Васил Шәйхразыев: Россия төбәкләренә кирәк кадәр татар теле дәреслекләрен җибәрәбез

be5a774bebed06ddcba0f9136b650729«Кемнәр гариза бирә – бернинди авырлык юк, без дәреслекләрне төяп җибәрәбез», — диде Милли Шура рәисе.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, Россия төбәкләренә татар теле дәреслекләре гаризалар буенча җибәрелә.

«Минем белүемчә, Россия төбәкләрендә татар дәреслекләре җитеп бетми. Бу мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессы да кайгыртырга тиештер дип уйлыйм. Элек бу эш белән шөгыльләнә торган «Мәгариф» нәшрияты бар иде. Кызганыч, ул системаны юкка чыгардылар. Дәреслекләр басу нәшриятын кире кайтарырга кирәктер, бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк дип саныйм», — дип сорады «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Васил Шәйхразыев дәүләт программасы нигезендә дәреслекләрне төбәкләргә тарату эше дәвам итүен әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы ел саен аларны тарата. Газельләр белән төяп җибәреп торабыз. Әгәр дә теге яки бу өлкәдән тәкъдимнәр бар икән, аны безгә җиткерергә кирәк», — диде ул Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында.

«Әсбапны төбәккә илтү өчен мәгариф министрлыгыннан лицензия алырга тиешбез. Бүгенге көндә 44 дәреслек нигезендә сертификация үтәбез. Кулланмалар да бар. Кемнәр гариза бирә – бернинди авырлык юк, без төяп җибәрәбез. Моның өчен бюджеттан ел саен өч миллион бүлеп бирелә. Бу мәсьәлә белмәгәнлектән килеп чыгадыр. Димәк, без ул төбәкләргә барып җитмәгәнбез», — ди Милли Шура рәисе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 568

Комментирование запрещено