Күркәм холыклы туганнарым, үзләрендә көч табып, яшь гаиләгә терәк булып, тормышның бу сынавына да бирешергә теләмичә, Самарага күченеп киттеләр, тормыш китабын өр-яңадан яза башладылар. Иншалла, Ходаем үзләренә сынауларны гына түгел, шатлыкларны да өеп бирде. Йөрәк ярасына дару булып, яңа сабыйлар туды. Яшь гаиләгә сабыйларын тәрбияләргә булышу әби-бабайның яраларын басты. Тормыш дәвам итте. Лаеклы ялга чыккач, абыем белән җиңгәм матур йорт салып, үзләренең туган авыллары Большая Черниговка районының Бөрйән авылына кайтып төпләнделәр. Гөлчәчәккә күмелеп утырган йорт туганнарны да, күрше-күләнне дә үзенә тартып, озын-озак еллар гөрләсен иде дә бит, тик Аллаһы бу матур гаиләгә сынауларны биреп бетермәгән булган икән …
Рәхимсез язмыш җиңгәмне сынады да сынады: 2016 елда абыем бакыйлыкка күчте, яман чир бер-бер артлы ике улын мәңгелеккә алып китте. Ничекләр генә түзгәндер инде ана йөрәге… Җир-күк сабырлыклары белән күтәрде җиңгәм бөтен авырлыкларны. Һәрвакыт ягымлы, мөлаем, матур йөзле, тәмле сүзле, сабыр холыклы изге җан иде хөрмәтле җиңгәм. Тынычландыра, акыллы киңәшләрен бирә, юата белә иде ул. Хәсрәт тулы йөрәге белән кеше кайгысын уртаклашып, биш вакыт намазын калдырмыйча укып, безнең өчен догаларын кылып, язмышына риза булып яши иде. Сабыр, үзенчә горур, тырыш мөселман хатыны, авыр хезмәт юлы үтеп, балаларын үстереп, кайната-кайнаналарын тәрбияләп, үлгәч, кадерләп мәңгелек йортларына озатып, гомер буе намусына тап төшермичә яшәгән җиңгәмнең рухлары шат булып, гүрләре иман нуры белән тулып торсын иде. Бу язмам Минзия җиңгәмнең рухына дога булып ирешсен, дип телим. Хатирәләремне барлап утырганда аны югалтудан җаным сыкрап сызлый башлый. Шул ук вакытта күңелемдә аның минем яраткан җиңгәм булуы горурлык хисе тудыра.
Просмотров: 565