“Хәйриячелек белән шөгыльләнә башлагач, рухи яктан байый төштем”

IMG_20220805_233520Мәгълүм ки, һәр хатын-кызның чибәр буласы килә. Шуңа күрә, гүзәллеген ассызыкларга теләп, ул чәчен кистерә, кашларын, тырнакларын буйый, бизәнә-ясана. Әлбәттә инде, заманча ханымнар, туташлар моның өчен һөнәрмәндләргә мөрәҗәгать итәләр.

Хәмит кызы Розалия Якупова – хатын-кызларның матурлыгын ассызыклый торган осталарның берсе.

Ул шәһәребезнең “Curly hair” (Көдрә чәчләр) салонында чәчтарашчы булып эшли. Өстәвенә, әле кашлар да, макияж да, прическалар да ясый.Матур күңелле, күркәм холыклы татар кызы, дияр идем мин аның турында. Ул үзе дә: “Кешеләргә нәрсәдер бирер өчен, иң беренче чиратта, үзең рухи яктан бай булырга тиешсең”, — ди.Розалия дин таләпләрен үтәп яшәргә тырыша. Ураза тота, Ислам нигезләрен, намаз серләрен үзләштерә. Дини китаплар укый.Гомумән, ул гел үсештә, актив яшәү рәвеше алып бара, мавыгулары да күп аның. Розалия хәйриячелек белән дә шөгыльләнә бит әле. Самарның “Ровесник” дип аталган балалар йортына йөреп, анда тәрбияләнүче нарасыйларның һәм үзе эшләгән салонда Даун синдромы булган малайлар, кызларның чәчләрен бушлай кисә. Яшь милләттәшебез белән шуларның барысы турында да серләшеп утырдык без.

- Розалия, нигә нәкъ менә чәчтарашчы булырга теләдең икән? Матурлык өлкәсендәге эшең нәрсәдән башланып китте?

- Бу иҗади хезмәт бит. Ә мин – иҗади шәхес. Сәнгать мәктәбендә рәсем ясау сабакларын үзләштердем. Самарның дизайн һәм сервис технологияләре көллиятендә (колледж) дизайнерга укыдым, аннары Санкт-Петербург университетында реклама белгечлеген үзләштердем.  

Берничә ел дизайнер булып эшләдем. Әмма тора-бара офис эше җаныма ятмаганлыгын аңладым. Күңелем буш, миңа нәрсәдер җитми сыман тоела иде.

Кул белән эшләргә яратам мин. Шуннан уйладым, уйладым да үземне матурлык өлкәсендә сынап карарга булдым. Махсус курслар узып, кашлар, макияж ясый башладым.

Халыкта «кулдан килә» дигән төшенчә бар бит. Туташ-ханымнарны бизәндерүкулыма ятып торган эш булып чыкты. Тора-бара даими клиентларым барлыкка килде.

Аннары, хатын-кызларда тулы образ тудыру теләгемне чынга ашыру йөзеннән, прическалар да ясый башладым. Шатлыкка, монысы да кулымнан килде. Алай гына да түгел, чәчләр белән эшләү миңа шулкадәр ошады ки, инде прическа ясау белән генә чикләнергә теләмәдем. Һәм, бер ел элек махсус курсларда белем алып, чәчтарашчы серләрен үзләштердем. Шулай ук кашлар,макияж, прическаларясауны да дәвам итәм.

2021-02-16 18-58-09IMG_20220805_232904 IMG_20220805_233242

- Матурлык өлкәсендә эшләүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң беренче чиратта, кешенең эчке дөньясын, аның рухи байлыгын, матурлыгын күрә белергә кирәк. Шушы төшенчәләр киемдә,прическада, макияжда чагылыш табарга тиеш. Ягъни, теге яки бу кешенең характер үзенчәлекләрен, көчле һәм, киресенчә, йомшаграк якларын, канына сеңгән гадәтләрен исәпкә алып, тулы образ барлыкка китерү мөһим.
Шулай ук хатын-кызның яисә ир-атның индивидуальлеген ассызыклый белергә кирәк, дип саныйм. Әйтик, кеше көдрә чәчле икән, аның шушы үзенчәлеген, табигыйлеген саклап калырга.

Гомумән әйткәндә, чәчтарашчы берникадәр дәрәҗәдә психолог булырга тиеш. Һәм иң әһәмиятлесе шул ки, үзеңә рухи яктан бай булырга кирәк. Шул вакытта син башкаларның эчке матурлыгын күрә беләчәксең, аларның халәтен аңлый алачаксың.

- Гадәттә, кешегә ошаса, ул һәрвакыт бер үк остага мөрәҗәгать итә. Синең дә даими клиентларың бардыр?

- Әйе, кашлар, макияж, прическа ясатыр өчен дә, чәч кистерер өчен дә даими рәвештә килүчеләр бар. Мактанып әйтүем түгел, кешеләр минем хезмәтемнән канәгать булып китәләр, шуңа күрә әйләнеп киләләр.

- Чәч кистерергә килгән клиентларыңа киңәшләреңне бирәсеңме?

- Әйе, биргәлим. Әмма беркайчан да фикеремне көчләп такмыйм. Кемдер үзе миннән киңәш сорый. Бик мөстәкыйль клиентлар да очрый: чәчен ничек итеп алдырачакларын инде анык белеп киләләр. 

- Осталыгыңны ничек камилләштерәсең?

- Танылган осталар үткәргән мастер-классларга йөрим, курслар үтәм.

- Синеңчә, яхшы чәчтарашчы нинди булырга тиеш?

- Югары дәрәҗәдәге һөнәр иясе булырга. Даими рәвештә осталыгын камилләштереп торырга. Үз эшен җан-тәнен биреп, яратып башкарырга. Алда әйтеп үткәнемчә, кешенең индивидуаль сыйфатларын күрә, эчке дөньясын сиземли белергә тиеш.  

- Хәзер адым саен чәчтарашханәләр. Конкуренция зур, дип әйтәсем килә…

- Конкуренциядән курыкмыйм. Үз эшен югары дәрәҗәдә, җиренә җиткереп, чын күңелдән башкаручы остага клиентлар һәрвакыт табылачак, дип саныйм.

Аннары кешеләр үзләренә рухи яктан, ягъни аурасы-җан халәте туры килгән осталарны сайлыйлар бит.

Әйтик, кемгәдер минем белән уңай, аралашуы кызык, рәхәт булачак. Ә кемгәдер – юк.

Гадәттә, кешегә оста һәрьяклап ошады икән, ул аның даими клиентына әверелә.

- Үз эшеңдә иң ошаганы нәрсә?

- Гомумән, хезмәтемне сөеп башкарам мин. Әйткәнемчә, кул белән эшләргә, матурлык булдырырга, иҗат итәргә яратам. Кешенең минем хезмәтемнән тулысынча канәгать булып, елмаеп, чын күңеленнән рәхмәтләрен белдереп китүе – шунысы иң ошаганы. Бу мизгелләр мине канатландыра, илһам өсти. 

- Хезмәтеңдәге төп кагыйдә?

- Иң мөһиме – зарар китермәскә. Һәрбер клиентка игътибарлылык, ихтирам, кайгыртучанлык күрсәтергә. Шулай ук эш урынының, инструментларның чиста-пөхтә булуы да мөһим булып тора.  

- Матурлык өлкәсендә эшләүчеләрне берникадәр дәрәҗәдә психологлар, дип атарга була, чөнки кешеләр аларга үз серләрен ачалар, киңәш сорыйлар, нәрсәгәдер зарланалар. Моңа мөнәсәбәтең ничек? 

- Мин кеше тормышына кысылмаска тырышам. Моң-зарларын тыңларга туры килә, әмма киңәшләремне бирмим. Ә болай нейтраль темаларга, әлбәттә,аралашам. Бигрәк тә карашлары минеке белән туры килә икән, сөйләшер сүзебез бар. Кайбер клиентларым белән хәтта дуслашып ук киттек.

- Син хатын-кызларның да, ир-атларның да, балаларның да чәчен кисәсең. Кем белән эшләве кыенрак?

- Нарасыйлар белән авыррак. Алар бер урында тик утырырга яратмыйлар бит, боргаланалар. Ир-атлар белән эшләве — иң җиңеле, чөнки алар – конкрет кешеләр.

- Салоныгызда хәйриячелек акцияләре дә уза икән. Шул турыда сөйләп үтсәң иде. Бу эш ничегрәк башланып китте?

- Әлеге идеяны безгә салоныбызның директоры Наталья Кудинова бирде. Ул балалар йортлары белән эш итүче бер хатын-кыз белән дус. Наталья ханымның шушы тәкъдиме белән шатланып ризалаштык. Һәм менә инде 3 – 4 еллар без, берничә чәчтарашчы,  Яңа ел алдыннан “Ровесник” приютына барып, анда тәрбияләнүче малайлар-кызларның чәчләрен бушлай кисәбез һәм бүләкләр өләшәбез.

Шулай ук аерым үзем аена ике мәртәбә анда йөрим.

- Әле бит сезнең салонда Даун синдромы булган балалар өчен дә хәйриячелек акцияләре үткәрелә?

- Әйе. Аена бер мәртәбә, якшәмбе көнне, чәчтарашханәбездә шундый малайларның-кызларның чәчләрен бушлай кисәбез.

Аларны яратам мин. Һәрберсенең исемен беләм. Үзләре белән аралашам. Дөрес, Даун синдромы булган нарасыйларның кайберәүләре бөтенләй сөйләшми диярлек. Әмма араларында Пушкин әсәрләрен яттан укучылар да, яхшы сөйләшүчеләр дә бар.

Бик боргаланмасыннар өчен, әти-әниләре үзләрен сөйләштерәләр, телефоннан мультфильм күрсәтәләр. Ә кайсыберләре гомумән тыныч кына утыра. Һәрхәлдә, уртак тел табабыз.

Күпләре даими рәвештә килеп йөри инде. Акция турында күптән түгел генә ишетүчеләр дә бар.

Зәгыйфь нарасыйларга һәм аларның ата-аналарына, “Ровесник”та тәрбияләнүче ятим балаларга аз гына булса да ярдәм итә алуыма сөенәм мин. Малайлар, кызлар белән аралашуы, аларның шатлыклы йөзләрен, елмаюларын күрүе, ихлас рәхмәт сүзләрен ишетүе җанымны җылыта. Гомумән, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлагач, рухи яктан байый төштем. Татар халкы: “Кешегә игелек итсәң – үзеңә булышасың”, — дип юкка гына әйтми бит инде.“Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек”, дигән күркәм мәкаль дә бар. Кемгәдер ярдәм күрсәтә, файдалы була алуым күңелемне күтәреп җибәрә, илһамландыра. Хәйриячелек эше шулкадәр ләззәтле хезмәт икән бит ул!

Аны башлап җибәргән директорыбыз Наталья Кудиновага мең рәхмәт.

- Розалия, акыллы, тәртипле, миһербанлы кыз икәнең күренеп тора. Бу әти-әниең тәрбиясенең нәтиҗәседер инде?

- Әтием Хәмит, әнием Шамилә – искиткеч кешеләр. Үз гомерләренә тырышып эшлиләр, без, балалары, өчен өзелеп торалар. Ярдәмчел, намуслы, әдәпле, игелеклеләр. Татар-мөселман гореф-гадәтләрен үтәп яшәргә тырышалар. 

Апам Эльмира белән мине үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр алар. Без аларга бик рәхмәтле. Исән-сау, озын гомерле була күрсеннәр.

- Чәчтарашханәдә дә эшлисең, каш, макияж да ясыйсың, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәсең, бераз буш вакытларың каламы соң?

- Андый чакларда китаплар укыйм. Спорт белән шөгыльләнәм — йөгерәм, байдаркада йөзәм.

- Тормышта теләгәнеңә ирештем, дип саныйсыңмы?

- Дөресен әйткәндә, мин хәзер әле яши башлаган гына кебек. Күңелемә яткан, яратып башкарган эшкә керештем генә әле. Шуңа күрә киләчәккә максатларым зурдан. Рухи яктан да, профессиональ яктан да  үсәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, мине башлангычларымда һәрвакыт хуплаган, ярдәм кулын сузган, илһамландырып торган ирем Альбертка рәхмәтемне белдерәем килә. 

63AD2C9C-B613-4D02-A588-A461187EC2CC IMG_20220805_232433 IMG_20220805_233520 IMG-47bb6a7bf4399daffc044230e808b5b6-V

- Уй-ниятләреңә ирешергә язсын, Розалия!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

 

 

    

       

          

   

 

 

 

 

 

   

        

 

 

 

 

 

Просмотров: 785

Комментирование запрещено