Яңа ел, яхшылыклар алып кил җиргә!

Holidays_Christmas_464837Бу шигыремне 2022 елны каршы алганда язган идем. Инде бер ел үтсә дә, аны укучыларга тәкъдим итәргә булдым әле. Хәзер инде Яңа 2023 елга өметләр багълап яшик!

Килер әле яхшы көннәр,
Кул биреп күрешербез.
Туганнарны-балаларны кочып,
Хәлләрен белешербез.

Күкләребез аяз булып,
Кояшыбыз җылытыр.
Елмайган йөзләр күп булыр,
Битлекләр дә салыныр.

Кыен булды бу елларны:
Егерме, егерме бере.
Аралашмады халык,
Вируслар күп йөрде.

Аш-су да үткәрмәделәр,
Бәйрәм-концертлар да юк.
Балалар өйдә утырды,
Уку йортлары ябык.

Ярый әле интернет бар,
Белем шуннан алдылар.
Укытучылары белән
СМСлар языштылар.

Кибет, почта, банклар,
Хөкүмәт — эш урнында.
Һәрбер эшче битлектән,
Үз васыйфаларын үтиләр.

Халык керә тыныч кына,
Алар төрле битлектән.
Нишлисең бит, шулай инде,
Көн күрергә дә кирәк.

Сагынып искә алды халык,
Алда үткән елларны.
Фотосүрәтләрне карап,
Уйланды-моңсуланды.

Олы яшьтәге кешеләр
Җыелды өй янында.
Ярый утыргычлар бар
Сөйләшеп утырырга.

Бик якын утырмыйлар,
Бер-берсеннән куркалар.
Бар да кигән зәңгәр маска -
Кошларга охшаганнар.

Халык белән сорыйбыз без,
Чистарсын һава диеп.
Күкләребез аяз булсын,
Дус яшик аралашып.

 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Тольятти шәһәрендә яшәүче

Галибә ИДИЯТОВА (ГАТИЯТУЛЛИНА).

Просмотров: 779

4 комментариев

  1. Апай, молодец, родная!!!
    Ты впереди всей планеты :вездесущая, всеумеющая, всесторонне развитая, оптимиста, патриотка!!! Так держать!!!
    Гордимся Тобой!!!

    • Иркәм рәхмәт.

  2. Интересное произведение. Действительно, много произошло моментов, так или иначе оставивших различного рода опыт в жизни каждого из нас, подсвечивая ярким маркером важность конструктивного взаимодействия между людьми в обществе, направленного на достижения общего блага. Где-то переждать, где-то перетерпеть, но сохранить связь между близкими, используя различные коммуникационные средства.
    Спасибо за исторический стих.

    • Сәләм. благодарю.