Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу2нче бүлек

Юл яңгырдан соң җебегән, үгезләр әкрен генә, үз җайларына атлыйлар. Рәхимҗан башыннан узганнарны әкрен генә, тирән кичерешләр аша бәян итте.

-Авылдан чыгып киткәч, безне Кләүле станциясендә вагоннарга төяп, Смоленск шәһәренә алып килделәр. Юлда фашист самолётлары ике мәртәбә бомбага тоттылар. Халыкның күбесе шунда яраланып, үлеп калды. Смоленскида безне хәрби частьларга бүлгәләделәр дә, икенче көнне үк сугышка кердек. Бәрелешләр бик каты иде, безнең гаскәрләр ничек кенә батыр сугышсалар да фашистлар техник яктан көчле иде шул… Самолётлар безне көне-төне бомбить иттеләр. Танклар белән изделәр, шулай да без бирешмәдек.

Көннәрдән бер көнне, контр һөҗүм вакытында, минем яным­да снаряд шартлады һәм мин аңымны югалтып егылганмын. Аңыма килгәндә, мине ике фашист солдаты аякларымнан сөйрәп баралар иде. Бу — 1941нең 12 сентябрь көне иде. Менә шуннан башланды минем тоткын язмышы. Безнең арадан баштан ук офицерларны, комиссарларны, еврейларны аерып алдылар.

Кайберләрен шунда ук атып үтерделәр, ә калганнарын төр­ле концлагерьларга җи­бәрделәр. Безне вагоннарга төяп, Польшага алып килделәр. Анда карьерда таш чыгардык. Эш авыр, ашарга юк, сыек баланда эчне кисә, күңел болгана, тоткыннар эч китүдән үлә. Кем нормасын үти  алмый – үлем, конвойга кырын карадың – үлем.  Тоткын алар өчен кеше түгел бит, кырылды  халык.

- Абый, онытылып барам икән, синең ашыйсың киләдер бит. Инәй алабутадан пешергән көлчәләрен куйган иде, юлда ашарга.

- Инәй пешергән көлчәләр?!. Кая, бир әле, авыз итим әле…

Мәрзия, яулыкка бәйләгән төенчеген сүтеп, абыйсына шыр­пы кабы кадәр генә көл­чә­ләр­не сузды. Рәхимҗан  Мәрзия кулыннан көлчәне шундый сак­лык белән алды, әйтерсең  аның кулында алабута көлчәсе түгел, ә ниндидер затлы ризык!.. Башта, тирән сулыш  алып, көлчәне  иснәде, аннары иреннәренә тидереп алды. Егетнең күзләренә мөлдерәп яшьләр тулды һәм ябык бите буйлап агып төштеләр.

- Нинди татлы, нинди хуш исле… Аллага шөкер, туган җиремдә инәй пешергән ик­мәкне кулларыма алу насыйп булды…

- Абый, ник елыйсың,  аша инде! Менә, миндә әле тагын бар…

- Эх, Мәрзия! Белмисең бит син шушы шырпы кабы хәтле икмәк сыныгын кабар өчен ни­ләр күргәннәремне!

…1943 елның көзе иде. Без өч көн ашамаган. Иртән-иртүк бөтен лагерьны тезеп бас­тыр­дылар да арадан төрле милләттәге мөселманнарны  сай­лап алдылар. Алар үзләре­нә кызык ясап, ач тоткыннарны мәсхәрә итә-итә, күңел ачарга яраталар иде. Бу юлы тагын нәрсә булыр икән инде, дип торганда, шушы төркемгә бер яңа пешкән икмәк ыргытты­лар. Алар мөселманнарны ерткычлар дип уйлаганнар, күрәсең, тик бу юлы аларга кызык тә­темәде. Тоткыннар икмәкне кадерләп, тигез итеп, барысына да бүлделәр. Бернинди ызгыш-талаш, сугыш булмады. Бу хәлне күреп, фашистлар­ның җан ачулары чыкты һәм икмәк бүлүче ике егеткә этләр өстерделәр. Кеше таларга өй­рәтелгән этләр, боерык буенча,  бу ике егеткә ташландылар. Без, бу коточкыч ерткычлыкны күрмәс өчен, күзләребезне йомдык. Тик ябырылып килгән этләр, ниндидер күзгә күренми торган коймага бәрелгән сыман, кинәт туктап калдылар. Башларын аска иеп, башта егетләрнең кулларын яладылар, ә аннан арт аякларына басып, өсләренә башларын куеп, шыңшый башладылар. Бу нинди галәмәт дип, халык катып калды, ә егетләр ягыннан илаһи моң булып “Аллаһу әкбәр,  Аллаһу әкбәр лә илаһи илаллаһу вә аллаһу әкбәр” дигән сүзләр ишетелде. Кеше үтерергә өйрәтелгән этләр, Коръән сүрәсен ишетүгә, кешегә буйсындылар. Фашистлар да бу хәлгә хәйран калдылар һәм, аңнарына килеп, әсирләрне, кыйный-кыйный, эш­кә кудылар.

Совет гаскәрләре якынлашкан саен фашистларның ерткычлыгы арта барды. Безне Польшадан Германиягә алып киттеләр. Анда төрле чиндагы фашист хатыннары безне коллыкка сатып алды. Бу хуҗалыкта без алты тоткын  идек — ике румын егете, өч француз кызы һәм мин.

Мине немец генералының хатыны фрау Шпигель мал ка­рау­чы итеп куйды. Аның ирен Сталинград янында дөмектергән булганнар. Фрау Шпигель шулхәтле кансыз, ерткыч хатын булып чыкты, аның янында хәтта лагерь над­зирательләре дерелдәп тора­лар иде. Бу хатын өчен ке­ше үтерү өстәлгә кунган чебен­не бәреп үтерү белән бер иде. Миңа кадәр мал караучы булып эшләгән белорус егетен, рөхсәтсез бер кыерчык ипи алган өчен, күз алдыбызда шомполлар белән кыйнап үтерделәр. Дуңгызларга нәрсә бирсәләр, безгә дә шуны ашаттылар. Маллар янында йоклый идек. Төнлә әз-әзләп сыерларны савып, ачтан үлмәс өчен, сөт эчә идем, менә  шулай исән калдым. Без алар өчен кеше түгел идек, ә бер бөҗәк кенә. Менә шулай, үлем белән янәшә йөреп, дүрт ел гомерем үтте. Безнең гаскәрләр якыная башлагач, элек гаеп табып кыйнасалар, инде аларга күтәрелеп караган өчен дә үтергәнче кыйный башладылар. Үзебезнекеләр кил­гәнне ничек көткәнне белсәң иде, сеңелем!..

Мәрзия, кинәт кенә башын күтәреп, абыйсының йөзенә текәлде һәм куркып китте. Ул  танымаслык булып үзгәргән,  аның эчкә баткан күзләрендә шулкадәр нәфрәт һәм ачу иде. Мәрзия куркудан  җыерылып тун эченәрәк сыенды. Абыйсының сүзләреннән аркасына суык йө­герде, сөйләгәннәре күз алдыннан кино кадрлары кебек йөгереп үтте. Ә Рәхимҗан әле һаман анда, әсирлектә иде…

Совет гаскәрләре безне азат иткәч, куанычыбызның иге-чиге булмады, — дип дәвам итте егет. — Тик минем өчен сынаулар әле тә­мам­ланмаган иде. Хәзер ин­де без­некеләр бөтен тоткыннарны бер зур сарайга җыеп яптылар һәм сор­тировать итәргә тотындылар. Чит ил кешеләрен тикшергәч, җибәрделәр, ә совет кешеләрен иләктән иләргә тотындылар: “Үз теләгең белән бирел­деңме фашистларга, кайда кем булып хезмәт иттең, кай­сы фронтта сугышка кер­дең? Алай-болай Власов ар­миясендә, полицай булып хез­мәт итмәдеңме?”

Сорау алулар шулкадәр авыр, көчле басым астында уза иде. Нигә шул снаряд шартлаганда мине урталай ярмады икән, дигән көннәрем күп булды. Ун көн буе ныгытып тикшергәннән соң, “Пленга үз теләгең белән бирелгәнсең”, дигән карар чыгарып, бер елга Себергә, урман кисәргә җибәрделәр. Шулай итеп, фашистлар тоткынлыгыннан котылдым, ләкин туган авылыма кайту хыялы чәлпәрәмә килде, гаепсезлегемне исбат итү мөмкин түгел иде. Әсирлеккә эләккәнсең икән, димәк, син гаепле. Тагын да авыррак җәзалар бирмә дип, күкләргә ялварырга гына калды. Тоткын — кайда да тоткын инде ул. Лагерьда үзебезнекеләрдән дә күп күрдек, каршы бер сүз әйтсәң, конвоирлар шунда ук җиргә салып таптыйлар, иң авыр эшкә куалар, карцерга ябып тоталар, атып үтерергә дә күп сорап тормыйлар… Гади халыкка һәм әсирлектә булганнарга беркайда да кадер-хөрмәт юк инде ул. Өстәвенә, әсирлектән турыга китерелгән тоткыннарны уголовниклар белән бер баракка яптылар. Кеше талаучылар, җан кыючылар үз законнары буенча яшиләр. Ничә мәртәбә пычакка-пычак торырга, үлем күзенә карарга туры килде. Ә лагерь начальнигына уголовникмы, фронтовикмы — бар да бер зэк! Сеңелем, менә нигә хәбәр бирмәдең дисең. Безгә бит хат-хәбәр язу тыелган иде, ярамады.

Карале, Мәрзия, юл озынлыгы да сизелмәде, әнә, станция күренә икән инде…

- Рәхимҗан абыем, яныкаем, ничек син шушы хәтле авыр сынауларны күтәрә ал­дың соң? Бу бит коточкыч хәл, дошманыңа да күрергә язмасын. Фашист концлагерьлары, Германиядәге коллык, ә аннан әле үзебезнекеләр бер гаепсез кешеләрне Сталин лагерена озатканнар.

- Ни булса да, туып-үскән Ярмәгемә, сезнең янга, әтәй-инәй, туганнарым янына кайтасым, авылдашларым­ны кү­рәсем килеп саташтым. Теш­ләремне кысып, Ал­лаһ­ыдан сабырлыклар сорап түздем. Мин бит, Мәрзия сеңелем, үземнең илемә, халкыма хыянәт ит­мә­дем. Илем, халкым алдында вөҗданым саф, күңелем чиста.

Сеңелем, мин синең белән склад эченә кермим инде, тышта гына калам, синең белән чит-ят кеше керсә, шикләнерләр.

- Ярар, абый, мин озак булмам, ике мичкә ягулыкны озак тутырмаслар. Яле, әйдәгез, шәбрәк атлагыз, думбайлар!

Складта Мәрзияне елмаеп чуваш милләтеннән булган Степан карт каршы алды. Татарча да яхшы ук сукалаучы картның игътибарлы күзләре бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмады, койма артында кал­ган солдатны да күреп алды.

- Здрастуй, Степан дәдәй, гарючий есть? Мне два бочка нада, вот накладной.

- Так-так, Марзия, здравствуй! Что, угизлярга будешь заливать горючий?

- Нет инде, Степан дәдәй, безгә балыклы МТСы ике трактор җибәрә, шуларга кирәк гарючий.

- Карале, сенлем, кем ул синен белян килгән солдат?

- Абыем ул, Степан дәдәй, пленнан кайта.

- Ничек пленнан кайта?

- Абыем сугыш вакытында пленга эләккән булган, концлагерьда тотканнар, безнекеләр азат иткәч, менә хәзер өйгә кайтты.

Шатлыгыннан исергән эч­керсез Мәрзия бер тында барысын да сөйләп тә бирде.

- Концлагерьда булган, да? Алай икан… бик якшы, исан кайткан. Тик Марзия, концлагерьларны азат итканга бер ел үтте бит, да?

- Мин ул хәтлесен белмим инде, Степан дәдәй, мин бит сугышта булмадым.

- Бочкаларың тулды, хазер май бирям, кузгалмый тор, хазер алып чыгам.

- Кара син аны, палнамучный мени, әйләндереп-әй­лән­дереп сорау бирә, — дип үз­ал­дына мыгырданган Мәрзияне сискәндереп:

- Меня, сенлем, сина май, карап кайт. Пробка бушрак, маен тугелмясен.

- Ярый, Степан дәдәй, рәх­мәт, бөкесен карармын.

- Исян-сау кайтып етегез!

Склад хезмәткәре Степан Егоров, Мәрзиянең артыннан күзәтеп торды. Рәхимҗан арбага килеп утыргач, борын төбенә сөйләнә-сөйләнә, контора бинасына таба атлады. «Концлагерьда, пленда булган, хм, все подозрительно, диверсант-фалян була күрмәсен. Тиешле урынга хабяр итяргя киряк, тикшерсеннар, гаебе булмаса, жибярерляр, дип телефонга ябышты. Ало! Коммутатор!!! Ало, оглохли что ли? Холыксызланмассын сезнен бе­лян. Ладно, не кричи. Ярар дим, мытырдама, соедини милиция белян.

Ало, милиция! Здравствуйте, вас работник склада ГСМ Егоров Степан беспокоит. Нет-нет в складе все нормально, товарищ дежурный. А Саримов сез, да? Минем информация бар. Иске Ярмяк авылынын “Большевик” колхозыннан за горючим приезжали. Там  какой-то подозрительный человек был. Юк-юк, на склад не заходил. Марзия Ризатдинова сказала, что этот человек возвращается с плена. Ул айтя, минем абыем, концлагерьдан кайта, ди. Бик тя подозрительно. Ипташ дежурный, эх диярга калмасын!.. Саримов! Рахмат! Тынычландырдыгыз, ипташ дежурный, сау булыгыз! Меня, хазер тикшерерляр инде сине, солдатик, кайларда булдын, нишләп ерден»…

 (Дәвамы бар)

Илшат ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек»

Просмотров: 728

Комментирование запрещено