Ике ел эчендә табигатьнең үзгәрүенә хәйраннар калдым…

1443433566_foto-sinic2Тормыш – ул  бик  катлаулы, бик  тә  четерекле  юл… Юлның да  тигезе, сикәлтәлесе, озыны,  кыскысы, бомалы-бормалысы  була. Гомер  агышлары  да шулай  инде…

Тормыш  һәрвакыт  табигатькә  бәйләнгән. Табигать  — туган  йортыбыз, ул  әйләнә-тирәбез. Табигатьнең  байлыклары  безне  чорнап  алган: кояш, болытлар, су, үсемлекләр…

Елганың яки зур суның  акканын  күзәткәнегез  бармы? Күз иярми бит. Бер карасаң — тиз генә ага, бер карасаң — сикереп-сикереп тә куя… Әй, Ходаем, тормыш  та бит шулай… Бу  фани  деньяда  без  кунак  кына. Шуңа  да бар әйбернең, табигатьнең, кешеләрнең, якыннарынның кадерен белеп, һәр  көнгә  куанып  яшәргә дә, яшәргә, Аллаһы теләсә.

Табигатьне күзәткәнегез  бармы?.. Иртән  таң  ата, тынлыкны  бозып, еракта  әтәч тавышлары  кычкыра. Алсу  болытлар  астыннан  сызып  таң  беленә. Кояш  елмаеп  чыга. Сандугачлар чут-чут итеп сайрыйлар, кәккүк  тавышы  ишетелә, соңрак  башка кошлар да  кушыла… Нинди  рәхәт, нинди хозурлык…

Печән өсләрендә  урманда  табигать  кочагында  куна  идек. Әлеге кебек  еланнар да, талпаннар да  юк  иде. Табигать үзгәрде…

Уянасың  да  саф  һава сулап, киерелә-киерелә  әкрен генә  йөреп китәсең. Учак ягып,  үләннәр  чәе  эчәсең, алып  килгән  тәмлешкәләр  белән  сыйланасың да -  печән  җыярга.

Агач  тормалар  белән  тормалап йөрисең. Сиңа  килеп-килеп  күбәләкләр куна. Аннары китәсең аларны куып. Күбәләр  ясыйбыз  да, корыган  ботакларны сөяп куясың. Аннан  соң  көне буе  атлар белән,  фурманнар  белән  печән  ташыйсың. Тузан  юк, шундый  рәхәт…

Табигатьнең кочагында  рәхәтләнеп  җиләген тиз генә  җыясың. Сагынам да, бик  тә сагынам шул  чакларны….

Кеше  кирәк  әйберләрне  табигатьтән  ала. Терлек  үстерәм  дисәң - печәнен,  мичкә ягар  өчен — агачын… Игенне җиргә  чәчәбез, ул да  табигаткә  бәйләнгән. Җир астыннан  күпме  байлык  бар  безнең  илдә. Елга, күлләр  бар  — балык  тотабыз….

Ике ел эчендә табигатьнең  үзгәрүенә  хәйраннар  калып  торам. Безнең  якын-тирәдә — тугаебызда  күлләр  күп: тау  битләрендә  Озын  күл  дибез, уртада  тагын  ике күл  бар. Элек анда төнбоеклар үсә иде, алар ак һәм сары  төстә  була  иделәр, хәзер  инде  андый  чәчәкләр  күптән  күренми.

Көн  кичкә  авышкач, күл буенда бертуктаусыз  бакалар  тавышлый иде. Менә  ике ел инде мин  бер  тавыш  та ишеткәнем  юк. Без  бәләкәй  чакта әле бу күл өстендә ап-ак казлар  да йөзә иделәр… Көзгә тиклем… Хәзер күл  өсте  тып-тын….

Ни галәмәт, белмим. Табигать  үзгәрдеме, әллә башка бер-бер хәлме?!

Гаҗәп инде  бу  дөнья,  яшисең-яшисең, берни аңламыйсың. Бәлки, мин генә аңламыймдыр. Нигә  бу бакалар  күлләргә  үпкәләделәр  икән, әллә  бер-бер  начарлык  сизәләрме икән?.. Алдагы  елда бит яман чир  чыгып, күпме  халык  корылды. Быел сугыш  башланды… Шуларны  сиземлиләрме  икәнни?!

Тагын  бер  хәлне язып китим инде. Авылда  торгач,  кош-кортлар  асрамый  булмый  бит.   Аларга  ашарга  күп итеп ризык  салабыз. Казлар кар яуганчы  ачык  һавада торалар. Җимне чүпләргә  каргалар, саесканнар җыела. Чыпчыкларны  әйткән дә юк инде. Өере-өере  белән  төшәләр.

Ә  хәзер карагыз. Йорт тирәләрендә  песнәкләр-чыпчыклар күренәме? Юк шул, юк. Суга энә төшеп югалган кебек, кошларыбыз  да  юк  булдылар. Табигатебезгә  ни булды икән? Кошлар  төркеме кая икән?! Сораулар  күп… Җавабы  гына  юк..

Рәнҗемә  безгә, табигать, рәнҗемә  берүк!

Табигать  — ул тиңсез   хазинә:
Шаулый  урман, чылтырый  чишмә дә,
Яшел болын  да  ул, зәңгәр күк  тә.
Сакла  аны син, тимә үзенә!

Исән-сау, сәламәт булыгыз. Тыныч тормышта яшәргә язсын,  Ходаем.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 698

Один комментарий

  1. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Мин дә югалттым ул песнәкләрне. Шәһәрдә генә күренмиләрдер дип уйлый идем. Быел октябрьдә ике тапкыр күреп әй сөендем! Чыпчыклар күп, аларны күзәтәм, элекечә чыркылдаша, салган ризык калдыкларына җыелыша… Әйе, үзгәреш байтак. Элек җир җиләге дә бу кадәр күп булмый иде.