Олы рәхмәтләребезне белдерәбез!

3uebKWf4ggz_3BZNmyRTTOjbpv6ZjX3jEEKyplKGb-GsqSU6fo9E8z9M6Y15QjPpmM3GpkIpJz2UpIl8qL-9EssW«Самар татарлар»ы сайты аша мөрәҗәгать итеп, ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә…

Бер атна элек газиз балаларын, туганнарын, якыннарын, барлык Самар татарларын гына түгел, гомумән, татар дөньясын  тетрәндереп, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Харис кызы Мәхмүтова якты дөнья белән хушлашты, мәңгелеккә күчте. Күңелләребездә аның көләч йөзе, кадерле балаларына булган назлы карашы, бар гаилә мәшәкатьләрен ташлап, милләт өчен янып-көеп йөрүләре мәңге сакланыр…

Шушындый таулар күтәрә алмастай авыр кайгыны үзегезнең сайт аша тиз арада халыкка җиткердегез. Алар күпләп, бердәм булып, мәрхүмәне торган нигезеннән озатырга, мәчет йортында соңгы хушлашу сүзләрен җиткерергә җыелдылар. Моның өчен ихтирам итеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Соңгы юлга озатырга килүче, ярдәм кулы сузучы барлык танышларыбызга һәм таныш булмаган изге йөрәкле кешеләргә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бар гаиләдә дә балалар пар канатлар астында үссеннәр. Күзләрендә шатлык нуры балкысын. Кайгы-хәсрәт читләтеп узсын!

Альбинаның барлык туганнары исеменнән әнисенең бертуган сеңелесе Рәсимә АЛЮШЕВА.

Просмотров: 708

Комментирование запрещено