Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт 2022» XXII төбәкара театр коллективлары бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

963049135-620x330Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт 2022» XXII төбәкара театр коллективларының юбилей бәйгесендә Россия төбәкләреннән 15 театр коллективы катнашты. Шуларның 12се финалга узып, җиңүчеләр билгеләнде.

Башкортстаннан биш коллектив (Стәрлебаш, Краснокама, Шаран, Балтач районнары, Нефтекама шәһәре) катнашты; Чувашия, Пермь, Санкт-Петербург, Оренбург, Удмуртия, Ульян өлкәсе, Төмән,  Самара, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләреннән гаризалар кабул ителде.

Җиңүче коллективларның исемнәре 26 декабрь көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак гала-концертта игълан ителәчәк.

tatar-congress.org

Просмотров: 480

Комментирование запрещено