Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса — шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде.
- Әссәләмүгаләйкүм, бабай, керергә ярыймы? Әби, хәлләрең ничек, чирләмисезме?
- Аллага шөкер, кияү, уз әйдә, уз! Син килергә булгангадыр инде, песиебез иртәдән бирле ишеккә карап битен юа, аяк астында бөтерелә, ишек качагын тырный. Югыйсә, ерактан кунак та көтелми… Хәерлегә булсын инде. Бүген төшемдә Рәхимҗан улымны күрдем, кайтып кергән дә имеш: “Инәй, самоварың кайнаганмы?” — дип сорый. “Улым, самоварым да кайнаган, көлчәләрем дә пешкән, хәзер атаңнаң кәрәзле бал кистерәм”, — дим икән. Әллә балакаем кайта инде, иртәдән бирле үземә урын таба алмыйм, эчем поша, ә күңелем җырлый. Сугыш беткәч, хәбәрсез югалганнар да кайткалады бит. Өметсез шайтан гына, диләр, көтәм улымны, кайтыр, Аллаһы кушса, төшләремә юкка гына кермидер.
Әхәт четерекле мәсьәлә шулай ансат кына чишелер дип көтмәгән иде. Картларның әле берсенә, әле икенчесенә карап:
- Әби, әйтик, менә хәзер Рәхимҗан кайнеш кайтып керсә, нәрсә эшләр идең?
- Кияү, син нәрсә, безне сынамакчымы, әллә мыскыл итүеңме? Рәхимҗан улымның хәбәрсез югалу хәбәрен үзең алып кайттың бит!
- Бабай, син кызма әле, мин сезне хөрмәт итәм, мыскыл итү минем уемда да юк.
Кинәт урам яктан ниндидер дөмбердәү, шаулашкан тавышлар ишетелде, авыр сулап, урам капкасы ачылды. Ишегалдына берничә милиция хезмәткәрләре керә башлады, калганнары йортны урап алдылар. Өй эчендәгеләр, аптырашып, бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Иң беренче Зәйтүнә карчык телгә килде.
- Болары кемнәр инде тагын? Нәрсә кирәк икән милисиягә бездә, ә, кияү?
- Борчылма әби, хәзер, белербез.
Әхәт болдырга чыгып, керүчеләргә каршы басты. Милиция хезмәткәре: “Исәнмесез, иптәш. Ризатдиновлар бу йортта торамы?”
Артыннан чыккан картларны алгарак этәреп, Әхәт: “Әйе, иптәш өлкән лейтенант, бу аларның йорты, бусы өй хуҗасы Әхмәдулла Ризатдинов, ә янында аның карчыгы Зәйтүнә Ризатдинова”, — диде.
- Ә сез кем буласыз?
- Мин аларның кияве — Әхәт Садриев, “Большевик” колхозында атлар, үгезләр караучы булып эшлим.
- Ә Ризатдинова Мәрзия кем ул?
- Мәрзия хуҗаларның кече кызлары, тиздән кайтып җитәргә тиеш. Әнә, үзләре дә капкадан кереп киләләр.
Бөтенесе дә керүчеләргә таба борылдылар. Зәйтүнә карчык, аптыраган кыяфәт белән, Әхәтнең җиңеннән тартты:
- Кияү, нигә килгәннәр соң милисияләр?
- Мәрзияне сорыйлар, әби.
- Әстәгъфирулла, ул бала нәрсә эшләгән инде? И Аллакаем!..
Зәйтүнә, яулык очы белән авызын каплап, елап та җибәрде.
- Соңгы баламны да алып китеп, харап итәләр инде! Әй Аллам, нишләде бу дөнья!..
- Туктале, әби, тынычлан, юкка елама. Бәлки сораулары бардыр балдызга, сорарлар да китәрләр. Әнә Мәрзия үзе дә кайтып керде, ниндидер солдат та бар янында.
Зәйтүнә, канатланган кош кебек, капылт кына утырган урыныннан сикереп торды да керүчеләргә каршы атлады.
- Кая, нинди солдат, кем ул? Рәхимҗан улым түгелме?
Өзгәләнеп балалары каршына атлаган ананың юлына милиция хезмәткәре аркылы төште һәм урыныннан кузгалмаска дигәнне аңлаткан ишарә ясады. Шулвакыт аларның күзләре очрашты: бер якта — биш ел буена сугышта югалган улын көткән ана, ә икенче якта — үзенең хәрби бурычын үтәүче хөкүмәт хезмәткәре. Яшь милиционер, ничек кенә усал булырга тырышса да, сагыштан тилмергән әрнүле ана карашына каршы тора алмады. Күзләрен аска төшереп әкрен генә: “Урыныгызда калыгыз, зинһар, үтенеп сорыйм…” — диде. Шул сүзләрне ишеткәч, Зәйтүнә урынына барып басты. Әрнүле күзләрен карты Әхмәдуллага төбәп: “Нәрсә була инде бу, атасы, ә? Үз балаңны каршы алырга ярамый, имеш!..”
- Син, карчык, менә монда утырып кына тор, аттан алда арба йөрми ул, сабыр бул, әнә Мәрзия, хәзер барын да белербез.
Шатлыгы эченә сыймаган Мәрзия капкадан атылып кергән иде, әмма каршысында пәйда булган милиция хезмәткәрләрен күргәч, сөмсере коелып төште. Шулай да, карашын әти-әнисенә төбәп, кыяр-кыймас: “Әтәй, инәй, Рәхимҗан абый кайтты, ул исән-сау. Абый, уз әйдә, өйгә кер”, — диде.
Ләкин Рәхимҗан капкадан узуга, аның ике ягына кулларына пистолет тоткан ике милиционер килеп басты. Болдыр ягыннан өлкән лейтенант та килеп җитте, Рәхимҗанга текәлеп:
- Сез кем буласыз инде? Документларыгызны рәхим итегез, тик шаярмагыз, кисәтүсез атачакбыз.
- Иптәш өлкән лейтенант, мин Ризатдинов Рәхимҗан, шушы йортта туып-үскән кеше. Мин 1941 елда аңсыз килеш пленга эләктем, биш ел концлагерь газаплары уздым, үзебезнең гаскәрләр азат иткәч, бер ел Себердә урман кистем. Кайтып килүем, менә документларым.
- Сөйләвен бик матур сөйлисең, Ризатдинов. Тик менә өс-кыяфәтеңә караганда, син качкынга охшагансың.
- Кайтканда кырынырга җае чыкмады, иптәш өлкән лейтенант. Хатамны таныйм, хәзер төзәтәм мин аны. Сакал кыру — ул урман кисү түгел.
- Ничек карыйсың бит аны, Ризатдинов. Бәлки сиңа кырынып торуы да кирәкмәстер.
- Ничек инде кирәкмәстер? Мин сезне аңламыйм.
- Син аңламасаң, башкалар аңлаганы җитәр. Әйдә, киттек!
- Иптәш өлкән лейтенант, рөхсәт итегез белешергә.
- Нәрсә турында?
- Мине кая алып китәсез?
- Башта Камышлыга, ә аннан күз күрер, әйдә, атла!
- Иптәш өлкән лейтенант, минем сезгә бер үтенечем бар.
- Нинди үтенеч инде тагын?
- Иптәш өлкән лейтенант, миңа әти-әнием белән күрешергә рөхсәт итегез, үтенәм сездән. Без бит 5 ел күрешмәдек, ә, иптәш өлкән лейтенант?..
- Ризатдинов, не положено!
Зәйтүнә, әкрен генә килеп, өлкән лейтенантның беләгенә кагылды һәм өмет тулы күзләрен милиция хезмәткәренә төбәп: “Улым, рәзреши, ә?..”- дип эндәште. Өлкән лейтенант, кырыс булса да, ана үтенеченә каршы тора алмады, коры гына : “Сезгә 5 минут вакыт!” Шул сүзләрне ишетүгә, Рәхимҗан әнисенә таба ыргылды һәм, каршысына тезләнеп, башын анасының итәгенә куйды.
- Инәй, инәй бәгърем, мин кайттым, мин исән, елама, инәй, тынычлан, барысы да яхшы булыр, минем бернинди дә гаебем юк! Вөҗданым чиста, илем, халкым алдында намусым саф, мине озак тотмаслар, тикшерерләр дә җибәрерләр.
- Улым, балакаем, исән бит син, исән!.. Я Раббым, шушы көнне дә күрергә насыйп булыр икән! Аллакаема мең шөкер! Атасы, Әхмәдулла, күр инде, улыбыз кайтты бит!
- Тор, улым, гаебең булмаса — горур бас!
- Газизләрем, туганнарым, сезнең алда да, илем алдында да бер гаебем дә юк, ышаныгыз миңа, мин тиздән әйләнеп кайтырмын, көттермик үзләрен. Иптәш өлкән лейтенант, рәхмәт сезгә, әйдәгез, мин әзер. Коралларыгызны яшерсәгез дә була, мин качып йөрер өчен үтмәдем бу авыр сынауларны, туган нигезем, илем, ата-анам хакына барысына да чыдадым, түздем, иптәш өлкән лейтенант!
- Башкаларга караганда үзеңне бик кыю тотасың әле, Ризатдинов. Менә Камышлыга баргач бу кыюлыгың юкка чыгар әле.
- Ә нигә алай дип уйлыйсыз, иптәш өлкән лейтенант?
- Баргач белерсең.
- Еламагыз, әтәй-инәй, менә күрерсез, мин иртәгә кайтып җитәчәкмен!
Берни дә аңламаган туганнары Рәхимҗанны озата чыктылар, ниндидер аңлашылмаучылык аркасында өй бусагасын да атлап керергә өлгермәгән улларын тагын алып китеп баралар… Тик ана йөрәге бу юлы тыныч иде, шашынып өзгәләнмәде, чөнки улы, йөрәк парәсе, исән-сау кайтып күзенә күренде.
Зәйтүнәне уйларыннан Мәрзиянең ачулы тавышы аралады.
- Бу Степан дәдәйнең генә эше. Ул хәбәр иткән! Абыйның ягулык склады янында арбадан төшүен ул гына күрде! Әле хәлемә керә, шатлык уртаклашкан була имеш! Икейөзле бәндә, кара син аны!.. Шатлыгыбызны кара сөремгә төрде, имансыз җан…
- Нинди Степан дәдәй ул, балдыз?
- Теге инде, Кләүледәге ягулык склады хезмәткәре, тыл күсесе!..
- Әх ул төртенгән чуашны! Келәүлегә баргач, күрсәтәм әле мин ул тыл күсесенә! Күпме газап күреп кайткан кешене туган өе бусагасыннан да кертмәде бит, ә?
- Син, кияү, дөрес сөйләмисең. Ул үз өстеннән бурычын төшергән, әллә дошман, әллә дус дигәндәй, шикләнгәндер…
- Син бабай, нәрсә сөйлисең? Сөйләгәнеңне колагың ишетәме?.. Ничек инде кайнеш дошман булсын?
- Кияү, аның маңгаена бу солдат Рәхимҗан, ул дошман түгел, тоткынлыктан кайта дип язылмаган. Тынычланыйк та өйгә кереп шатлык чәе эчик, улыбыз исән, кайтты. Ә мин иртән ат җигеп Камышлыга барырмын, барын да белешеп, улымны да алып кайтырмын. Син дә, Зәйтүнә, балавыз сыгуыңны туктат. Рәхимҗанның гаебе булмаса, нишләтеп яткырсыннар анда, колхозда эшчеләр җитми, тикшерерләр дә җибәрерләр.
Әхмәдулланың сүзләреннән соң Зәйтүнә бераз тынычлангандай булды. Аның күңеленә өмет, ышаныч иңде. Өйгә кереп чәйләп алгач, кияүләрен озатып, йокыга әзерләнә башладылар.
…Көзге төн инде җиһанга хуҗа булып өлгергән, иртән-иртүк колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләренә чыгып китәсе бар. Озын юл, шатлык-сөенечләрне күмеп киткән хәсрәт-тетрәнүләр Мәрзияне тәмам изде, кыз яту белән тирән йокыга талды. Гомере буе туры һәм хак сүзле Әхмәдулла гомер иткән хатынын юатырга сүзләр эзләде, тик кирәклесе табылмады. Күпме генә сабыр булырга тырышса да, ата йөрәге дә таш түгел. Яткач та йокы кермәде: Рәхимҗан… Өмет йолдызы… Ни хәлдә икән балакай?.. Баламны исән-сау кайтарсыннар иде, яңадан ачы хәсрәтләр күрергә язмасын иде…
(Дәвамы бар)
Илшат ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 652