Көзен соры шинель кидем,
Язларын — яшел китель,
Яшьлегемдә күкри идем,
Инде салынды шинель.
Мин салдым да — улым киде,
Тыныч булсын илемдә,
Кояш нурлары балкысын,
Аның зәңгәр күгендә.
Күпме гомерләр узса да -
Алар бар да күңелдә.
Бер уйласам — сагынамын,
Хыял — соры шинельдә.
Үткән еллар түгел тигез,
Ансы шулай бүген дә,
Кыршылган шинель төсендә
Йөрим инде үзем дә.
Равил ХУҖИӘХМӘТОВ.
Әхмәтле авылы, Николаевка районы,
Ульян өлкәсе.
«Бердәмлек».
Просмотров: 513