Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез!

i7 Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, “Самар татарлары” медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән  сезне чын күңелемнән иң якты бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла торган бу бәйрәм – балаларның әниләренә булган хөрмәтен, мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга, аны әхлакый сәламәтләндерүгә керткән хезмәтләрен тану да. Без һәммәбез әниләр алдында бурычлы.

Кадерле аналар, сезне бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык, балаларыгызга, оныкларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга уңышлар телим!

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Галине Михайловне ДУЛАТОВОЙ!

p191_1525426576_87686Уважаемая Галина Михайловна!

Прими искренние поздравления по случаю дня своего рождения, пожелания доброго здоровья, семейного счастья, успехов, оптимизма, добра и благополучия!  Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

Ильяс ШАКУРОВ.