Куркак булма син, Куянкай…

Обложка-850х550Үтә айлар, үтә еллар,
Сизмичә дә калабыз.
Инде Арслан елын да
Тарихларга салабыз.

Менә бүген ишек кага
Куркак Куян елыбыз.
Зур өметләр генә баглап,
Аны көтеп калабыз.

Бер Ходаем насыйп итсен
Сугышларның азагын.
Сабыйлар күрмәсен иде
Бу көннәрнең газабын.

Кара көчләр янамасын,
Аяз булсын күгебез.
Күкрәп үссен чәчкә-гөлләр,
Шат елмайсын йөзебез.

Ак бураннарга уралып,
Ак бәхетләр китерсен.
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Борчуларын бетерсен.

Куян елы алып килсен
Мул тормышлар һәркемгә.
Сәламәтлек, тыныч тормыш
Насыйп булсын һәр көнгә.

Илгә килгән каршылыклар
Юк булсын, җилгә очсын.
Куркак булма син, Куянкай,
Җиңеп чыгарлык бул син.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 680

Комментирование запрещено