1 октябрьдә генә озак барган ремонттан соң Самараның Тарихи мәчетен ачу тантанасында катнашкан идек. Ә бүген инде мәчет тирәсен дә тулысынча үзгәртеп кору турында сүз алып барыла.
22 ноябрьдә Самара мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге шәһәр башлыгы Елена Лапушкина белән очрашты, һәм бу турыда фикер алышу булды.
Чарада Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Самара Тарихи мәчете” дини оешмасы Советы рәисе Усман хаҗи Илингин, Самарский районы башлыгы Роман Радюков, шәһәр мөлкәте һәм архитектура идарәсе җитәкчеләре, Самара өлкәсе мәдәни мирасы булып танылган объектларны саклау идарәсе хезмәткәрләре катнашты.
Тарихи мәчеттә кварталны үзгәртеп кору презентациясе тәкъдим ителде. Презентация алдыннан мәчет буенча кечкенә генә экскурсия үткәрелде һәм кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Искәртеп үтәбез, Самара Тарихи мәчетен реставрацияләү процессы 2003 елда башланган иде. 2007 елда, Совет рәисе итеп Усман Илингин сайлангач, эшләр җайга салына — мәхәллә, иганәчеләр, өлкә һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән мәчет торгызыла башлый: нигезе ныгытыла, вентиляция, янгын сүндерү системалары урнаштырыла, фасад һәм эчке бизәлеше эшләнә. Объектның тарихи өлешенә гөмбәз куела, Иделгә һәм өлкә башкаласы үзәгенә карап торган яңа янкорма һәм 38 метрлы манара күтәрелә, шулай ук мәчет тирәсе дә төзекләндерелә.
Хәзерге вакытта инде тулаем кварталның үсеш планы өстендә эш алып барыла. Усман хаҗи Илингин шәһәр җитәкчелегенә Венцек һәм Алексей Толстой урамнары арасында булачак комплекслы төзелеш макетын тәкъдим итте. Әлеге проект төзелеш һәм архитектура академиясе доценты Рәсим Мөнир улы Вәлшин тарафыннан эшләнгән. Биредә мәдрәсә, спорт комплексы, Көнчыгыш базары, Балалар иҗат йорты, төбәк Диния нәзарәте өчен административ бина, җир асты парковкалары, ресторан, комплекслы апарт-отель, шулай ук торак йортлар төзелергә мөмкин. Мондый масштаблы проектны хөкүмәт һәм шәхси партнерлык хисабына тормышка ашыру тәкъдим ителә.
20 декабрьдә әлеге Көнчыгыш кварталы презентациясен губернатор Дмитрий Азаров өчен үткәрергә планлаштыралар. Анда шәһәр һәм Диния нәзарәте җитәкчелеге, бизнес вәкилләре катнашачак.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 397