Хат ташучы… Бар гомере юлда — Юлда көз, кыш, ямьле җәйләр дә

IMG-20220905-WA0008Хат ташучы килә, хат ташучы!
Бала-чага ала сөенче.
Һәрбер йортта көтә яше, карты-
Рәхмәт сиңа, балам, диюче.
Зур сумкасы кулбаш күтәргесез,
Сиздерми ул авыр икәнен.
Үзе дә белмидер, килә калса,
Ничә чакрым юллар үткәнен.
Бер сумкада күпме хәбәр ята-
Бер сумкада илнең язмышы.
Бер сумкада мәхәббәт ярала,
Кавышалар хатлар язышып.
Чәй эчеп чык, балам, арыгансың…
Вакыты юк аның чәйләргә.
Хат ташучы… Бар гомере юлда-
Юлда көз, кыш, ямьле җәйләр дә.  

Язмамны Наилә Әюпова иҗат иткән шушы шигъри юллардан юкка гына башламадым мин. Авылда үскән кыз буларак, балачакта капка төбендә үземнең дә почтальон апаны шатланып каршы алганымны бик яхшы хәтерлим. “Татарстан яшьләре”, “Пионерская правда” гәҗитәләреннән тыш, аеруча хатларны зарыгып көтә идем. Ул хәзерге заманда кәрәзле телефон, социаль челтәрләр аша көннәр буе сөйләшергә, язышырга була. Ә элеккегрәк елларда дусларың, туганнарың белән аралашыр өчен хат бердәнбер элемтә чарасы булып торды бит.

Почта тартмасындагы хатны миннән алдарак күреп алып кергән әбием: «Әйдә, бие башта, аннан бирәм!» — дия иде. Андый чакларда инде биеп кенә түгел, җырлап бирергә да риза!

Менә Гали авылында почтальон булып эшләүче милләттәшебез — Рәшит кызы Румия Сәлимова да:

- Хатлар чоры узды шул. Авылда бүген әби-бабайлар сирәк-мирәк кенә еракта яшәүче туганнарына язгалыйлар. Кайчак Яңа ел, Хатын-кызлар бәйрәмнәренә открыткалар җибәрәләр.

Хәзер “сәлам хат”ларын халыкка күбесенчә ГИБДД белән салым инспекциясе генә юллый, — дип сөйли.

Румия апа Оренбург өлкәсендәге Әсәкәй районының Казанка авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Самарга китеп, 4нче подшипниклар заводында контролер булып эшләгән. Аннары тормыш җилләре аны яңадан туган авылына алып кайткан. Ә инде 1991 елда ул Гали авылына килен булып төшкән.

Биредә башта мәктәптә идән юып йөргән. Балалары тугач, башы-аягы белән аларны тәрбияләүгә һәм өй-йорт эшләренә чумган.

Менә почтага эшкә урнашуына да 14 ел үтеп киткән инде. Участогы да шактый икән – 270ләп йортка хезмәт күрсәтә ул.

Милләттәшебез белән танышып аралашкач, авыл халкының аны ни өчен яратуын аңладым мин. Румия апа — тыныч холыклы, тыйнак, эчкерсез, мөлаем ханым. Елмаеп кына тора, кешеләргә игътибарлы, үзләре белән ихлас күңелдән, бик ипле, йомшак итеп сөйләшә.

Әйе, почтальон булып эшләүче кешедә әлеге сыйфатларның булуы зарур шул, чөнки алар хат, гәҗитә-журнал китереп кенә китмиләр бит, халык белән әңгәмә дә коралар, хәл-әхвәлләрен дә сорашалар.

- Безнең һөнәр ияләре сабыр булырга, кеше белән уртак тел таба белергә тиеш. Өлкәннәрнең күбесе өйдә ялгызы утыра. Аларга аралашу җитешми. Үзләре белән сөйләшеп тә алабыз, хәбәрләр белән дә уртаклашабыз. Берәр нәрсә кирәксә, шалтыратыгыз, дип телефон номерын да калдырабыз, — ди Румия ханым.  

- Алайса сез әби-бабайларга әле ярдәмче, йомышларын үтәүче дә.

- Хат ташучыларның вазифалары артты бит. Хәзер почталар кечкенә кибетне хәтерләтә. Биредә канцелярия, химия товарлары да, көнкүреш кирәк-яраклары да сатыла. Сумкабызга шуларны да салып йөрибез. Кемгә нәрсә кирәген алдан белешеп, икенче көнне почта өләшкәндә китереп бирәбез.

Салымнарны, ГИБДД штрафларын, утка-суга, газга, торак өчен акчасыншулай ук безнең аша түлиләр. Пенсия, субсидияләрне дә без таратабыз.

- Димәк, бүгенге көн почтальоны авылның тоткасы булып тора. Халык, бигрәк тә өлкәннәр,хат ташучыга карап тора, дисәк тә була.

- Әйе, шулай булып чыга. Авылдашларыма ярдәм итә алганыма шатланам мин. Алардан изге теләкләр, ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү канатландырып җибәрә.

- Шулай да төп хезмәтегез – вакытлы матбугатка яздыру һәм аны өйләргә тарату. Бүгенге көндә авылыгызда гәҗитә-журнал укучылар күпме?

- Мин почтага урнашкан елларда әбунәчеләр (подписчик) күп иде. Кызганычка, аларның саны елдан-ел кими бара шул. Хәзер мәгълүмат алу чыганаклары артты бит — интернет, телевизор, радио, кәрәзле телефон.

Аннары гәҗитә укучы буын олыгая. Күп әби-бабайлар: “Язылыр идем дә, күзләрем начар күрә шул”, — диләр. Ә яшьләр кирәксенми, интернеттан файдаланалар.

Укыган кеше укый индеул. Әйтик, укытучыларның күбесе вакытлы матбугатны зарыгып көтеп тора.

Казанда яшәүче авылдашыбыз Дания ханым Тулова үз акчасына мәктәп, китапханә, балалар бакчасын, авыл тормышында актив катнашучыларны татар телендәге гәҗитә-журналларга яздыра. Кайбер эшкуарлар садака йөзеннән туган-тумачаларына алдыралар.    

- Авылыгызда нинди татар гәҗитәләрен үз итәләр?

- Казаннан “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Авырмас өчен мең дә бер киңәш” басмаларын укыйлар. Җирле матбугаттан “Сәлам”, “Бердәмлек”не яраталар.

Рус гәҗитәләрен алдыручылар алай күп түгел.

- Ә үз өегезгә ниндиләр килә?

- Татарстаннан “Ясминә”, “Авырмас өчен мең дә бер киңәш”, Самардан “Бердәмлек”, “Вестник Похвистневского района” гәҗитәләренә язылам.

- Бүгенге көндә вакытлы матбугат укучылар саны азаюның сәбәбе нидә, дип уйлыйсыз?

- Алда әйткәнемчә, хәзер күбесе интернеттан чыкмый бит. Мәгълүматны шуннан алалар. Кәрәзле телефон һәркемдә бар. Хәтта өлкәннәр арасында да аның белән куллана белүчеләр бар. Фотога да төшәләр, СМС та язалар.

- Халыкны журнал-гәҗитәгә язылырга өндәлисезме?

-  Әйе. Безгә план куялар бит — аена шулкадәр товар сатарга, шулкадәр басмага яздырырга тиешбез. Планны үтәмәсәң, эш хакы да азрак була, премиядән дә калырга мөмкинсең. Рәхмәт яугыры, хәлебезне аңлаган кайбер олы кешеләр: “Күзем күрмәсә дә, язылам инде, кызым, сиңа да бездән ярдәм булсын”, — дип хат ташучыларга үзләренчә булышалар.

Бар мәгълүмат электрон версиягә күчеп барган заманада почта бүлекләре кирәкме? Сезнеңчә,Һөнәрегезнең киләчәге бармы?

- Яшьләргә бик кирәге булмастыр да, алар күбрәк онлайн-түләүләрдән файдалана бит. Ә менә өйдән чыгып йөрергә кыенсынган өлкән буын почтальон хезмәтенә мохтаҗ, дип саныйм. Әйткәнемчә, пенсияне, кирәкле товарларны да китереп бирәбез, коммунальхезмәтләр өчен дә безнең аша түлиләр, гәҗитә-журнал да укыйлар.

- Румия апа, мәктәптә татар телен өйрәнмәгәнсез, ә үзегез ана телендә шундый матур итеп сөйләшәсез…

- Кечкенәдән гаиләдә татарча аралашып үстек без. Әнием “Азат хатын”журналын яздырып ала иде. Шуннан күп әдәби сүзләрне өйрәндем.

Аллаһыга шөкер, улыбыз, кызыбыз да туган телен яхшы беләләр, телләре татарча ачылды.

- Балалар, дигәннән. Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Ирем Усман белән 31 ел бергә гомер итәбез. Ул – тыныч холыклы, киң күңелле, бик тәртипле кеше, яхшы нәселдән. Миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә. Хатын-кызның бәхете – ирдән, диләр. Дөрес ул. Аллаһыга шөкер, хәләл җефетем белән матур тормыш алып барабыз. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

Улыбыз Таһир, кызыбыз Алсу,  югары уку йортларында бюджет урыннарда укып, Самарда эшлиләр. Әлхәмдүлилләһ, йөзебезгә кызыллык китергәннәре булмады, тырыш, эш сөючән, тәүфыйклы булып үстеләр. Ял көннәрендә кайтып, өй-йорт эшләрендә булышып торалар.

- Хуҗалыгыгыз зурмы соң?

- Әйе, маллар асрыйбыз, бакчада төрледән-төрле яшелчә үстерәбез. Сөт, каймагын, бәрәңге, кишер, суган, чөгендерен сатуга чыгарабыз. Самарга ярминкәләргә дә баргалыйбыз.

Йорт хуҗалыгы күбрәк ирем җилкәсендә. Раббым үзенә исәнлек-саулык бирсен инде.

- Эшегез бик авыр, аңардан арып, ташлап китәргә теләгән чакларыгыз буламы?

- Хәзер ничә еллар эшләп күндем инде. Минем хезмәттән файдаланган авылдашларым якын кешеләремә әйләнделәр. Алда әйтеп үткәнемчә, аларга ярдәм итә алуыма сөенәм.

Коллективыбыз да бик дус. Җитәкчебез Рания Низаметдинова,  хат ташучылар Фәнүзә Насретдинова, Оксана Дускаева, оператор Руфия Латыйпова белән бер-беребезгә булышып, күңелле итеп, рәхәтләнеп эшлибез, Аллаһыга шөкер.

- Киләчәктә дә дәрт-дәрманыгыз сүрелмәсен, Румия апа!    

Әйе, кышкы зәмһәрир суыкта, күз ачмаслык бураннарда да, язгы-көзге пычракларда, эссе җәйләрдә дә юлда хат ташучылар.

Заманалар үзгәреп, алга таба барса да, почтальон һаман җәяү, һаман җилкәсендә авыр сумка.

Үз хәлләрен үзләре генә белсә дә, зарланмыйлар алар.  Халыкка хезмәт итүләренә куанып эшли бирәләр…

IMG-20220905-WA0011IMG-20220906-WA0005 Оксана Дускаева (уңнан сулга), Рания Низаметдинова, Фәнүзә Насретдинова һәм Румия Сәлимова. Румия апаның яшь чагы. Румия ханым ире, улы, каенанасы белән. Сәлимовлар гаиләсе. IMG-20220905-WA0008

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

 

 

       

 

         

   

 

 

Просмотров: 835

Комментирование запрещено