Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: «Ямьле һәм истәлекле иде шул безнең балачак…»

Памятник павшимҖиләк-җимешкә бай һәм кеше кереп югалырлык киң әрәмәләрне аркылыдан-буйга гизеп, Сок елгасы ташып, тирә-як болыннарны диңгезгә әйләндерә торган чакларны да күреп һәм шуның суында коенып үстек без.

Радио-телевизорлар гына да булмавына карамастан, ямьле һәм истәлекле иде шул безнең балачак. Тик безнең яшьлек елларында гына иң ышанычлы дуслар, иң чибәр һәм ягымлы кызлар булды кебек. Хисләргә, моңга бай заман булганга, ул вакыттагы җырларга әле дә сокланмыйча мөмкин түгел шул.

Үткәннәр урыны белән үкендерсә дә, сагынып, кадерләп искә алырлык хәлләр, вакыйгалар анда бихисап. Әллә инде кеше олыгайган саен истәлекләр белән хисләнеп, шулар белән хозурланып яшәгәнгә болар шулай тоеламы икән?! Юк шул! Юклык, җитешмәүчелек чорларында яшәсәк тә, бәхетле заманга туры килде безнең яшь чаклар!

Тормыш торган саен уңайланып барса да, үткәннәрдә ниндидер серлелек, табигыйлык саклана. Ирексездән Иосиф Кобзон җырындагы:

У каждого мгновения свой резон,
Свои колокола, своя отметина …”, — дигән сүзләр искә төшә.

Элгәре кешеләр киләчәккә өмет һәм якты хыяллар белән яшәп, тапкан малына чын күңелдән куанып яши белделәр. Туганлык, дуслык, ярдәмчеллек һәм теләктәшлек хисләре саф һәм эчкерсез булган чакларда авырлыкларны җиңеп, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәде безнең халык.

Хәзер кешеләрдәге комсызлыкны, хөсетлекне һәм күңел бөлгенлеген күргәндә үткәндәге истәлекләр матур бер төш кебек күренә. Алар сагындыра һәм кадерле хатирәләр булып хәтердә сакланалар.

Тормышчанлык еллары кайтавазы

Авылыбыз тарихы бит,
Искитәрлек икән ләбаса!
Иң кызыклы төшләрен тик
Сөйлим әле сезгә ошаса.

Тирә-ягын урман каплап,
Аюлар да монда булганнар.
Елгалары төрле яклап,
Ярларыннан ташып акканнар.

Тирә-яктагы күлләрдә,
Ат йөздерә булган малалайлар.
Сулыклары мул булганга,
Әрәмәле булган тугайлар.

Урман песиләре булган,
Нарат үскән таулар битендә.
Кыр казлары күлгә тулган,
Бөрлегәннәр пешкән читендә.

Исән-имин калган халык,
Интексә дә ачлык-чирләрдән.
Әрәмәгә, Озын Күлгә барып,
Тукланганнар шушы җирләрдә.

Кышлар булган каты суык,
Зәһәр булган ачы бураннар.
Язлар килгәч, кышны куып,
Шаулый-шаулый бозлар акканнар.

Җәйләр артык кызу булган,
Кавын пешкән таулар битендә.
Халык монда тормыш корган,
Яшәсә дә нужа чигендә.

Сокланырлык чаклар булган,
Бик еш үткән никах туйлары.
Урам тулы бала булган,
Шау-гөр килгән елга буйлары.

Белмим инде киләчәктә,
Авыл шулай яши алырмы?!
Әллә мондый тормышчанлык
Тарихларда гына калырмы?

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 747

Один комментарий

  1. Авыл гына түгел, илебез бетә. Үз кулларыбыз белән туздырабыз.