Укучыларына, хезмәтенә карата күңеле мәхәббәт белән тулы

IMG_20200808_205615Сез укытучы хатын-кызны ничек күз алдына китерәсез икән? Мәсәлән, минем өчен ул чиста-пөхтә, тыйнак итеп киенгән, чәчләрен матур итеп җыйган, нурлы йөзле, елмаючан һәм шул ук вакытта җитди карашлы, таләпчән дә булырга тиеш.

Самарның “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Әгъзам кызы Румия Исмәгыйлева — нәкъ менә минем шушы таләпләргә туры килә торган мөгаллимә!

Ул һәрвакыт матур, зәвыклы киенгән, биек үкчәле туфлидан булыр. Аның ягымлы йөзеннән нур сирпелеп тора, елмаюы җанны эретеп җибәрә, һәм шул ук вакытта аңардан укытучыларга хас булган гадел таләпчәнлекне, эшлекле җитдилекне сизәсең.

“Бик тырышып, җанын-тәнен биреп эшли Румия ханым, бик ярдәмчел кеше, башка укытучыларга гел булыша, балалар да үзен яраталар”, — диделәр миңа милләттәшебезнең хезмәттәшләре.

Румия апа белән аралашкач, бу сүзләрнең хак булуына тамчы да шигем калмады. Мәктәптәге хезмәте, укучылары турында сәгатьләп сөйли ала ул. Ә шул вакытта аның янган күзләрен күрсәгез икән!

Эшен шулкадәр яратып башкаргач, димәк, балачактан укытучы булырга хыяллангандыр, дип уйларсыз, бәлки, Румия ханым турында. Ә менә бер дә алай түгел шул! Мәктәптә  математика фәнен яратып укыган кыз кечкенәдән хисапчы булырга теләгән. Туып-үскән Тупли авылында укуын тәмамлагач, Самарга килеп, план институтына документларын да тапшырган ул. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында аларны кире алырга мәҗбүр булган.

Авылдан шәһәргә килеп, буш кул белән яңадан әйләнеп кайтып булмый бит инде. Шулай, иптәш кызының тәкъдиме буенча, алар икәүләп пешекчеләр әзерләү училищесына керергә булганнар.

“Мин мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыдым. Шуңа күрә училищега документларымны кабул иткәндә, аттестатымны күргән укытучылар гаҗәпләнеп куйдылар. Ә инде авылга кайткач, әнием дә, апамның ире — математика һәм музыка укытучысы, соңрак мәктәп директоры булган Әнвәр абый Зилитдинов та үземне каты ачуландылар.

Җизнәй, укытучым буларак, минем мәктәптә ничек укыганымны яхшы белә иде бит. Әлбәттә, аларның мине башка һөнәр иясе итеп күрәселәре килде.

Шулай итеп, мине авылдан җибәрмәделәр. Укытучылар җитмәгәнлектән, Әнвәр абый миңа авыл мәктәбендә эшләп карарга тәкъдим итте. “Үзем барысына да өйрәтермен, булышырмын. Бер ел эшләп кара әле, ошамаса, дүрт ягың — кыйбла”, — диде ул миңа.

Бер ел башлангыч сыйныфта белем бирдем. Шунда мөгаллимә хезмәтенә шулкадәр гашыйк булдым ки, инде үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмадым.

445image-0-02-04-b8f8454f2eafe1dc4fc771894199b049195f078411a57f5a2ff47fcdfd35f671-V IMG_20180901_125728 IMG_20200808_205615

Профессиональ белем алу ниятеннән Самарның социаль-педагогика көллиятенә (колледж) юл тоттым. Ул вакытта анда беренче милли төркем туплап маташалар иде. Мин шушында эләктем дә инде. Без биш татар, егерме чуваш кызы укыдык. Кулыма “башлангыч сыйныфлар һәм ана теле укытучысы” дигән, гел “бишле”ләрдән генә торган диплом алып чыктым.

1996 елда, укуымны тәмамлагач, мин инде Туплигә белгеч буларак эшкә кайттым, башлангыч сыйныфларда математика фәнен укыттым, “Оста куллар” түгәрәген алып бардым.  Башта дүртенче классны җитәкләдем. Ә бер елдан соң беренче сыйныф балаларын кабул иттем. Шушы укучыларымның берсе – Юлия Хөснетдинова бүгенге көндә безнең “Яктылык” мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып хезмәт итә”, — дип исенә төшерә язмам герое.

Туплидә эшләгән вакытта Румия ханым авылдаш егетенә кияүгә чыга, һәм 2000 елда алар Самар шәһәренә күченеп киләләр. Биредә аңа “Яктылык” мәктәбенә эшкә урнашырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, ул озынайтылган көн группасы тәрбиячесе эшенә керешә. Ә инде бер елдан соң беренче сыйныф балаларын җитәкли һәм башлангыч классларда математика, рәсем сәнгате, технология, музыка,  тирә-як мохитне өйрәнү фәннәреннән белем бирә башлый.

“Ул вакытта укыту процессы шундый иде бит. Башлангыч сыйныфларда да төрле укытучылар укыта иде. Соңрак инде барлык дәресләрне дә бер мөгаллимә алып бара башлады”, — ди Румия Исмәгыйлева.

“Яктылык”та эшләгәндә ул югары белем ала — Самарның педагогика институтында психология бүлеген тәмамлый.

Быел милләттәшебез дүртенче сыйныф укучыларын укыта. Ә инде көзен, Аллаһы теләсә, беренче сыйныфка килүче малайлар-кызларны кабул итәчәк. Хәзер шимбә көннәрендә ул шушы балаларны мәктәпкә әзерли, үзләренә белем һәм әхлак нигезләрен өйрәтә.    

“Сезнеңчә, чын укытучы нинди булырга тиеш?” — дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

“Иң беренчесе һәм иң мөһиме – аңарда балаларга карата ихлас һәм көчле мәхәббәт булырга, ул үз эшен чын күңеленнән яратырга тиеш.

Без бит укучыларга кисәтү ясаганда да, бераз ачуланганда да моны нәфрәт белән түгел, ә үзләрен әниләрчә яратып эшлибез, алар тагын да яхшырак, белемлерәк, тәртиплерәк булсыннар дип тырышабыз.

Әлбәттә инде, тирән гыйлем, һөнәрмәндлек, көч-куәт, дәрт таләп ителә.

Мөгаллимәгә төрле көтелмәгән хәлләрдән чыгу юлын таба белергә кирәк. Һәр дәрескә алдан әзерләнсәк тә, ул менә нәкъ без ниятләгәнчә генә бармый бит. Шуңа күрә аның барышында укытучы экспромтка да әзер булырга тиеш.   

Укучыларга ачык йөз күрсәтү мөһим. Безне “Яктылык”ның беренче мөдире Хәридә ханым Дашкина шулай өйрәтә иде, рәхмәт үзенә. “Кызлар, эчегез тулы ут янса да, мәктәп бусагасын атлап кергәч, йөзегездә елмаю балкысын. Балалар сезнең начар кәефегезне күрергә тиеш түгел”, — дия иде ул. Һәм менә биредә 22 ел эшләү дәверендә мин аның шушы акыллы сүзләрен истән чыгармыйм.

IMG_20210526_094619

Мөгаллимә хезмәтендә нарасыйларда укуга кызыксыну уятыр өчен иҗат та мөһим урын алып тора. Кечкенә балалар уен формасында, төрле кызыклы күрсәтмә әсбаплары кулланып үткәрелгән дәресләрне яраталар, шул рәвешле теманы яхшырак үзләштерәләр. Мәсәлән, мин математика булсынмы, рус теле булсынмы, әдәбият булсынмы – һәр дәрестә иҗат өчен урын табам. Аларны рәсемнәр, кулдан ясалган ниндидер әйберләр белән баетам.

Кул эшләрен укучылар да бик ярата. Мин үзләренә шаблоннар әзерләп китерәм, һәм алар шулар буенча төрле нәрсәләр ясыйлар. Бу балаларга шулкадәр ошый ки, эшләрен бетермичә китәселәре килми, дәресләрдән соң калып утыралар. Хәтта башка сыйныфлардан да малайлар-кызлар безгә килеп кушылалар әле.     

Мин элегрәк 5 — 8 сыйныфларда рәсем дәресләрен дә алып бара идем. Укучылар аларга да бик теләп, яратып йөрделәр.

Чын укытучыга тагын бер мөһим сыйфатка ия булырга кирәк – ул үз сыйныфы балаларын гына түгел, ә бөтен мәктәп укучыларын яратырга, аларны якын күрергә тиеш”.

“Яктылык” башка мәктәпләрдән нәрсәсе белән аерылып тора, дип саныйсыз?”

“Безнең мәктәптә, белем бирүдән тыш, тәрбиягә дә бик зур игътибар бирелә. Күпләрдән сезнең укучыларыгыз тәртипле, тәрбияле, тыйнак, олыларга ихтирам күрсәтәләр, исәнләшмичә үтмиләр, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Һәм бу, чыннан да, шулай.

Аннары без дәрес үтте дә бетте, дип эшләмибез. Балаларның нинди гаиләдә тәрбияләнгәнен, аларның эчке халәтен, хәл-әхвәлен, кәефен белеп-тикшереп торабыз. Шәхси проблемаларында ярдәм кулын сузабыз. Без укучыларыбызга әниләредәй бит, безнең өчен чит-ятлар юк, һәрберсе үз балабыздай якын. Алар безгә ышаныч белдерәләр, серләрен дә ачып салалар. 

Гомумән, “Яктылык”та өйдәгечә мохит хөкем сөрә, дияр идем. Биредә ямьле, чиста, җыйнак, үз милләт кешеләрең. Аллаһыга шөкер, нарасыйлар мәктәптә үзләрен уңай хис итәләр”.

“Белеме сайрак булган, әмма зур тырышлык куеп укыган балалар була бит. Аларга тырышлыклары өчен билгене арттырып куярга ярыймы?”

“Укучымның тырышлыгын күрсәм, мин аны, әлбәттә, дәртләндерәм. Билгеләре яхшы булмаган, әмма бик нык тырышканнарны башкаларга үрнәккә дә куям әле. Гомумән, мин балаларга үз хаталарын төзәтү мөмкинлеген бирәм. Менә “алма  пеш – авызыма төш”, дигәннәре белән эшләргә авыр. Кайберәүләргә Аллаһыдан сәләт бирелә, әмма алар ялкаулыклары аркасында уңышларга ирешә алмыйлар. Ә икенчеләре, киресенчә, алай ук башлы да түгелләр, ә тырышып-тырмашып, күп нәрсәгә өйрәнәләр, ниятләренә ирешәләр. Иң мөһиме — теләк кирәк бит ул”.

“Балаларны укыту, тәрбияләү – үтә дә авыр хезмәт. Эшегездән туйган чакларыгыз буламы?”   

“Дөресен әйткәндә, юк. Киресенчә, мәктәптә күңелем ял итә минем. Яратып эшләгәнгә шулайдыр инде ул. Хезмәтем мине рухландыра, илһамландыра, көч-куәт бирә. 

Иртән мәктәпкә килеп, укучыларымның самими йөзләрен күргәч, аларның: “Апа, хәерле иртә!” — дип яңгыравык тавыш белән исәнләшкәннәрен, шау-гөр килгәннәрен ишеткәч, канатланып китәм, хәтта аруым, күңелсез уй-хисләрем юкка чыга.

Каникуллар вакытында аларны сагынып бетәм мин. Күңелсез булып китә, тизрәк эшкә барасы килә”.         

“Румия апа, ялгышмасам, сез мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире дә булдыгыз бит?”

“Әйе, җиде ел башкарып килгән бу хезмәттә остарып та беткән идем инде. Тик ике вазифаны алып баруы авыр булды шул. Шуңа күрә мин, кәгазь эшеннән баш тартып, күңелемә якынрак булган укытучы хезмәтен, яраткан укучыларымны сайлап алдым”.

“Утыз ел буена балаларга белем бирүче тәҗрибәле мөгаллимә буларак, яшь укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?”

“Бөтен күңелләрен биреп, тырышып, җиренә җиткереп эшләүләрен теләр идем. Балаларга карата игътибарлы булсыннар, хата җибәрсәләр, аны төзәтергә тырышсыннар иде.

Тәҗрибәле, оста мөгаллимнәр белән һәрдаим элемтәдә торып, аларның үгет-нәсыйхәтләренә колак салып хезмәт итсәләр, ишетсәләр, тыңласалар, үзләре дә күп нәрсәгә өйрәнәчәкләр һәм укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алачаклар. Мин әле бүген дә үземнән олырак укытучылар белән аралашып, киңәшләшеп эшлим”.

“Һөнәрегездә сезне укыткан кайсы укытучылардан үрнәк алдыгыз?”

“Безнең бөтен мөгаллимнәребез дә югары һөнәрмәнд, үз эшенең осталары иде. Беренче укытучым Җария апа Дәүләтшинаны бик сагынам. Математика һәм музыка дәресләрен алып барган Әнвәр Зилитдинов, тарихны укыткан Габдулла Насыйров, физика фәненнән белем биргән Наил Гыйматдинов, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Зилитдинова, химия белән биология серләрен төшендергән Изидә Хуҗина — барысы да минем өчен яхшы үрнәк булдылар. Бу акыллы, тәҗрибәле кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәндем, үземдә аларның күркәм сыйфатларын тәрбияләргә тырыштым”.  

“Румия ханым, балалар хөрмәтен ничек яуларга?”

“Мин – укытучы бит!” – дип, үз-үзеңне әллә кемгә куеп йөрмәскә. Укучылар белән уртак тел табар өчен, замана белән бергә атларга, аларның мавыгулары белән кызыксынырга.

Авылда эшләгәндә дә, “Яктылык”та да мин балаларны экскурсияләргә, лагерьларга алып бара идем. Мәктәптән тыш аралашу мөнәсәбәтләрне тагын да якынайта бит ул.

Әйтәм бит, укучылар безгә үз балаларыбыздай. Аларны кайгыртасың, өс-башын күзлисең, бер икмәк сыныгы белән дә бүлешәсең.    

Һәм, алда билгеләп үткәнемчә, иң мөһиме – балаларны чын күңелдән яратырга, күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Нарасыйлар үзләренә карата ихлас мөнәсәбәтне шунда ук сизеп алалар һәм сиңа да шулай ук җавап бирәләр”.

“Сыз укыткан малайлар-кызлар арасында башка милләт вәкилләре бармы? Алар белән эшләгәндә авырлыклар тумыймы?”

“Әйе, кыргызлар, үзбәкләр, казахлар бар. Үзләрен укытканда, шөкер, бер кыенлык туганы юк. Тырыш балалар,безнең телдә сөйлиләр, татар телен яратып үзләштерәләр”.

“Мәктәптәге коллективыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?”

“Коллективыма шатланып туя алмыйм мин. Без бик дус, аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Шушы еллар эчендә туганнардай булып беттек инде. Бер-беребезнең гаиләләрен яхшы беләбез. Милләттәшләрең белән бергә, бердәм булып, ана телендә сөйләшеп эшләве рәхәт бит ул!

Беренче мөдиребез Хәридә ханым Дашкина да, бүгенге директорыбыз Радик әфәнде Газизов та – оста җитәкчеләр, күркәм холыклы кешеләр, акыллы, гыйлемле, бай күңелле кешеләр”.

“Укытучы ул белем бирүче генә түгел, ә тәрбияче дә бит әле. Укучыларыгызга нинди үгет-нәсыйхәтләр бирәсез?”

“Әти-әнине зурларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәм. Дөреслекне сөйләгез, алдамагыз, гадел, кешеләргә ярдәмчел булыгыз, дип әйтеп киләм. “Ялгышлык җибәрү алай куркыныч түгел. Ә менә шул хатаңны төзәтмичә калдыруы куркыныч”, — дип нәсыйхәт бирәм”.

“Румия ханым, гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде”.

“Ирем Йосыф белән без бер авылдан, бер мәктәптә белем алдык. Ул миннән ике яшькә генә олырак, абыем белән укыды. Бергә гомер итүебезгә быел 23 ел тулды.

Миңа шушындый ир бүләк иткәне өчен Аллаһыга Тәгаләгә мең шөкер кылам. Бер-беребезне хуплап, ярдәм итешеп яшибез. Үз көчебез белән, бергәләп йорт салдык.

Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Бу хак сүзләр икән. Иремә Раббыбыз исәнлек, озын гомер бирсен. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле.

Бердәнбер кызыбыз, күз нурыбыз Айгөл дә, әлхәмдүлилләһ, безне шатландырып кына тора.

Ул “Яктылык”та үсте, дисәм дә ярый. Мин шимбә көннәрендә дә эшләгәч, аны ике яшеннән үзем белән мәктәпкә алып йөри идем. Ул шунда арттагы партада утырып, мөгаллимә хезмәтен балачактан күреп үсте. Шуңа күрәдер дә, минем эздән китеп, укытучы һөнәрен сайлап алды. Бүгенге көндә Самарның педагогика университетында белем ала, башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы булачак, Аллаһы теләсә.

Румия апа ире Йосыф һәм кызы Айгөл белән Румия ханымның кызы Айгөл

Румия ханым әнисе һәм кызы белән

Айгөл бик яратып, “бишле” билгеләренә генә укый, югары стипендия ала. Университетка үз көче белән, бюджет бүлегенә, конкурс аша узып керде.

“Яктылык”та да тырышып белем алды ул. Татарча җырлады, биеп йөрде. Ана телен яхшы белә.

Миннән үрнәк алып, миңа карап, мөгаллимә һөнәрен сайлаучылар булганга чын күңелемнән шатланам мин. Менә апамның кызы Резеда да быел кулына диплом ала, инглиз теле һәм икътисад дәресләрен укытачак”.

“Румия апа, укытучының эше бетәрлек түгел бит ул. Сезнең буш вакытларыгыз аз каладыр инде. Андый чакларда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз? Берәр нинди мавыгуыгыз бармы?”

“Китаплар укыйм.  Миңа һәрвакыт нинди дә булса яңалык ачарга гына булсын! Рәсем ясыйм, кул эшләре белән шөгыльләнәм.

Үз йортыбыз белән яшәгәч, мәшәкать җитәрлек. Бакчада мәш киләбез. Аеруча ирем бу эшләрне бик ярата инде. Мин җәй буе кайнатма ясыйм, компот ябам. Гаиләмне татар милли ашлары белән сыйларга ошый миңа.

Табигатькә чын күңелдән гашыйк кеше мин. Бакчага чыгып, алмагачларны, караҗимеш, өрек агачларын, чәчкәләрне сыпырып, алар белән сөйләшеп-серләшеп йөрим”.

“Укытучы булуыгызга сез бәхетлеме?”

“Әйе, бик тә бәхетле, чөнки бу – минем ихластан яратып, ләззәтләнеп башкарган хезмәтем.

Балаларга белем бирү, үзләрен тәрбияләү – зур эш бит ул.  Һәм шуның уңай нәтиҗәләрен күрү безнең өчен, әлбәттә инде, олуг сөенеч булып тора.

­Нарасыйларныңтырышып укыганнарын, яхшы тәртипләрен, белемгә омтылуларын, миңа карата рәхмәтле, ихтирамлы булуларын күргәч, Аллаһыга шөкер, гомерем заяга узмый, дип уйлап куям”.

“Киләчәктә дә шушы бәхетегез кимемәсен, Румия апа. Укучыларыгызны тирән белемле, лаеклы кешеләр итүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үз ярдәмен бирсен”.

Румия Исмәгыйлева Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

 

       

  

 

  

 

 

 

  

 

 

              

 

     

   

Просмотров: 1011

2 комментариев

  1. Нурзида апа, сезгә зур рәхмәт!

  2. Мәктәптә минем иң яраткан, хөрмәт иткән кешем — Румия Әгъзамовна иде. Авыр чакта ярдәм кулын сузучы,үзенең акыллы киңәшләре белән күңелеңне күтәрүче мөгаллимә, хезмәттәшем, уңган, булган, юмарт, матурлык яратучы һәм бу матурлыкны үз куллары белән булдыручы ханым ул! Мин аңа киләчәктә дә яшь буынга ныклы белем бирүдә һәм укучыларга милли, әхлакый тәрбия бирүдә зурдан зур уңышлар телим! Иң изге теләкләр белән ветеран укытучы Нурзидә Ахметовна Фәйзуллина.