Акция «Татарча диктант» пройдёт 25-27 ноября / “Татарча диктант” акциясе 25 – 27 ноябрь көннәрендә узачак

a68fd1c7-7e86-4085-a9fe-ae290f6c9fac-e1669214266271-620x330Акция «Татарча диктант» направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владения литературным татарским языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок. Каждый желающий может попробовать свои силы в написании диктанта на татарском языке.

Диктант проводится в единый день во всех субъектах Российской Федерации, зарубежных странах и в районах Республики Татарстан. Текст диктанта будут проверять организаторы площадок, среди которых филологи, профессоры и докторы филологических наук.

Результаты диктанта опубликуют на официальном сайте акции не позднее 30 дней после проведения.

Организаторами акции выступают Всемирный форум татарской молодежи, Исполнительный комитет Всемирного конгресса татар, Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, Казанский (Приволжский) Федеральный Университет, Институт филологии и межкультурной коммуникации.

Контакты:

Ссылка на сайт: http://diktant.tatar

Ссылки на социальные сети: https://vk.com/tatdiktant.

Татарча диктант. Нигезләмә

tatar-congress.org

***

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе.

Максат – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Уздыру вакыты: 2022 елның 25-27 ноябрь көннәре, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Катнашучылар күп булу сәбәпле, диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза.

Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

«Татарча диктант» акциясен уздыру тәртибе:

1) Диктант узачак мәйданчыкны/көнне/вакытны үзегез яшәгән җирлектә билгеләү;

2) http://diktant.tatar/ сайтында “Оештыручы” булып теркәлү һәм узачак мәйданчыкны билгеләү;

3) Оештыручы булып, сайтта үз профилегезне булдырганнан соң “Кирәкле материаллар” бүлегендә нигезләмә, диктант текстлары, бланк, афиша үрнәкләре, билге кую критерийларын алу;

4) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне җәлеп итү;

4) Диктант эшләрен тикшерәчәк белгечләрне (кирәк очракта диктант укучы дикторны) табу;

5) Диктант язасы көнне бланкларны кәгазьдә бастыру һәм диктант язучыларга тарату;

6) Эшләрне тикшереп, 27 декабрьга кадәр оештыручы тарафыннан билгеләрне сайтка урнаштыру.

Сайтның адресы: http://diktant.tatar/

Диктантны оештыручылар белән элемтә

Акциянең кураторы – Алмаз Фирдәвес улы Халиуллин, +7 961 365-48-64;

Акциянең PR-менеджеры – Айнур Заһит улы Нәбияров, +7 903 311-99-43;

Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com , 8(843) 236-49-66.

ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/tatdiktant.

Татарча диктант. Нигезләмә 

tatar-congress.org

Просмотров: 520

Комментирование запрещено