Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу1нче бүлек

1946 елның көзе аеруча яңгырлы һәм салкын килде. ”Большевик” колхозы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алырга тырышсалар да, дәүләткә икмәк тапшыруны тиешенчә үти алмадылар. Шуңа күрә райком әгъзалары ”Большевик” колхозына ярдәмгә ике чылбырлы трактор җибәрергә дигән карар чыгардылар.

Балыклы МТСыннан тракторлар килеп җитүгә, Кләүле станциясендә урнашкан ягулык-майлау складында тиешле ягулык материалларын әзерләп куярга куштылар. Бу эшне колхоз идарәсе яшь кенә Мәрзиягә тапшырды. Кыз, колхозның ике үгезен җигеп, таң атмас борын юлга чыкты. Кичен үк башланган көзге яңгыр астында ашыкмыйча гына атлап барган үгезләрнең өсләреннән пар бөркелә. Чыланган камыт баулары үзләренә генә хас булган ниндидер тавыш чыгара. Әдрәс паласка төренеп утырган Мәрзия дә, көзге моңсулыкка ияреп, Рамай көенә моңлы гына итеп җыр сузып бара.

Төнгә каршы берәү моңлы
итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман
буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый
тыңлады…

Бу җырны Мәрзия аеруча яратып, бөтен йөрәк хисен кушып җырлый иде. Сәбәбен үзе дә белми: әллә авыл егетләре Юкәле тау итәгендә уза торган болынга кичке уенга җыелганда җырлагангамы, әллә бертуган абыйсы Рәхимҗан авыл урамнарын әйләнеп сугышка китеп барганда моңлангангамы, билгесез… Өзгәләнеп җыр сузган кызның йөзеннән, әллә яңгыр тамчылары агып төшә, әллә сугышта хәбәрсез югалган абыйсын сагынудан күз яшьләре ага да ага…

Үгезләр үз җайларына гына атлап барсалар да, көн яктыра башлаганда алар Озын урманга җиткәннәр иде. Көзге салкын җил искән саен, шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тамчыларына ияреп, агачлардан соңгы яфраклар коела. Яңгыр туктаган арада күк йөзе ачылып китә, болытлар арасыннан кояш елмаеп, Мәрзиянең чибәр йөзен алсуландырып җибәрә…

Шулай моңсуланып, күңелсез уйларына батып барганда, җиргә кадәр ботакларын җәеп үскән чыршы астыннан килеп чыккан кыр кәҗәсеннән өркеп, үгезләре күтәрелеп чабып киттеләр. Көтелмәгән хәлдән Мәрзия арбасыннан очып төште дә, кабалана-кабалана паласка ныгытып төрелгән аякларын чишә алмыйча интекте. Үгезләр шул арада шактый гына юл алып өлгергәннәр. Ниһаять, ул торып басты, ләкин бер-ике адым да ясап өлгермәде, аякларын күтәреп ала алмаслык булып, чабаталарына балчык ябышты. Өстәвенә палас та яңгырда тәмам чыланып беткән, күтәрә алмаслык. Мәрзия, берничә адым ясады да, хәлсезләнеп, паласны ташлап калдырды Аягына ябышкан балчыкны яшь каенга сөртеп маташканда чабатасы өзелеп чыкты. Әллә арбадан егылып төшкәненә гарьләнеп, әллә чабатасы өзелеп чыкканга, Мәрзия елап җибәрде. Күпмедер вакыт елаганнан соң, таралган чабатасын салып, юеш паласын күтәреп, үгезләрен сүгә-сүгә, арба эзеннән атлады. Бәхетенә, үгезләр дә ерак китә алмаганнар, таралып үскән чикләвек куагына кереп кысылганнар иде. Мәрзия, паласын арбага куеп, өшегән аякларын юеш яфракларга сөртә-сөртә, үгезләрен үзе ачулана, үзе чәбәкли:

-Эх сез, ике думбай, яңа туган бозау хәтле кыр кәҗәсеннән куркып нәрсә кыландыгыз? Кара инде юньсезләрне, куркуларыннан чикләвек куагына кереп посканнар! Әле дә ярый ядәч каенга кереп кысылмагансыз, эшләр бөтенләй харап булган булыр иде. Мин сезне кайчан моннан чыгара алам? Я әйтегез инде, нишләргә миңа хәзер? Әхәт җизнигә рәхмәт, кузгалып киткәндә арбама иске туны белән балтасын куйган иде, юл хәлен белеп булмый дип. Мин бу куакны кисеп бетергәнче караңгы төшәр инде, ә ягулыкны тракторларга бүген алып кайтырга куштылар…

Мәрзия, өшегән аякларын җизнәсе биргән тунга төреп, куак төбенә утырган гына иде, кинәт әллә кайдан ир-ат тавышы ишетелде.

-Әллә мин ярдәм итимме, сеңлем?

Бу сүзләрне ишетүгә кыз, кыр кәҗәсе сыман, читкә сикерде. Аның йөзе куркудан агарып чыкты, күзләре йодрык хәтле булган иде. Мәрзиянең күз алдында өстенә озын солдат шинеле, башына йолдызлы пилотка, аягына күн итек кигән ир-ат пәйда булды. Ни әйтергә дә белмичә, балтасын күкрәгенә кыскан килеш, кыз артка чигенде. Башында мең төрле уй әйләнде. Качаргамы? Юк, үгезләрне калдырып китеп булмый… Әгәр дә бу солдат бәйләнсә… Нишләргә?

-Сеңлем, мин сине куркыттым, ахры? Зинһар, гафу ит!.. Бер дә куркытасым килмәде. Мин Иске Ярмәк авылына кайтам. Син, сеңлем, алай-болай Ярмәк кызы түгелме? Бигрәк чая күренәсең!.. Минем дә сеңлем бар, синең тирә булырга тиеш, бәлки әзрәк олырактыр. Мәрзия аның исеме, Ризатдинова, бәлки беләсеңдер?

Бу сүзләрне ишеткәч, өнсез калган Мәрзиянең өстенә чиләге белән бозлы су койганнар кебек булып китте. Аның күзләре бу ир-атның йөзеннән Рәхимҗан абыйсының чалымнарын эзләде. Карлыккан тавышы, чал чәчләре, җыерчыклы бите, сакал-мыегы абыйсының уттай янып торган яшь чагын бер дә хәтерләтми иде.

-Юк, сез алдашасыз, сез минем абыем түгел, минем абыем 1941нче елда сугышта хәбәрсез югалды…

Рәхимҗанга да бу ут чәчеп торган сылу кызга карап малайлар белән сугышып үскән сеңлесен тануы кыен иде.

-Мәрзия, сеңлем, синме бу? Һич ышанырлык түгел! Синең белән шулай урман юлында күрешербез дип кем уйлаган?.. Әйе, мин хәзер элеккеге Рәхимҗанга охшамаган, тик бу мин, мин -синең абыең… Ышандыру өчен нинди дәлилләр китерим?

-Абыем булсаң, син белергә тиеш, безнең уртак серебез бар иде. Я, нинди сер ул?

Рәхимҗан, берничә мизгел елмаеп, Мәрзиягә карап торганнан соң:

-Күрше Маһиямал әби кәҗәсенең сакалын кискән идек -дип, кулларын җәеп көлеп җибәрде. Мәрзиянең кулындагы балтасы җиргә шуып төште:

-Абыем! Рәхимҗан абыем, бу син! Син исән, син кайттың! -дип, елый-елый, муенына сарылды.

-Абыем, безгә бит синең хәбәрсез югалуың турында язу китерделәр. Шундый хәбәр килгәч, аяз күгебезне кара сөрем каплап китте, әнкәебез чиргә сабышты…

-Әткәй ничек соң, исән-саумы? Ә Җәмилә апай, Әхәт җизни?..

-Аллага шөкер, исән-саулар, абый.

-Әй, ахмак инде мин, син бит юеш,салкын җирдә яланаяк басып торасың!.. Кая әле, кил, утыр арбага, аякларыңны тунга төреп куйыйк! Менә шулай… Син җылынып утыр, ә мин угезләреңне чыгарыйм. Кая әле балтаң?

Мәрзия, Рәхимҗанның балта белән җәһәт эшләвенә карап, сокланып үз-үзенә сөйләнеп утырды: “Исән бит минем абыем, исән сау кайта! Аның белән бергә урам әйләнеп, җырлап узган күпме егетләребез, сөяргә һәм сөелергә өлгермәгән япь-яшь егетләребезнең яртысыннан күбесе кайтмады… Күршеләребез Габбас абый, Мөстәкыйм абый, Гомәр абый, Пәрвәз әбиләрнең биш малае, ике кияве! Нинди коточкыч нәрсә бу сугыш!

Мәрзия уйлар дөньясында йөзгән арада, абыйсы куакларны аралап, үгезләрне юлга чыгарды.

-Мәрзия, сеңлем, син кайларга киттең әле, нәрсә уйлап утырасың моңсуланып?

-Юк-юк, абый, мин беркая да китмәдем!

-Китмәгән булсаң, коры ыштырларны аягыңа урыйк та, менә бу каен тузыннан ясаган башмакларны ки. Болар чабатадан яхшырак булыр, кичке уенга да киеп төшә аласың.

-Рәхимҗан абый, әйт әле, нигә син безгә хат язмадың? Нигә үзеңнең исән икәнлегеңне белгертмәдең?

-Син, сеңлем, Кләүлегә барасың ахры?

-Әйе, безгә Балыклы МТСыннан ике трактор килә, менә шуларга ягулык-майлау материаллары артыннан баруым иде.

-Алай булса, әйдә икәү барыйк, мин сиңа юлда барын да сөйләрмен…

 (Дәвамы бар)

Илшат ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1125

3 комментариев

  1. Венера Гильмутдинова
    Ильшат- Ярмәк авылынын, тагын бер горурлыгы син. Йөрәккә үтеп керде хикәян. Укыганда күзләрдән яшь кипми. Сиңа исэнлек- саулык, иҗади уңышлар телим