Көзен караңгы тиз төшә. Күзләргә эленгән йокы пәрдәсен үгезләр мышнавы, арба тәгәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар.
- Минем хәбәрсез югалганымны белгәч, кыен булгандыр инде… Бигрәк тә инәйгә. Ул бит мине бик ярата иде. Хәтерлисеңме, күрше Гомәр белән гел аның янында бөтерелә идек. Ә әтәй ачулана: “Сиңа, малай актыгы, кыз булып туарга иде”, — дип еш әйтә иде.
- Әйе, Рәхимҗан абый, инәйгә кыен булды. Янында без булсак та, таянычым өзелде, дип елый иде. Баштагы вакытларда әтәй, үз эченә бикләнгән кебек, дәшмичә йөрде. Бакчага чыгып китә дә, умарталары, җимеш агачлары белән сөйләшеп, үз-үзенә юаныч табып йөри иде. Соңга таба, инәй сине сагынып, кигән күлмәкләреңне кочаклап елый башлагач, ачуланды, чирлисең бит инде, булды, өзлегерсең дип тә карады. Әнкәй тәмам саташа башлагач, Куйбышка алып китте, табибларга күрсәтте. Ул бик озак больниста дәваланды, Аллага шөкер, үз хәленә кайтара алдылар. Без дә инде аны төрлечә юатырга тырыштык. “Хәбәрсез югалган — үлгән дигән сүз түгел ул! Ул хәтле өзгәләнмә, менә күрерсең, көннәрдән бер көнне кайтып керер әле”, — дип әйтә идек. Менә бит сүзебез ничек рас килде!
- Әйе, сеңелем, Аллага шөкер, исән-сау, аяк-кулларым исән, гөрләтеп яшәп китәрбез әле менә. Сине авылның менә дигән егетенә кияүгә бирербез…
- Хәзер менә, ашык-пошык чыкканнар, ди, берәүләр, үзең өйлән, яме, — дип Мәрзия битен яшерде.
- Өйләнермен сеңелем, мин дә өйләнермен, насыйп булса. Ә-ә-нә, күрәсеңме, Мәрзия, Ярмәгебез дә күренә инде. Йөрәгем күкрәгемә сыймый, күп калмады инде, кайтып та җитәбез бит. Иххх!.. Шаулап аккан Суыксуны гына кичәбез дә кайтып җиттек дисәң дә була. Сеңелем, елга буенда туктат әле үгезләрне. Суыксуның салкыны басмасмы икән йөрәк ярсуын, битемне юып алыйм әле…
Рәхимҗан, кулларын як-якка җәеп, мөлдерәп аккан күз яшьләренә ирек куеп, җан авазы белән кычкырып җибәрде. Туган җирен чиксез сагыну хисләре, йөрәк әрнүләре, нахакка кимсетелүләре, коллык ачысы — барысы да сыйган иде аның шушы үкерүенә…
- Эх, туган ягым! Күпме көттем бит мин бу көнне!.. Күпме хыялландым үз йортыма кайтып керергә! Өметләрем тәмам өзелеп, үлем белән көрәшеп яткан мизгелләрдә дә сине сагыну, туфрагыңа тезләнеп, башымны ию теләге яшәргә көч бирде. Бүген галәмдә иң бәхетле кеше — мин! Рәхмәт, кодрәт иясе, туган җирем туфрагына аяк бастырганың өчен, мең рәхмәт! Бүген күрдем, торналар тезелешеп җылы якка очып киттеләр, алар да бит, минем кебек, туган-үскән ояларын сагынып, кире әйләнеп кайтачаклар. Исән-сау кайтыгыз, кошкайларым, дип карап калдым…
Мәрзия дә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, абыйсының иңнәренә килеп сарылды:
- Абый, әйдә, кузгалыйк, безне өйдә көтәләр, үгезләрне кайтарасым, ягулык-майлау материалларын складка тапшырасым бар.
- Әйе-әйе, сеңелем, әйдә, кузгалыйк, күп калмады инде, күбен үткәнне, әзенә генә түзәрбез.
Юлчылар бригад йортына җиткәндә, Әхәт җизни маллар тирәсендә йөри иде. Балдызының озаклавына эче пошып, кулларын каш өстенә куеп, инде ничә тапкыр Кләүле юлын барлады да тагын эш белән мавыгып китте, шулай итеп юлчыларның кайтуын сизми дә калды. Аны уйларыннан Мәрзиянең шат тавышы айнытып җибәрде.
- Әхәт җизни, без кайттык, тик мин үзем генә түгел!
- Бик әйбәт булган, балдыз, бик әйбәт булган. Бәрәкалла, әллә инде ыстансадан солдат алып кайттыңмы? Кем баласы ул, кемнән сөенче алыйк?
- Яле, җизни, якынрак килеп кара әле, таныйсыңмы?
- Сугышта алган контузиядән соң күзләр начарайды шул… Син кем улы соң, солдат?
- Әхәт җизни, бу бит мин – Рәхимҗан.
Әхәт, үз күзләренә үзе ышанмагандай, башын селкеп, күзләрен сөртеп алды да солдатны кочаклады. Озак кына аркасыннан кагып торды, яшьле күзләрен күрсәтергә теләмәде бугай. Аннары Рәхимҗанны бер — читкә этеп, бер — үзенә тартып:
- Сөбханалла! Рәхимҗан! Кайнеш! Билләһи танымадым. Исән-саумы? Менә бит, исән кеше бер кайта инде ул! Аллаһының рәхмәте, исән-имин, үз аякларында! Әйтә килдем мин әбигә: “Рәхимҗан хәбәрсез югала торган егет түгел, кайта ул, кайта”, — дидем. Каяле, әйдәгез, куандырыйк картларны. Алай да, мин алданрак барып, әбиләрне әзерләбрәк торыйммы әллә? Сине күрүгә әбинең йөрәгенә авыр булмасын, исәнлеге какшабрак тора бит.
Дөрестән дә, әнкәйнең чирләп китүе мөмкин. Син, җизни, алданрак барып картларны әзерлә, ә без Мәрзиянең эшләрен төгәлләп, соңрак кайтырбыз…
(Дәвамы бар)
Илшат ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 944