«Самар татарлар»ы сайты аша мөрәҗәгать итеп, ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә…
Бер атна элек газиз балаларын, туганнарын, якыннарын, барлык Самар татарларын гына түгел, гомумән, татар дөньясын тетрәндереп, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Харис кызы Мәхмүтова якты дөнья белән хушлашты, мәңгелеккә күчте. Күңелләребездә аның көләч йөзе, кадерле балаларына булган назлы карашы, бар гаилә мәшәкатьләрен ташлап, милләт өчен янып-көеп йөрүләре мәңге сакланыр… Читать полностью