“Киләчәктә укучыларымны татар милли гореф-гадәтләренең дәвамчылары итеп тәрбиялисем килә”

IMG-5c753e523f8712172f5c4d0a146abdc6-V

Милана Мамбетова.

Яшьләр – безнең киләчәгебез, өлкән буынның өмете. Ватаныбызның куәте, аны үстерү, ныгыту – аларның кулында.

Аллаһыга шөкер, бүгенге күп егетләребез, кызларыбыз акыллы, максатлы, җаваплы, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, олыларны – олы, кечеләрне кече итә беләләр.

Шәһәребезнең “Яктылык” мәктәбендә укып чыккан балалар бигрәк тә тыйнаклык, әдәплелек, олыларга хөрмәт, тәртиплелек, милли җанлылык кебек сыйфатлары белән аерылып торалар. Алар белән аралашу ләззәт китерә, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуына, татар телебезнең сакланып калуына зур өмет туа.

Тәрбияле, тәүфыйклы, аралашучан, ачык йөзле, ягымлы яшьләребез белән сөйләшеп утыруы бигрәк рәхәт тә инде! Шушы матур сыйфатларга ия булган 19 яшьлек Милана Мамбетова (кыз фамилиясе —  Бадаева) белән аралашканнан соң да күңелемдә уңай тәэсирләр калды. Аның татар кызы булуы белән горурлануы, милләтен ихлас сөюе, күркәм холкы хисләремне тагын да көчәйтеп җибәрде.

Милана “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, мөгаллимә һөнәрен сайлап алган.  Бүгенге көндә ул Самарның социаль-педагогика  көллиятендә (колледж), фортепиано бүлегендә белем ала. Киләчәктә музыка укытучысы булачак.

Үзбәкстанда туып-үскән кыз икенче сыйныфны тәмамлагач, аларның гаиләсе Самарга күчеп килә. Өченче класска ул “Яктылык” бусагасын атлап керә. Биредә аңа беренче булып белем биргән укытучысы Румия Исмәгыйлеваны Милана җылы сүз белән искә ала.

“Мәктәптә бөтен мөгаллимнәребез дә бик яхшы иде. Шуңа күрә мин барлык фәннәрне дә яратып үзләштердем. Ә менә безгә математика серләрен өйрәткән Лилия апа Әбсәләмова мине укытучы һөнәрен сайлап алырга рухландырды.

Укытучы сүзен ишетүгә, шунда ук күз алдыма Лилия Ришатовна килеп баса. Ул – минем рухи остазым, һәрвакыт безгә, укучыларына, акыллы киңәшен бирде, ярдәм кулын сузды. Киләчәктә, аның кебек, мактауга һәм соклануга лаеклы мөгаллимә булырга хыялланам”, — ди әңгәмәдәшем.

- Ә музыкага мәхәббәт сиңа кайдан килде икән? – дип кызыксындым.

- Әтиемнең әтисе, Рәиф бабам – музыка остасы, Үзбәкстанда танылган йолдыз иде. Нәкъ ул нәселебездәге яшьләрне музыкага җәлеп итте дә инде.

Аллаһы бирсә, мин, укуымны тәмамлагач,  “Яктылык” мәктәбенә эшкә урнашып, балаларда татар музыкасына мәхәббәт тәрбияләргә ниятлим. Мәдәни мирасыбызны саклап, үстереп, аны киләчәк буынга тапшыру эшенә үз өлешемне кертәсем,  милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек нарасыйларны тәрбиялисем килә минем.

- Мәктәптә татар телен яратып үзләштердеңме?

- Үзбәкстанда яшәгәч, күбрәк үзбәк телендә сөйләшергә туры килде. Һәм Самарга күчеп урнашкач, ана теленә күчәргә башта авыррак булды шул. Әмма укытучыбыз Нурзидә апа Фәйзуллина туган телемне үзләштерүдә миңа зур ярдәм күрсәтте, аңа бик рәхмәтлемен. Ул дәресләрне шундый кызыклы итеп үткәрә иде ки, аларга бик теләп, рәхәтләнеп йөрдем. Татар язучыларына, шагыйрьләренә мәхәббәтне дә нәкъ ул сеңдерде. Габдулла Тукайның әсәрләрен яратам, аның әкиятләре исә күңелемә аеруча хуш килә. 

Без өйдә дә татарча сөйләшәбез. Әбиләрем, бабам белән инде бер рус сүзен кыстырмыйча аралашабыз. Гаиләдә ана теле яңгырарга тиеш, дип саныйм. Балага кечкенә чагыннан туган телен өйрәтергә кирәк. Шул вакытта гына ул татарча сөйләшә беләчәк!

- “Яктылык”та актив укучылар исемлегендә идеңме?

- Әйе, төрле чараларда бик теләп, яратып катнаша идем. Җырладым, “Йолдыз” төркемендә биедем.

Шулай ук “Сәләт-Самара” клубының активисты булдым. Биредә минем тормышка карашым кардиналь рәвештә үзгәрде. Үз көчемә ышандым, сәләтләремне ачтым, аларны үстердем.

- Сине ни өчен нәкъ “Яктылык” мәктәбенә укырга бирергә булдылар?

- Әти-әнием әлеге уку йортында тәрбиягә зур игътибар бирелүен белеп алгач, мине шунда китерделәр. Бертуган абыем Дамир да биредә белем алды.

Чыннан да, “Яктылык”та тирән белем белән беррәттән татар халык педагогикасына, милли гореф-гадәтләребезгә, динебезгә нигезләнгән бик яхшы тәрбия бирәләр.

Татар мохите хөкем сөргән мәктәптә без ана телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны белеп, аларны саклап, үстереп яшәргә кирәклегенә төшендек.

Биредә олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне кайгыртырга да, үз максатларыңа ирешә белергә дә өйрәттеләр.

Ягъни әти-әниебез салган әхлак орлыкларын “Яктылык”та тагын да үстерделәр.

- Бүгенге көндә туган мәктәбеңдә оештырылган лагерьда практика үтәсең икән.

- Әйе, бу минем өчен зур шатлык һәм олы вакыйга булып тора. Остазларым – мине укыткан укытучыларым, барысы да күңелемә шундый якын, үзләре белән эшләве рәхәт һәм җиңел. Алар һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торалар.

- Укытучы һөнәрен сайлагансың. Мөгаллимә нинди булырга тиеш, дип саныйсың?   

- Иң беренче һәм иң мөһим шарт – ул чын күңелдән балаларны ярату. Үз хезмәтеңнең бурычларын яхшы аңлап эш итү. Тирән гыйлемле булу, белемеңне һәрдаим үстереп, камилләштереп тору кирәк. Без — киләчәк буынны тәрбияләүчеләр. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, үзебез һәрьяклап камил, нарасыйларга үрнәк күрсәтерлек шәхесләр булырга тиешбез.   

- Милана, әти-әниең белән мөнәсәбәтләрең ничек?

- Әлхәмдүлилләһ, бик яхшы, ышанычлы мөнәсәбәттә без.

Әтием Рафаэль автобус йөртүче булып эшли. Әнием Мәдинә — чәчтарашчы (парикмахер).

Әни – дини кеше, намаз укый. Гаиләдә без динебез Исламга нигезләнгән тәрбия алдык.

Әти-әнием — үзләре дә бик ярдәмчел кешеләр, безне дә шундый булырга өйрәттеләр.

Башкалар сиңа нинди мөнәсәбәт күрсәтүләрен телисең икән, аларга шундый мөнәсәбәттә бул, кешене гаепләүдән ерак тор, дип әйтеп килделәр. Әти-әниемнең: “Нәрсә генә булмасын – барысы да хәерлегә. Аллаһы Тәгалә Үзе белеп бирә. Бер Раббыбызга тапшырып, Аның карарына ышанып, канәгать булып яшәргә кирәк”, дигән сүзләрен күңелем түренә салып куйдым.

Әти-әни – минем иң якын, газиз кешеләрем. Мин аларга барысы өчен дә бик рәхмәтле. Исән-сау, озын гомерле генә була күрсеннәр.

Ата-аналарыбыз исән чакта аларның кадерен белеп яшәсәк иде. Үзләренә ешрак шалтыратып, хәлләрен белик, күрешеп, рәхәтләнеп серләшеп утырыйк. Үкенечкә калырлык булмасын.

- Кемнең киңәшләре синең өчен мөһим булып тора? 

- Әнием – иң якын киңәшчем. Ул мине юата да, тынычландыра да, күңелемне дә күтәреп җибәрә белә. Самарда яшәүче әбием Саниянең, Казахстанда гомер итүче әбием Фатыйманың киңәшләрен тыңлыйм. Алар — тормыш күргән, тәҗрибәле, акыллы кешеләр һәм миңа бары тик яхшылык телиләр бит.

- Әле бик яшь булуыңа карамастан, кияүгә дә чыккансың икән инде. Булачак ирең сине кайсы сыйфатлары белән җәлеп итте?

- Аның үз әти-әнисенә күрсәткән мөнәсәбәте бик ошады миңа. Аларга карата бик ихтирамлы Равиль.

Аның тормышта үз принциплары, әхлак нигезләре бар, һәм ул шуларга һәрвакыт тугры булып кала.

Ышанычлы, үз сүзендә торучы,  эшчән, тырыш, мөстәкыйль егеткә кияүгә чыкканыма мин бәхетле.

Хәләл җефетем белән татар гореф-гадәтләрен саклап килүче гаилә булып яшәргә телибез, Аллаһы бирсә.  

- Синең өчен карьера яисә гаилә мөһимрәкме?

- Минем өчен иң беренче урында гаилә тора! Ул – безнең терәгебез, тормышта иң мөһиме. Татар халкында гомер-гомергә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булган.

- Башкаларда нинди сыйфатларны якын күрәсең?  

- Мәрхәмәтле, ихлас, ачык, калебләре чиста булганнарны яратам. Көнче, тәкәбберләрне җенем сөйми.

- Үзеңә карата дөрес тәнкыйтьләү сүзләрен ничек кабул итәсең?

- Аңлап кабул итәм. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, кимчелекләрем бар. Алар өстендә эшләп, яхшы якка үзгәрер өчен яхшы сәбәп ул.

- Димәк, кимчелекләреңне төзәтергә тырышасың?

- Әйе, әлбәттә, алар белән көрәшәм. Мәсәлән, мин импульсив, бик еш хис-тойгыларга бирелеп эш итәм.

- Үзең башкаларны турыдан-туры тәнкыйтьли аласыңмы соң?

- Кешеләрнең кимчелекләрен күрсәм дә, битләренә бәреп әйтә алмыйм. Һәрхәлдә әдәпле, тыйнак сөйләшергә тырышам.

- Ватанчы (патриот) булу – синең өчен нәрсә ул?

- Туган, яшәгән җиреңне, йортыңны хөрмәт итү, ярату. Үз Ватаныңа, халкыңа, милләтеңә, динеңә, гореф-гадәтләреңә, сайлаган һөнәреңә тугры булу.

- Тормышта уңышларга ирешер өчен, кешегә нинди сыйфатлар таләп ителә, дип саныйсың?

- Үз сүзендә нык торучан, максатлы, тырыш, принципиаль булырга кирәк, дип уйлыйм.

- Ә син максатка омтылышлымы?

- Әйе,  үземне шундыйлар исемлегенә кертә алам. Бүгенге көнгә алдыма куйган максатларыма ирешеп киләм, Аллаһыга шөкер. Әлбәттә, киләчәккә ниятләрем әле күп. Аларны да гамәлгә ашырырга насыйп булсын.

- Буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?

- Фортепианода, гитарада уйныйм, китаплар укыйм.

- Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисең?

- Укуымны уңышлы тәмамлап, туган мәктәбемә эшкә урнашырга телим. Читтән торып югары белем алырга ниятлим, Аллаһы бирсә.

Үз алдыма шундый бурычлар куйдым – мәктәптә эшли башлагач, укучыларымда ана телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү, аларны үз милләтләре белән горурланырга, татар халкының кадерен белергә өйрәтү, милли үзаңнарын үстерү. Моны бары тик әти-әниләр һәм укытучылар гына тәрбияли ала. Ә балалар – безнең киләчәгебез. Алдагы көннәребез бәхетле булсын дисәк, аларга кечкенәдән лаеклы тәрбия бирергә тиеш без.

- Игелекле ниятләрең тормышка ашсын, Милана. Киләчәктә сиңа зурдан-зур уңышлар, изге максатларыңа ирешүеңне теләп калам.

Равиль һәм Милана Мамбетовлар.

Равиль һәм Милана Мамбетовлар.

Милана һәм аның әтисе.

Милана һәм аның әтисе.

Милана әти-әнисе һәм абыйсы белән.

Милана әти-әнисе һәм абыйсы белән.

Никах туе - иң бәхетле мизгелләр.

Никах туе — иң бәхетле мизгелләр.

Әти-әни - иң газиз кешеләр.

Әти-әни — иң газиз кешеләр.

IMG-97f994402e5b2f06659385643a9c7d74-V

Милана Мамбетова.

IMG-5c753e523f8712172f5c4d0a146abdc6-V

Милана Мамбетова.

 Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

  

 

 

   

   

 

 

       

  

 

 

 

  

Просмотров: 588

Комментирование запрещено