азалия Нуретдиновага бүләк тапшыра

Малайлар — Тимур Хәй­рет­динов, Акбар Огурзаков, Ил­дар Гыйлаҗев, Ислам Сад­ретдинов, Сираҗетдин Са­ра­җиев, Айнур Хәлиуллин, Олуг­бек Пулатханов, Сәлим Са­дыйков, Артур Варнаев, Әмир Шәймарданов, Мөхәм­мә­тали Абдулҗаббаров, Ри­фат Гафиятуллин, Шамил Зин­нәтов, Кәрим Садретдинов, Кә­рим Җәләлетдинов, Аброр Ази­зов, Әкрәм Амурзаков, Ус­ман Хәбибуллин, Рәшит Сөн­гатуллин, кызлар — Са­фия Сөнгатуллина, Әминә Каю­мова, Лилия Усманкина, Алия Сөнгатуллина, Радмила Шәй­хетдинова, Раяна Кә­ри­мова, Милана Инсапова, Са­мира Нуртдинова, Ләйсәнә Шәймарданова, Мәрьям Шә­ри­фуллина, Ралина Гафи­ятул­лина, Аделина Кашапова, Азалия Нуртдинова, Ясминә Гыйльманова, Шәмзада Умыр­заева, Милана Ситдыйкова, Эльнара Ганеева, Сабина Мугалимова, Гузәл Пу­лат­ханова, Гөлназ Яруллина, Эльвира Төхвәтшина, Роза­лина Кәримова, Альбина Бәд­ретдинова, Вале­рия Горбунова, Алинә Бадрет­динова, Азизахон Карагандиева, Мәрьям Хә­бибуллина һәм Айназ Әхмә­дуллина дипломнар белән бү­ләкләнделәр.

Самарадан килгән мөхтәрәм кунаклар – “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы директоры Винер Нурмөхәмитов Ка­мышлы районының мөхтәрәм гражданины исемен йөрткән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәм­гыяте президенты Фәх­рет­дин Канюкаевның кот­лаула­рын җиткерде: “Без динебезгә хөрмәт белән карарга һәм Аллаһы Тәгалә биргән динебез өчен рәхмәтле булырга тиеш­без. Төрле яшьтәге балаларның шулай яхшы итеп әзерләнеп килүе, ата-аналарның, имам­нарның аларны бу чарага әйбәтләп әзерләве соклану ту­дыра”, — диде.  

Альбина Шамсутдинова

Винер Нурмөхәмитов һәм Альбина Шәмсетдинова

“Бердәмлек” газетасында хәзер инде әдәби редактор булып эшли башлаган Эльмира Варфоломеева исә өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә татар ав­тономиясе, “Бердәмлек” га­зетасы исеменнән шушы зур бәйрәм белән котлап, бер төркем имамнарга Рәхмәт хат­лары тапшырды. Кызганычка шуларның берсе – Әхтәм хәзрәт Гусамов кына чарага килә алган иде. Ул Рәхмәт хатын зур дәрәҗә дип кабул итте, һәм залда утыручыларга мөрәҗәгать  итеп:

- Дин кардәшләрем! Әгәр Советлар чорында шушы сәх­нәләргә балалар чыгып азан әйтерләр, сүрәләр укырлар дип әйткән булсалар, берсе дә ышанмас иде. Балалар дога  укый башлаганда, күзләремә яшь­ләр килә. Көннәребез якты бул­сын, сабыйларыбыз уңыш­ларга ирешеп, киләчәктә дине­безне, илебезне саклау­чы­лардан булсалар иде, — диде.

Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә дин дәрес­ләре укытучысы Альбина Шәм­сет­динова, 32 мәхәллә имамы-хатыйбы Инсаф Садретдинов, Иске Ярмәк мәчетендә хатын-кызларга дин дәресләре укы­тучы Зөһрә Кәримова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Ислам дине нурларына төренеп узган матур кичә Ка­мышлы авылы мөнә­җәт­челәре Халидә Гыйла­җева һәм Гөлчи­рә Яруллина, Казан артисты Динар Шәймар­да­новларның нә­шидлары, мө­нәҗәтләре, җыр­лары белән тәмамланды.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 624

Комментирование запрещено