Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу5нче бүлек

Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нә­чәлнигы бүлмәсендә соңга хәт­ле җи­наятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җы­елган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән. Гла­дышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп тор­ган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар си­белгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармак­лары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый.

Кинәт ишек шакыдылар. Тат­лы йокысыннан аерылып, майор карлыккан тавыш белән “Кем бар анда”? — дип сорады.

- Бу мин, иптәш майор, дежурный Фролов.

- Ни булды тагын?

- Иптәш майор, өлкән лейтенант Саматов ниндидер солдатны алып килгән.

- Нинди солдат инде тагын, каян тапкан ул аны җиде төн уртасында?

- Фронттан кайта, пленда, концлагерьда булган, ди.

- Пленда? Концлагерьда бул­ган? Кая, кертегез әле үзен, күрик әле, нинди кош икән?

- Иптәш майор, рөхсәт итегез: өлкән лейтенант Саматов! Иске Ярмәк авылына солдат киемендә шикле бер кеше кайтып бара дип хәбәр иттеләр. Без аны тоткарлап монда алып килдек. Рөхсәт итегез кертергә.

- Әйдә кертегез, күрик кем икәнен. Документлары бардыр бит ул кешенең?

- Документлары бар, тик кыя­фәте генә качкынга охшаган. Ул бит пленда, концлагерьда булган, безнең гаскәрләр азат иткәч, бер ел Себердә урман кискән. Менә шул шик тудыра, иптәш майор.

- Бөтен концлагерьдан кай­тучы кешеләрне кат-кат тик­шерә башласак, Саматов, чын җинаятьчеләрне тотарга вакытыбыз калмаячак! Шу­ны аң­лыйсызмы, Саматов! Кеше­ләр­гә ышанырга кирәк! Сугыш бетте, ә бездә ышаныч һаман юк әле. Ярар, кертегез үзен.

- Менә ул, иптәш майор, Ризатдинов Рәхимҗан Әхмә­дуллаевич.

Рәхимҗан кереп, Гладышев белән күзгә-күз очрашкач, майорның күңеле ничектер җилкенеп куйгандай булды. Бу кеше аңа таныш һәм якын сыман тоелды, кемне хәтерләтә соң?.. Карашын яңадан керүче­гә төбәде дә йөзенең һәр җөен, һәр җыерчыгын җентекләп карап чыкты, ләкин танымады. Рәхимсез сугыш елларында Гла­дышевка меңләгән солдат йөзләрен күрергә туры килде шул…

Рәхимҗан, киресенчә, керү белән Гладышевны таныды. Әлбәттә, Рәхимҗанның алдын­да элеккеге яшь лейтенант тү­гел, ә чәчләренә чал кунган, тәҗрибәле майор утыра иде. Тик хәзерге Гладышевның да, яшь лейтенантныкы кебек үк, мыегы тырпаеп тора иде. Гладышев өстәл артыннан торып, тәрәзәләрне япты, ә өлкән лейтенант Саматов, күн диванга утырып, бүлмәдәгеләрне күзә­тә башлады. Майор күзләрен Рәхимҗанга төбәп:

- Исем, фамилия, отчество? Кайда сугыштыгыз, ничек һәм кайчан пленга эләктегез?

- Мин, Ризатдинов Рәхим­җан Әхмәдуллаевич, 1941 ел­ны Смоленск янында барган бә­релешләр вакытында һө­җүм­гә күтәрелгәч, кырыемда сна­ряд шартлап аңымны югалтканмын. Аңыма килгәндә мин фашистлар кулында идем…

- Ә нинди көн иде ул, Ризатдинов, хәтерләмисезме?

- Хәтерлим, иптәш майор, ул 1941 елның 12 сентябре иде, нәкъ төнге һөҗүмнән соң…

Бу сүзләрне ишеткәч, Гладышев тагын Рәхимҗанның йө­зенә текәлеп карады.

- Нәрсә, танырлык түгел­ме­ни, ротный?…

- Ризатдинов? Синме бу?!  Юк, туктале! Снаряд шартлаганда сине урталай өзмәдемени?

- Өзмәде шул, иптәш майор, өзмәде…

- Мин бит сине һәлак бул­дың дип уйладым… Ә аннары нәрсә булды?.. Сөйлә, әйдә сөйлә, менә папирослар, тартып җибәр.

- Рәхмәт, мин тартмыйм, иптәш майор, ә аннары нәрсә булсын?.. Польшага концлагерьга озаттылар, безнең гас­кәрләр якынлаша башлагач, Германиягә алып киттеләр… Көн­батыш Бавариядә идек, фрау Шпигель хуҗалыгында.

- Туктале, бу теге гестапо хезмәткәре фрау Шпигель түгелме, тоткыннарны коточкыч җәзаларга дучар итүче?..

- Нәкъ шул, иптәш майор, ә сез каян беләсез аның турында?

- Без ул адәм актыгы фрау Шпигель турында Германия җиренә аяк баскач та ишетә башладык, чын ерткыч булган ул. Без аны бөтен җирдән эзләдек, тик исән килеш кулга төшерә алмадык.

- Әллә үз-үзенә кул салганмы, хәшәрәт?..

- Юк, өлгермәгән… Аны ике румын егете һәм өч франсуз хатыны тотып тереләй яндырдылар, без румын егете шырпы төрткәндә генә килеп җиттек.

- Иптәш майор, ул румын егетенең сул як бите пешкән түгел идеме?

- Әйе шул, куркыныч җөй битендә бар иде.

- Димәк, Степан сүзендә торган… Мин бу хәшәрәтне барыбер табам дигән иде, сүзендә торган, молодец!

-  Ә нигә Степан, ул бит румын кешесе?

- Дәшәргә ансат булсын дип мин куштым аларга бу исем­нәрне. Берсенә Степан, икенчесенә Микулай…

- Менә кайдан килгән Степан икән ул! Сорау алганда баш­лар әйләнеп бетте бит…

- Ә үзебезнең гаскәрләр азат иткәч, мине, үзең дошманга бирелгәнсең дип, бер елга Себер тайгасына озаттылар, менә шуннан кайтып килүем иде, иптәш майор.

- Да-а-а, Ризатдинов,  күргән синең башларың… Аждаханың башыннан йөргәнсең, йотып кына өлгермәгән…

- Сез дә, иптәш майор, мич башында чикләвек ватып утырмагансыздыр?.. Тыл күсесенә ох­шамаган идегез.

- Әйе, Ризатдинов, миңа да тылда утырырга язмаган. Смоленск янында яраланганнан соң мине НКВДның особый отделына җибәрделәр. Соңрак безнең отделны СМЕРШ дип атады­лар. Эш җитәрлек иде, үзебезнең сатлык җаннар, фашист дивер­сантлары белән көрәштек, Украинада бандеровчылар, аун­чылар белән сугыштык. Әле һаман, юк-юк та, килеп чыккалыйлар, җыен хәшәрәт баш калкыта… Син, Ризатдинов, милиция хезмәткәрләренә ачу тотма, алар һәр сигналны тикшерергә тиешләр. Карале, Саматов, биредә кайнар су һәм кырыну җиһазлары бармы?

- Сезгә кырыныргамы, ип­тәш майор?

- Юк, миңа түгел, Ризатдиновка.

- Миндә юк, иптәш майор, Фроловта булса гына…

- Иптәш майор, борчылмагыз, минем бөтен нәрсәм бар, үзем белән, юлда кырынырга мөмкинчелек кенә булмады.

- Шулай булгач бик яхшы. Фролов! Дежурный! 

- Тыңлыйм, иптәш майор!

- Так, Фролов, Ризатдиновны кайнар су белән тәэмин итегез, кырынып, чистарынып кеше төсенә керсен. Калганын аннары сөйләшербез.

Рәхимҗан Фролов белән чы­гып китүгә, Саматов урыныннан сикереп торды да Гладышев каршына килеп басты.

- Сез, иптәш майор, Ризатдиновка ышанасызмы?

- Ә нигә ышанмаска? Документлары тәртиптә. Мин бу егетнең ничек төнге һөҗүм вакытында фашистларга каршы каһарманнарча сугышканын үз күзләрем белән күрдем. Мин үз гомерем өчен аңа бурычлы, чөнки ул мине үлем тырнагыннан йолып калды, исән-имин булуыма мин аңа мең рәхмәтле. Менә шундый хәлләр, Саматов. Мин аны үлгән дип йөрдем, ә ул әнә пленда, концлагерьда, Себер тайгаларында булган. Исән-сау туган җиренә кайтып кергән…

Ишекне әкрен генә шакып, бө­тенләй башка кеше – кырынган-юынган, киемнәрен тәртипкә китергән Рәхимҗан керде. Гладышев аны кочагына алып, киң күкрәгенә кысты, фронт юлларын бергә узган ике фронтовикның бәхетле очрашу мизгелләре иде бу. Әмма майор үзен тиз кулга алды, Рәхимҗанны читкә этәреп, сок­ланып йөзенә те­кәлде, тагын кочагына алып, җилкәсенә кулын куйды.

- Ризатдинов, синең доку­ментларың тәртиптә, хәзер төн­ге сәгать бер, иртәнгә хәт­ле дежурка сәкесендә йок­лый аласың, яктыргач, кайтып китәрсең, мин сине башкача тоткарламыйм.

“Мин сине тоткарламыйм”  сүзен ишеткәч, Рәхимҗанның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты, колакларым ялгыш ишетмиме, дигән сораулы карашын майорга төбәде, аннары карашын бүлмәдәгеләргә күчерде. Барысы да елмаеп баш кактылар. Туган якларына кайтып җитеп тә, әти-әнисе, туганнары янына кайтып егылу турында хыялланган кешегә, син азат, өеңә кайта аласың дигән сүзләрне ишетү зур бәхет иде.

- Иптәш майор, рөхсәт булгач, мин китим инде, мине өйдә көтәләр бит. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, иң мөһиме, ышанычыгыз өчен.

- Иртәнгә кадәр калмыйм ди­сең инде, алай да сак бул, урманнарда бүреләр күбәйде, юлыңа чыксалар, харап итәр­ләр. Хәерле юл, уңышлар сиңа!

- Рәхмәт кисәтүегез өчен, сак булырмын. Тагын бер кат рәхмәт сезгә, иптәш майор, сез чын офицер, сау булыгыз!

Милиция бинасыннан чыккан Рәхимҗанның битенә төнге саф һава килеп бәрелде. Ул күзләрен йомып, тирән генә сулыш алды да төнге урам буйлап тиз-тиз атлады. Юлын яктыртырга теләгәндәй, болыт астыннан ярымай чыкты. Күктәге йол­дызлар, аңа хәерле юл те­ләгәндәй, җемелдәшеп күз кысалар иде. Тынчу милиция нәчәлнигы бүлмәсеннән соң төнге салкын һава Рәхимҗанга көч бирде, ә каршысына искән төнге салмак җил, тормышын­да булган бөтен авыр хатирәлә­рен, хис-кичерешләрен, язмыш сынауларын йөрәгеннән кубарып алып, төнге караңгылыкка ташлап калдырды. 

Кичәге яңгыр җепшеткән җир атларга ирек бирми, күн итекләрне сөйрәп тә кузгатып булмый. Әмма Рәхим­җанның иңнәренә гүя канатлар үсте, ул очар кош булып авылы ягына атлады да атлады. Алда, ай нурларына коенып, Бояр болыны буйлап аккан Тиләгәзе елгасы күренде. Димәк, Ярмәккә дә ерак калмаган: Мәрдән утравын, Әлмәт тавын һәм Хөсәен болынын гына үтәргә…

Тиләгәзе суында шапор-шо­пыр күнитек юган тавыштан куркып, үрдәкләр күтәрелде. Әндри ягыннан сузып улаган ялгыз бүре тавышы кушылды. “Син генә җитмәгән идең, дус­каем, дип үзалдына сөйләнеп куйды Рәхимҗан. Атлый торгач, ай яктысында өй шәүләләре күренә башлады. Рәхимҗан­ның күңелен шундый куаныч биләде, шашкан хисләрен тыя алмыйча, Суыксу ярына басып, көй сузып җибәрде:

Төнгә каршы берәү моңлы

                           итеп, Рамай, 

Аерылышу көен җырлады.

Тынга калды урман

                  буйлары ла, Рамай,

Чишмәләр дә акмый

                                тыңлады…

Ай нурлары, аңа юл сузгандай, алга әйдәде. Озакламый салам башлы өйләр күренде. Авыл йоклый. Нинди генә язмышлар юк бу авылда яшәүче халыкта!.. Менә Рәхимҗан да туган йорты каршына кайтып басты. Аның күңел тойгыларын тасвирлау мөмкин түгел, мо­ны үз башыннан кичергән­нәр генә аңлый ала. Ул әкрен генә тәрәзә шакыды. Шунда ук өй эчендә лампа уты кабынды һәм Зәйтүнә тавышы ишетелде:

- Кем бар анда?

- Бу мин, Рәхимҗан! Мин кайттым, инәй, ач ишегеңне!..

Илшат ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 772

Комментирование запрещено