“Татар халык җырлары миндә тирән хис-тойгылар уята”

2512334898461048022Танылган җырчы Салават Фәтхетдиновның: “Сандугач керде күңелгә –Җырламый түзиммени?” – дип моңланганын хәтерлисезме?

Менә Самар кызы Алсинә Дәүләтбаеваның да күңеленә сандугач кергән икән бит!  

Кечкенә чагыннан ук җырларга яраткан яшь милләттәшебез хәзер сәхнәдән төшми. Шәһәребез һәм өлкәбездә үткәрелеп килгән Сабан туйларында, башка татар чараларында чыгыш ясый ул. 20 яшьлек Алсинәнең үз тамашачылары да барлыкка килгән инде. Ә күптән түгел аны Самарның Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге танылган “Идел” татар ансамблена солистка буларак кабул иткәннәр.

Алсинәнең кечкенә чагы.

Алсинәнең моңлы, чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышы йөрәкләргә үтеп керерлек, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек. Үз җиребездән тагын бер моңлы сандугач үсеп чыкканына, милли мәдәниятебезнең киләчәге якты булуына куанырлык түгелмени?!

Алсинә әле“Яктылык” мәктәбендә укыган чагында ук, әлеге уку йортының мәдәни тормышында актив катнашучыларның берсе буларак, минем игътибарымны җәлеп иткән иде. Җырга да, биюгә дә оста булган бу кыз биредә узган бер чарадан да читтә калмады.

- Мин иҗади гаиләдә тәрбияләндем.Әбием дә, әти-әнием дә матур итеп җырлыйлар. Әби шигырьләр дә иҗат итә әле. Җыр-моңга сәләтем нәселдән күчкәндер инде.Сәнгатькә мәхәббәт балачактан каныма сеңгән.

IMG-20220517-WA0005 IMG-20220521-WA0001

Талантларымны ачарга һәм күрсәтергә ярдәм иткән “Яктылык” мәктәбенә, аларны күреп-сизеп алган укытучыларыбыз — Асия Сәйфетдинова, Линар Абсаттаров, Инзилә Гыйззәтуллинага рәхмәтле мин, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

- Алсинә, син оста биюче дә бит әле. Бүгенге көндә бу сәләтеңне халыкка күрсәтү мөмкинлеге бармы?

-  Әйе, күптән түгел “Яктылык” мәктәбен төрле елларда тәмамлаган егетләр-кызлардан торган “Якты” бию төркеме барлыкка килде. Хореографыбыз Рәшит абый Гыйззәтуллин куйган биюләр белән туйларда, юбилейларда чыгыш ясыйбыз. Киләчәктә, Аллаһы бирсә, төрле бәйгеләрдә катнашу нияте дә бар.

- Син татар телендә генә җырлыйсыңмы?

-Сәхнәдән татар җырларын гына башкарам.      

 - Сәхнә дигәннән… Анда үз-үзеңне тота белергә кирәк бит әле.

- Әйе,вакытында елмая белергә, вакытында моңсухисләр күрсәтергә кирәк.Бу инде, әлбәттә, нинди җыр башкаруыңа карап.  Һәрхәлдә күңелемдәге кичерешләрне, тойгыларымны тамашачыга җиткерергә тырышам.

Аннары кием дә зур роль уйный. Мәсәлән, миңа татар милли костюмнарында чыгыш ясарга ошый.

- Нинди характердагы җырларны яратып башкарасың?

- Шул мизгелдәге эчке кичерешләремә туры килгәннәрне. Йөрәк түреннән ургылып чыккан җыр тагын да ихласрак яңгырый бит ул.

- Озын көйле җырлар җырлыйсыңмы?

- Андый җырлар күңелемә аеруча хуш килә. Әбиемнең “Кыр казлары артыннан”, “Шаулый урман”, “Мәк чәчәге” татар халык җырларын башкаруын тыңлап үскән кыз мин. Алар кечкенәдән җанга кереп калган. 

Татар халык җырлары – милләтебезнең моңлы хәзинәсе, рухи мирасы, безнең тарих ул. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: “Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән инде.

Татар гомер-гомергә җыр-моңга хирыс булган. Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Татар милләтенең язмышы катлаулы, ата-бабаларыбызга күп авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Шушы кичерешләре моң булып агылган да күңел түренә үтеп керерлек җыр-көйләр барлыкка килгән, дип уйлыйм.

“Ачы тау”, “Сагыну” татар халык, Хәния Фәрхи башкарган “Авыл киче” җырларын җырлыйм. Алар миндә тирән хис-тойгылар уята, уйланырга этәрә.

- Яраткан җырчыларың кемнәр?

- Хәния Фәрхинең иҗаты бик якын миңа. Илсөя Бәдретдинова, Салават Фәтхетдиновка сокланам.

Профессиональ җырчы булу, татар эстрадасында халыкка үзеңне таныту теләгең бармы?

- Андый хыялым юк түгел. Киләчәк күрсәтер. Аллаһы насыйп итсә, бар да булыр, дип ышанам.

- Алсинә, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлап алгансың. Моңа “Яктылык”та мөгаллимә хезмәтен башкаручы әниеңнең тәэсире тидеме?

- Әйе, татар теле һәм әдәбиятын укыткан әнием эшен шулкадәр яратып башкара ки, бу миңа йогынты ясамый калмады. Аның эзеннән китеп, шушы һөнәргә өстенлек бирдем. Балаларны сөю дә зур роль уйнады, әлбәттә.

Педагогика университетына “Яктылык” юлламасы буенча укырга кердем. Якын киләчәктә туган мәктәбемдә эшләячәгемә бик шатмын. Бүгенге көндә биредә ике айлык практика үтәм.

- Кемнәрдән үрнәк аласың?

- Наҗия әбиемә сокланам. Ул шундый көчле рухлы шәхес ки, исләрең китәр! Әтием Илдус, әнием Фәүзия, апам Алисә гомер буе миңа үрнәк булып торачаклар.

Алсинә әти-әнисе белән. Алсинәнең яраткан әбисе Наҗия.

Апалы-сеңелле Алисә һәм Алсинә.

IMG-e58ca4161573cdf771c6c56d7a568da1-V

Гомумән, гаиләм белән горурланам мин. Ул – тормышымда иң кыйммәтлесе, иң мөһиме.

- Әти-әниең биргән нинди үгет-нәсыйхәтләр күңелеңә уелып калды?

- Әгәр дә уңышлар казанырга, югары үрләр яуларга телисең икән, моның өчен бик нык тырышырга һәм бик күп эшләргә кирәк, дигән сүзләрен гомерлеккә исемдә калдырдым.

Алар үзләре дә — эш сөючән, барысына да үз көчләре белән ирешкән кешеләр, безне дә шуңа өйрәтәләр.

Алмагач астында: “Алма пеш, авызыма төш”, — дип ятып торып булмый. Үз алдыңа максатлар куеп, шуларны тормышка ашырыр өчен, җан-фәрманга эшләргә кирәк.

- Синеңчә, камил гаилә нинди булырга тиеш?

- Минем өчен әти-әнием – камил гаилә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп, чын күңелдән шатланам мин. Бер-берсен ихластан яраталар. Булачак ирем әтиемә охшаган булсын иде, дип телим.

- Әти-әниеңнең кайсы сыйфатларына сокланасың?

- Сабыр, алда әйтеп үткәнемчә, хезмәт сөючән кешеләр алар. Һәрвакыт мине аңлыйлар, ярдәм кулын сузалар. Мин үзләренә мең рәхмәтле.

- Ә апаң Алисә белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Яшь аермабыз тугыз ел булса да, аның белән бик дус, туганлык җепләре нык безнең. Кияүгә чыгып, хәзер аерым яшәсә дә, без һәрвакыт аралашып, күрешеп торабыз.

- Җитди карарлар кабул итәргә кирәккәндә кем белән киңәшәсең?

- Күпне күргән-белгән, тормыш тәҗрибәсе бай булган әбиемнең киңәшләре минем өчен бик мөһим.

-  Үзеңнең холкыңны бер-ике сүз белән ничек тасвирлар идең?

- Мин — дөреслекне биткә бәреп әйтүче, туры сүзле кеше һәм башкалардан да үземә карата шуны көтәм. Әмма, әлбәттә, кешене үпкәләтергә ярамый, әдәпле, тыйнак кына сөйләшергә кирәк.

- Тормышыңда берәр нәрсәне үзгәртер идеңме?

- Аллаһыга шөкер, барысыннан да канәгать мин. Булганына сөенеп яшим. Әлбәттә, киләчәккә ниятләр зурдан. Әмма барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Аның ярдәме белән аларны тормышка ашырырга язсын.

- Тормыш шигарең (девиз) бармы?

- Ничек кенә авыр булса да, бирешмәскә, алга таба атларга.

- Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Китаплар укырга яратам. Бөек татар язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән горурланам мин. Раббыбыз аларга шундый сәләт биргән – хәйран калырлык. Аеруча Әмирхан Еники иҗатын үз итәм.

Шулай ук чигү чигәм. Мәктәптә укыганда мөгаллимәбез Асия апа Сәйфетдинова хезмәт  дәресләрендә безне әлеге кул эшенә өйрәтте. Миңа бу шулкадәр ошады ки, яраткан шөгылемә әверелде.

- Әгәр дә тылсымчы сиңа берәр теләгеңне чынга ашырырга тәкъдим итсә, нәрсә сорар идең?

- Арабыздан киткән якын кешеләремне бер көнгә генә булса да кайтарып, үзләренә әйтеп өлгермәгән сүзләремне җиткерсәң иде…

- Чын татар кызына нинди сыйфатлар хас булырга тиеш, дип саныйсың?

- Татар хатын-кызлары элек-электән тыйнаклыклары белән аерылып торганнар. Бүгенге көндә дә әлеге сыйфат үзенең кыйммәтенен югалтмасын иде. Тыйнаклык кешене бизи бит ул.

Шулай ук чын татар кызы, кияүгә чыккач, ирне ир итеп, гаилә учагын саклап яшәргә тиеш, дип саныйм. Бу да – әби-әниләребездән күчкән гадәт.

Һәм, гомумән, татар кешесе ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белеп, ата-бабаларыбыздан калган шушы мирасны кадерләп саклап, аны, түкми-чәчми, киләчәк буынга тапшырып гомер итсә иде.

Мин татар кызы булуым белән горурланам һәм туган телемдә яратып сөйләшәм.

- Халкыбызның рухи мәркәзе булган Казанда булганың бармы? Ул сиңа нәрсәсе белән ошый?

- Бу шәһәргә килеп кергәч тә, мин үземне бик уңай хис итәм. Кешеләр ана телебездә аралашалар, кибет, тукталыш исемнәре татарча язылган. Биредә һәр почмакта милли мохит хөкем сөрә. Әйтерсең лә татар дөньясына эләккәнсең. Үз милләтең тормышына чумасың. Һәм бу олуг ләззәт китерә!

- Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисең?

- Аллаһы теләсә, укуымны тәмамлап, туган мәктәбемә эшкә урнашып, балаларга лаеклы белем һәм тәрбия биреп хезмәт итәргә телим.

- Амин, шулай булсын, Алсинә.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

  

 

Просмотров: 856

Комментирование запрещено