Яңа елга өметләр багълыйк!

my_photo_christmas-799Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

Үтеп баручы 2022 ел үзенең шатлыклары һәм сагышлары, табышлары һәм югалтулары белән тарихка күчә, ә без 2023 елга аяк басабыз. Барыгызны да Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Үтеп баручы елыбызга бераз йомгак ясап, киләсесенә ниятләр куя торган мәл җитте.  Без, гадәттәгечә, нәтиҗәләр ясыйбыз…

Бер иҗтимагый-сәяси корылыштан икенчесенә юл алган илебездә рухи һәм икътисади проблемалар, әлбәттә, ерып чыккысыз. Туган иле зур авырлыклар кичергән мәлдә адәм баласы өмет белән яшәргә, һәр хәлендә Раббысыннан ярдәм сорарга, Аңа инанып, һәр халәтендә ныклык, кешелеклек үрнәге күрсәтергә тиештер, дип саныйм. Һәр авырлык иманлы кеше өчен шәхес буларак үсеш мәктәбе, мәңгелек тормыш өчен саваплар казануга сәбәп икәнен аңлау күңелне тынычландыра, төшенкелеккә бирелүдән саклый. Һәр эшебездә, һәр гамәлебездә Бөек Раббыбыздан ярдәм сорарга, һәр проблемабызны чишү өчен Аңа таянырга өйрәнү зарур.

Киләсе елда дөньялар тыныч, тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын иде. Мобилизацияләнгән ир-егетләр, алларына куелган бурычларны намус белән үтәп, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык телим. Милләтебез алдында торган зур бурычларны, татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне тормышка ашыруны дәвам итәрбез, дип өметләнеп калам. Яңа ел һәркемгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен!

Бу бәйрәм тылсым, могҗиза көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән тулы. Һәркем, һичшиксез, яше, һөнәре, җенесе нинди булуга карамастан, могҗизага ышана! Яңа  елга өметләр багълый.  Шулай булырга тиеш тә!  Яңа елда  сезгә сәламәт оптимизм һәм яхшыга ышаныч телим! Әйдәгез,  тормыш ситуацияләре нинди генә сынаулар китерсә дә,  яхшылыкка һәм иртәгесе көнгә ышанып яшик! Яңа елга өметләр багълыйк!

И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган  журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

Просмотров: 589

Комментирование запрещено