Алар герой булып киттеләр

enNfzeRQQCo11 ноябрьдә Камышлы рай­онының Яңа Усман авы­лын­да Украинадагы махсус опе­ра­циядә һәлак булган як­та­шыбызны — Илнур Мирсалих улы Ганиевны алып кайтып җир­лә­деләр.

1990 елда туган Илнур Мирсалих улы танкларга каршы тору батареясы командиры булып хезмәт иткән. Алгы сызыкта, үз-үзен аямыйча, оборона тоткан вакытта аның батареясы янында дошман ракетасы шартлый, һәм Илнур яралана. Ярасы авыр булып чыга: өч атна үлем белән көрәшә егет, ләкин җиңә алмый, 2022 еның 6 ноябрендә вафат була.

Россия президенты Илнур Ганиевны “Батырлык ордены” белән бүләкләнүчеләр исемлегенә кертә.

Батыр авылдашлары белән Яңа Усман халкы авылның Мә­дәният йорты каршында хушлаша. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы, район һәм өлкә җитәкчеләре, Илнур хезмәт иткән хәрби частьнең вәкиллә­ре килделәр. Сержант Ганиевның әти-әни­лә­ренең, туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар.

Одноклассники.ru социаль челтәренең Камышлы районы хәбәрләре бите.

* * *

22 ноябрьдә махсус хәрби операциягә Тольяттидан алы­нып һәлак булган сержант Руслан Усмановны соңгы юл­га озаттылар. Ул да хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган. Руслан Марс улын соңгы юлга озатырга туганнары, якын дуслары, хез­мәттәшләре, ветеран оешмалары вәкилләре килгән.

Руслан Усманов

- Бүген без чын патриот һәм герой булган ул­ла­ры­быз­ның берсен соңгы юлга озатабыз. Әти-әнисенең ка­дер­ләп үстергән улы, тормыш ип­тәшенең яраткан ире, ба­ла­сының кайгыртучан атасы, ип­тәшләренең тугры дус­ты, ышанычлы солдат һәм иптәш иде ул. Руслан Марс улы сугыш кырында үзен лаеклы күр­сәтте — Ватаныбызны яклау бурычын тулысынча һәм намус белән үтәде. Сержант Усманов илебезнең тыныч күк йөзе, ба­лаларыбызның киләчәге өчен батырларча көрәште. Толь­ят­тилылар Руслан Марс улының фидакарь ба­тырлыгын мәңгегә истә калдырачаклар. Без ка­һар­ма­ныбызның истәлеген мәң­ге­ләш­терә­чәкбез, ә аның хәрби ба­тырлыгы үсеп килүче буыннарга, Ватанны саклаучыларга үрнәк булачак, — дип сөйләде Автозавод районы администрациясе башлыгы Юрий Башкиров.

Русланны туганнары һәм хезмәттәшләре шат күңелле, ярдәмчел һәм ышанычлы кеше итеп искә алалар. Авыр ми­нутларда ул һәрвакыт яр­дәмгә килергә, сугышчан иптәш­лә­ренә иңбашларын куярга әзер иде. Ул батыр булып китте һәм безнең йөрәкләрдә мәңгегә шундый булып калачак.

tolyatti-news.net сайты.

Айгөл САФИНА тәрҗемәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 662

Комментирование запрещено